16+

Хәлимә Искәндәрова: «Улымны бик юксынам. Мин кичергәннәрне дошманыма да теләмим»

Галиәсгар Камал театры актрисасы Хәлимә Искәндәрова белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.

Хәлимә Искәндәрова: «Улымны бик юксынам. Мин кичергәннәрне дошманыма да теләмим»

Галиәсгар Камал театры актрисасы Хәлимә Искәндәрова белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.

Башы: Хәлимә Искәндәрова: “Исемне алыштырмадым, үземнекендә тордым”

– Ирегез Николай белән ничек таныштыгыз?
– Мине бер йортка фатирга керттеләр. Бу йорт хуҗасының улы бик каты эчә иде. Әнисе янына килеп,  акча кыскан чаклары булгалады. Ул миңа тимәде, әмма тавыш күтәргәч, барыбер куркыта. Ә мин спектакльдән соң, кич белән генә өйгә кайта идем. Йорт хуҗасының тәрәзәләрендә ут сүнгәнче, өй янында Булак буенда көтеп тордым. Шундый көннәрнең берсендә ике мәскәүләрчә киенгән ир-ат очраттым. Мәскәүләрчә зәвыклы киенгәч, вокзалга юл тоталар дип уйладым. “Сезгә кич белән куркыныч түгелме соң?” – дип сорадылар. Курыксам да, юк дип кенә җавап кайтардым. Шулай берничә тапкыр очраштык без. Аннан миңа тулай торактан урын бирделәр. Кибеттән өйгә кайткан арада очрашып, шуннан сөйләшеп, танышып киттек инде. Казанны бөтенләй белмәгәч, Николай миңа Казанны күрсәтә башлады. Ул бик итәгатьле, белемле, тәрбияле, Казанны бик ярата иде. Бик зәвыклы киенеп йөрде, мин аны Аполлонга тиңләдем. Николайның әтисе Мәскәүдә бик югары дәрәҗәләрдә эшләгәчтер дә, бәлкем, бик зәвыклы киенгәндер.  Ул - беренче һәм бердәнбер мәхәббәтем. Николай 7 тапкыр инсульт кичерде, сигезенчесе соңгысы булды. Ирем вафатыннан соң, 2 ел узгач кына хыянәте турында белдем, менә шул вакытта гына көнләшә башладым. Хәзер шундый ачу килә бит. 

– Хәлимә апа, бала кайгысы да сезнең башыгыздан үткән. Игорь Носов бик дәрәҗәле кеше иде бит. "Иннополис" махсус икътисади зонасы ААҖ, аннан Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү корпорациясенең башкарма директоры вазифаларын үтәде. Ул балачактан ук сәләтле бала идеме? 
– Ул 4 яшендә үк безнең театрда “Монда тудык - монда үстек” спектаклендә берүзе сәхнәгә чыгып, баланы уйнады. Марсель Хәкимовичка: “Ул бит сәхнәдән куркыр”, - дип әйттем. “Ул бит Искәндәров түгел, ә Носов”, - дип әйтеп куйды. 4 яшь кенә булса да, шундый үтемле, мәгънәле өзекләрдә катнашты. “Зәңгәр шәл”дә дә капка башында утырды, бик сәләтле бала иде.  Улым татарча бик әйбәт сөйләшә иде. Мәктәпкә кергәч тә, директор: “Бик интересный бала бу”, – диде. Аның йөреше дә тумыштан генералныкы кебек иде.  Акыллы, зиһенле бала булды ул. 7 нче сыйныфта укыганда: “Әнием, акыл өйрәтмә инде. Үпкәләмә миңа, син бит гомер буе кеше язганны ятлап сөйлисең”, – диде, шуннан соң улыма акыл өйрәтмәдем (көлә). Без беркайчан да дин турында сөйләшмәдек, әмма анда булган иман, нурны сүз белән аңлатырлык түгел иде. Кечкенәдән әнием белән мәчеткә йөрде. Кайвакыт аның сүзләре шаккатырды. “Кайдан белән икән ул аны?” – дип тә уйлап куя идем.

– Ирегез  бала белән татар телендә аралашуыгызга каршы килмәдеме?
– Николай һәрвакыт: “Бала – ана телен белергә тиеш”, – дип әйтә иде. Ә улымның теле татарча ачылды, чөнки Игорь русча сүз әйтсә, бөтенләй ишетмәмешкә салыша идем. “Бәтәч, улым, син миңа әйтәсеңме?” - дип әйтеп куйганым булды. Татарча “әни” дигәч кенә, сөйләшә башлый идем.  Җиңги: “Иртәгә гастрольдән мамаң кайта”,  - дигән булган. 7 яшьлек улым: “Мамалар урам тулы, ә минем әнием бар”, - дигән. 

– Улыгызның үлеменә 2 ел булды. Кайгылы хәбәрне кемнән белдегез?
– Кодагый килгән иде. Аның йөзе бөтенләй кечкенә генә калган кебек тоелды. “Хәлимә утыр”, – диде. Игорьнең үлеме турында ишеткәч, мин акырганымны гына хәтерлим. Аның вафатыннан соң, яшисем килмәде. Бер нәрсә ашый да, эчә дә алмадым. Миңа хәзер дә бу хакта сөйләргә кыен. Улымны бик юксынам. Мин кичергәннәрне дошманыма да теләмим. Әмма яшәргә кирәк икән, Илгизә.

– Сез бәхетлеме?
– Мин гел бик бәхетле булдым. Улымның китүе җанымны бөтенләй бетерде. Тәнем бар, әмма җаным юк. Мин һаман кайгы, хәсрәттә яшим.  Калган сынауларны сынау дип тә атый алмыйм. Тик тормыш дәвам итә. Аллаһы Тәгалә биргән вакытны кыскартып булмый. Бик авыр булса да, тормыштан мәгънә, ямь табып яшәргә кирәктер.  Әле дә театрда эшлим. Менә октябрьдән 8 серияле рус сериалында төшәчәкмен. Димәк, минем әле кирәгем бар, эшләнеп бетмәгән эшләр бар бу дөньяда.
 

Язмага реакция белдерегез

5

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллаhы тэгалэм саулык сабырлыклар бирсен, Хэлимэ апаны хормэт икэн

    • аватар Без имени

      0

      0

      Йорэк тетрэндергеч ! ... Шундый авыр ачы кайгылардан барлык аналарны да сакласын Аллабыз . Кайгыгызны уртаклашам . Тэнребез ярдэменнэн ташламас , иншАлла . Узегез эйткэн эшлэнелмэгэн эшлэрегез артканнан арта барсын да , тамашачыларыгызны янадан яна искиткеч рольлэрегез белэн озак - озак еллар буена шатландырудан сихэтле куанычлар алып яшэгез . Бу доньяда кирэклегегезне онытмагыз

      Мөһим

      loading