– Вакыты бик кысан, кеше сөйли генә башлый, шундук бүлдерәләр, аннан килеп керә рекламасы, аннан сюжеты... Бу сүзләр килеп ирешәдер, име?
– Ирешә. Тамашачылар фикеренә без һәрвакыт ачык, алар – беренче урында. Вакыты, бәлки, азрактыр, ләкин һәр көнне ярты сәгатьлек чиста татар телендәге ток-шоу болай да начар әйбер түгел. Бәлки, киләчәктә озынайтырлар да. Фикер җиткерү дигәннән, һәр кеше иркенләп фикерен җиткерә башласа, аңа биш сәгать вакыт та җитми, шунысы белән кызык та ул! Теш төбендә калырлык балы, йодрыкка сыяр фикере булырга тиеш тапшыруның.
– Синең гаеп түгел, Венера. Әмма безгә нинди ток-шоу форматы инде? Без бит кычкырып түгел, кайбер фикерне пышылдап әйтергә дә курыкканнар илендә яшибез. Булсын иде ул Малахов кунаклары төсле маңгайга-маңгай, пәрмә-пәр бәхәсләшер затлар... Мин кайчан сине карыйм да, ничек бу «шомартинскийлар»га түзеп басып тора икән дип тә куям...
– Бар андый кунаклар, бар. Ялганлаганын, боргалаганын мин дә беләм, калганнар да мыек астыннан елмая. Әмма ачылып китеп сөйләүчеләр, кинәт маңгайга бәреп турысын сөйләүчеләр дә юк түгел бит. Берсендә Миңназыйм абый Сәфәров, абортлар темасында үз гаиләсе серен ачып салып, ачыктан-ачык фикерен белдергән иде. Тетрәндергеч булды. Ә бар, син әйткәнчә, тапшыруда: «Сорамаса гына ярар иде», – дип койрык кысып, тапшыру соңында: «Миннән сораган булсаң, мин турысын бәреп әйткән булыр идем», – дип гайрәтләнеп төкерек чәчүчеләр. Тегесе дә, бусы да янәшәдә.
«Мин песи төсле иркәләнеп үстем»
– Син бик матур гаиләдән, Венера. Әти-әниләрең, нурлы әбиләрең белән бергә, Казанга күченеп килделәр. Безнең матур карьеристкабызны күрергә мөмкинлекләре бармы соң?
– Синең шул төрттерү булыр инде! (Чырык-чырык көлешәбез.) Әлбәттә инде! Атна ахырында ирем, сеңлем Айгөл гаиләсе, аларның тәмле бәбие белән җыйнаулашып, мунча керергә барырга тырышабыз. Мунча кереп, әниемнең тәмле ризыклары белән сыйланып, рәхәтләнеп аралашып, энекәшем белән уйнап кайтуга ни җитә. Булдыра алганча, әти белән әни янына (ирем Динарның әти-әнисе) Чаллыга да кайтабыз, анда да безне сагынып көтеп торалар.
.jpg)
– Динар кияүне яраттылар алайса?
– Ул гомер буе безнең белән яшәгән төсле! (Көлә.) IT өлкәсендә икътисадчы булып эшләгәч, компьютер белән җенләнгән энем белән дә бик тиз уртак тел таптылар. Әйтәм бит, без гомер буе менә шушы составта яшәгән төсле. Сеңлем, энем, мин – өчебез дә әтием-әниемә сырпаланып, песи балалары кебек үстек без. Шуңадырмы, хәзер корган гаиләләребездә дә җылылык беренче урында тора. Бу, әлбәттә, ирләребез гаиләләреннән дә тора. Динарның гаиләсендә дә нәкъ шундый мохит хөкем сөрә. Без шул традицияләрне дәвам итүчеләр. Бер-береңне хөрмәт итү, санлау-зурлау, иркә-наз. Гомер буе шулай дәвам итсен иде, берүк. Тормыш бүгенгедәй гөрләп барсын иде.
«Һәр шимбә – бездә лав стори»
– Бәби көтәсезме, көтәргә җыенасызмы, җыенырга җыена башладыгызмы әле, ише сорауларга җавап алмасам, минем бу әңгәмәмне басарга биреп тә торасы юк инде...
– Һәр нәрсәнең үз вакыты. Мин үземне, гомумән, соң өлгерә торган җимеш белән чагыштырам. Тормышымда бер нәрсәнең дә иртәләгәне юк – минем үз вакытым. Ходайдан «Амин» сәгате сукмыйча, каударланып чабу кирәкми. Ә бәби... Бәбине аны минем эш белән яшереп калдыру, әйтмичә тору мөмкин булмаячак – иң беренче чиратта тормышым белән кызыксынган тамашачы күрәчәк.
– Әңгәмә ахырында Динарның романтик ир-егет икәнен дә сөйләп китсәң...
– Беләсең бит инде, мин җете кызыл, яңгыравыклы сүзләр белән сөйләшергә яратмыйм. Шуңа сырлап, чачаклап-чучаклап, тешкә сылана торган сүзләр дә сөйлисем килми. Романтик дип... Ул үзен: «Мин романтик түгел инде», – дип шәрехли. Нәрсә соң ул романтиклык? Көн саен күктән йолдыз алып бирү булса, анысы – юк. Әмма мин аның һәрдаим җан җылысын тоеп яшим. Һәр көн, йокларга ятканда, Аллаһы Тәгаләгә һәрвакыт рәхмәт әйтеп, уянганда, шөкер, дип уянам. Янымда – минем кадерле кешем, мин дә аның өчен шундый ук якын. Миңа әнә шул күрер күзгә күренми торганы кадерлерәк. Һәр шимбә бездә традиция. Иртән-иртүк, җитәкләшеп, берәр яңа урынга – кафе-ресторанга кофе эчәргә чыгып китәбез. Аралашу-көлешү, җитәкләшеп Казан урамнарыннан атлау, позитив туплау, елмаю-көлү... минем өчен бәхет шул. Аның турында кычкырып йөрү дә килешми дип беләм. Аннан, Толстойның әйткән сүзләре бар бит әле, шуның белән фикеремне түгәрәкләп куясым килә: бәхетлеләрнең бөтенесе дә бер төсле бәхетле, бәхетсезләрнең генә бәхетсезлеге төрле-төрле. Шуңа да мин бөтен кешегә бәхет телим. Тәмле, мәхәббәтле бәхет.
Әңгәмәдәш – Гөлнара Җәлилова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
.jpg)
Комментарийлар
13
0
Венера бик грамоталы журналист. Аудиториядэ кем генэ булса да,хэркем белэн уртак тел таба,сораулары тогэл Хэм урынлы. Уз соравына жавап алмыйча туктамый. Молодец! Гаилэсе ныклы булсын,узе-Венера телэгэнчэ бэхетле булсын
0
0
6
0
Һоҡланғыс интервью , талантлы мәҡәлә , афарин , Гөлнара ! Бик уҡымлы , ихлас , заманса ! Венераны Данил Сәфәров менән алып барған тапшырыуҙан белә башланым . Ул , ысынлап , ТЕЛЕДИВА бөгөн , федераль каналдар көнләшерлек . Аҡыллы , сибәр , мәғлүмәтле , ҡыйыу . Уңыштар уға . Бәхет йәш ғаиләгә . Яман күҙҙән , яман һүҙҙән һаҡлаһын , Хоҙайым үҙҙәрен ... Тик бына Данил Сәфров юғалып ҡалды шикелле . Бик үткер , белемле журналист , оҫта алып барыусы бит ул . ТНВ ның бер тапшырыуында репликалар әйтеп торуы ғына күңелде ҡыра , ул да бит аналитик ток- шоуҙар алып бара торған ТАЛАНТ . УҢЫШТАР ! Изге теләктәр менән янис Рамазанис Өфө
0
0