Татар сәхнәсендә балкып янган йолдызлар тиз генә сүнми. Аларның тавышын беркем белән дә бутап булмый. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы, профессор Лидия Әхмәтова да әнә шулай үзенчәлекле тавышы белән күңелдә урын алган.
Лидия Әхмәтованың үтелгән юлларын барладык, укыту, иҗат дөньясы һәм сәхнә тормышы турында сөйләштек Бу юлы Лидия ханымны без яңабаштан ачтык. Үзе кебек эчкерсез, ихлас гамәлләре бизи аның тормышын.
– Лидия ханым, хәлләрегез ничек?
– Хәлләрем, Аллага шөкер, бик әйбәт, исән-сау яшибез. Эшлибез, тырышабыз, иҗат итәбез.
– Сезне күбрәк сәхнәдә җырчы буларак беләбез, чынлыкта вазифаларыгыз бик күп. Иң элек сез – укытучы-остаз да бит әле...
– Укытучылар гаиләсендә 6 бала үстек. Әти-әни укытучы булгач, мине шулай тәрбияләгәннәрдер инде. Үземне балачактан укытучы буларак күбрәк күргәнмен. Музыка училищесын, консерваторияне тәмамлагач, аспирантурага кердем. Анда укыганда ук педагогия университетында укыта башладым. 1992 ел иде бу, шуннан бирле укыттым. Бик күп студентларым, студентлардан оешкан фольклор ансамблем дә бар. Башта өлкән укытучы, аннан доцент, менә инде профессор булдым. 2004 елны кандидатлык диссертациясе якладым. Ул ел минем өчен бик мул булды. Шул елны ук Татарстан халык артисты исемен дә алдым.
– Профессорның бер көне ничек үтә?
– Әлбәттә, студентлар белән үтә. Галимнең эше бик күп – экспедицияләргә дә чыгарга, мәкаләләр язарга, китаплар әзерләргә кирәк. Иҗаттан тыш бик күп язып, укып, эзләнмичә дә булмый.
– Укучыларыгыздан нәрсәләр таләп итәсез?
– Иң беренче, шушы хезмәткә-профессияңә мәхәббәт. Тырышлык. Үз эшеңне, сайлаган һөнәреңне яратырга, хөрмәт итәргә, җиренә җиткереп башкарырга, алга барырга кирәк.
– Укучыларыгыз белән горурланасызмы?
– Алар арасында Илгиз Шәйхразиев, Азат Фазлыев та бар. Горурланам, алар үзләрен бик матур күрсәтә. Диапазоннары зур, кешелекле, тәрбияле алар.
– Иҗатыгызда халык иҗатының күпкырлы яклары чагыла. Керәшен татарларының да байлыкларын күрсәтәсез. Ничек уйлыйсыз, бүген сәнгать халыкныкымы?
– Әлбәттә, халыкныкы. Бүген фольклор коллективлары бик күп. Яңалары оеша, иҗат итәләр. Матур-матур күлмәкләр тектерәләр, яхшы җырлар туа.
Фольклор җырлары йөрәктә бит ул, ул барыбызның йөрәгендә. Без аны балачактан ук тыңлап үскәнбез. Ул минем дә каныма сеңгән, шушы җырларны экспедиция вакытында да җыйдык. Үзебезнең авылның Кайбыч районы Соравыл авылындагы бөтен әсәрләр гомер буе җыелган. Соравыл халык телендә, документларда Янсурино дип языла. Шул әсәрләрне бүген чыгарабыз, бик матур җырлар. “Аерылышу” дигәнен җырлап, минем әби бабайны Герман сугышына озаткан. Бүген дә җырлыйбыз без ул җырны. Кызганыч, хәзер кайберләре бик актуаль яңгырый.
– Халык иҗатын ничегрәк саклап калырга?
– Дөресен генә әйткәндә, керәшеннәрдә күбрәк тә сакланып калган ул халык иҗаты. Тупланган җырларым бик күп, аларны халыкка таратасым гына бар. Музыка факультеты бетте, хәзер укытмыйм, дип кенә булмый. Фольклор әле дә җибәрми, ул эшне кем дә булса эшләргә тиеш. Туктап карадым, булмый. Төшләр керә башлады. Минем әби-бабайлар ник туктадың, әйдә эшләргә дип этәрә, ахырсы, дидем. “Иҗатны туктатма, халыкка тарат”, – диләр сыман. Бу – безнең мәдәният, тарих һәм нигезебез. Безне сайлап алганнар икән, без шул йөкне алып барырга тиешбез.
– Иҗатыгызда джаз юнәлешен ничегрәк сайладыгыз? Ул безнең өчен ятрак кебек.
– Әлбәттә, моңа мине язмыш китерде. Тормыш иптәшем Рөстәм Әхмәтов джаз оркестрында Виктор Дерингта укый иде. Ул чакта Виктор Деринг – шушы джаз оркестрының җитәкчесе. 1989 ел үткәрелгән конкурста думбрада “Син сазыңны уйнадың” дигән җыр уйнап, лауреат булдым. Аны телевидениедән күреп, Эмиль Ключарев минем янга килде. Аннан тапшыруларга чакыра башладылар. Шулчакны “Шәһри Казан”нан баш мөхәррире Хәлим Гайнуллин белән таныштык. Җырчы буларак мине беренче тапкыр “Шәһри Казан” язды. Хәлим абый бик актив кеше, аның белән дә шунда дуслашып калдык. Виктор Деринг та ул вакытта джаз ритмына биеп-биеп җырлаганымны күргән. Шулай итеп ул мине татар җырчысы буларак джаз оркестрына чакырып алды. Шуннан бирле шул юнәлештә эшли башладым. 2009 елны Виктор Деринг бакый дөньяга күчкәч, безне Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенә күчерделәр. Миңа исә шушы оркестр белән җитәкчелек итү эшен тәкъдим иттеләр. Шуннан мин “Джазлы Казан” дигән фестиваль үткәрә башладым. Ул популярлашып китте. Хәзер джаз оркестры Россиядән һәм бөтен дөньядан килгән бөек джазменнар белән бергә эшли.
– Бик күп шигырьләргә көй язгансыз. Яңарак чыккан китабыгызга да шактый туплап бирелгән алар. Көй язу ул бит башка халәт... Җыр кайчан туа?
– Төрле чагы була. Ниндидер вакыйганың, табигатьнең тәэсире дә бар. Үзебезнең Татарстанны бик яратам, Казанга гашыйкмын. Бу темаларга да күп җырлар иҗат иттем. Балалар өчен дә, олылар өчен дә язылды. Дусларыма, оныкларыма, әниемә багышланган җырлар күп. “Шаян ТВ”да “Балачак җыры” дип атлаган бәйге узды. Анда Фәнис Яруллин сүзләренә язылган “Композитор чыпчыклар” дигән җырым лауреат булды. Бөтен җирдә шуны җырлыйлар хәзер. Җырларымны яраталар, бушка өләшәм, җырласыннар гына.
– Балалар белән очрашуларга еш йөрисезме?
– Йөрибез. Озакламый 10 ноябрьдә Казанда 187нче лицейда балалар өчен презентация була. Җырларымны балалар башкарачак.
– Лидия ханым, сез – гаиләгез белән музыкантлар. Кыен түгелме?
– Без Рөстәм белән музыка училищесында таныштык. Тормыш иптәшем белән хәтта ирле-хатынлы укытучыларда Клавдия һәм Геннадий Щербининнарда укыдык.
Рөстәм гел мине көтеп басып тора иде. Ул бик акыллы, белемле, әдәпле, аны бөтен укытучылар мактый һәм яраталар иде. Консерваториягә кергәч, без өйләнештек. Ике баланы да консерваториядә укыганда таптым. Берсен – 1нче курста, икенчесен 2нчедә. Шунда 3нче курста укыганда зур сәхнәгә чыктым. Ике балам булганны белми дә иделәр. Балаларның икесенең дә музыка буенча белемнәре бар. Әмма алар музыка юнәлешендә эшләми. Кызымның өч баласы бар. Матур итеп яшиләр. Улым телевидениедә видеооператор булып эшли. Клиплар, концертлар төшерә.
– “Алтын балык” җырын башкарган чаклар сагындырамы?
– Сагындыра, әлбәттә. Матур, яшь чаклар. Ике балам миңа көч һәм этәргеч булып торды – шуңа күрә бик тырыштым. Балаларымны һәм иҗатымны параллель рәвештә бергә алып бардым. Профессияңне яратсаң, авырлык турында уйламыйсың да. Ә сәхнәгә чыгасы килеп тора. Яңа җырлар иҗат итәсең, матур күлмәкләр тектерәсең. Тырыша-тырыша күтәрелә барасың.
– Сәхнә кешесе нинди булырга тиеш?
– Бик талантлы, укымышлы, тырыш һәм тәрбияле булырга тиеш. Чөнки сәхнә кешенең чын йөзен күрсәтә. Музыка кешенең эчке дөньясын тәрбияли, җыр-моң шәхесне яңа яктан ачарга булыша.
– Лидия ханым, вазгыять катлаулы. Ничек уйлыйсыз, безгә хәзер җырларга ярыймы, әллә концертларны туктатыргамы?
– Дөресен генә әйткәндә, бу юнәлешне туктатырга ярамый. Бүген яшәү бар, балаларыбыз укый. Туган ягыбызга мәхәббәт, Ватанга багышланган җырларны күбрәк җырлап, шушы юнәлештә күбрәк эшләргә кирәк. Халык нинди авыр вакытта да җырлаган. Музыка ул бөтен яктан да кешене күтәрә, ныгыта. Җырлар аша тормышны, кешене яратып, хөрмәт итеп яшәргә өйрәтергә кирәк.
– Патриотик җырлар җитәрлекме соң?
– Юк, әлбәттә. Җырлар да, китаплар да җитми.
– Сезнең юбилей көннәре, үткәннәргә борылып карыйсың, барыбер дә үтелгән юл бар. Кире кабат шушы үтәр идегезме?
– Бик рәхәтләнеп. Нәтиҗә ясасак, үземне бик бәхетле саныйм. Бөтен яктан да эшемне җиренә җиткереп башкардым, теләгәнемә ирештем дип уйлыйм. Киләчәктә дә шулай яшәргә язсын.
Комментарийлар