Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлаховның 45 ел халкыбыз мәдәниятын, сәнгатен үстерүгә, телен саклауга, җыр хәзинәсен баетуга керткән олы хезмәте зур ихтирамга лаек.
Фердинанд 1955 елның 15 сентябрендә Апас районы Чүри-Бураш исемле гүзәл табигатьле авылда бик тә зыялы, музыкаль гаиләдә дөньяга килә. Зыялылык, зәвык әнисе нәселеннән күчсә, ә моңлылык әтисеннән (ул бик иртә үлеп китә) – Абдулланың көчле баритон булып, әнисенең абыйсы Рахип – лирик-драматик тенор, профессиональ җырчы булганы билгеле. Ә әнисе, озак гомер яшәсә дә, саулыкка туймаган. Шуңадыр да Фердинанд йорт-кура, кул эшләрен, җитмеш төрле һөнәрне үз итеп, яшьли эшләп үсә. Кечкенәдән бик нечкә күңелле, җәрәхәтле җанлы була. Консерваториягә укырга кергәч аңа туганнары “Шәләпин” дигән кушамат тагып куялар. Фердинанд исеме дә – кыю, курку белмәс дигәнне аңлата югыйсә.
Апас урта мәктәбен тәмамлаганчы сәхнәдән төшмәгән Фердинанд, Казанга юл тота. Казан дәүләт медицина университетына укырга керә. 4 курс укыганнан соң, армия хезмәтенә китә. Хәрби хезмәттән кайткач, 1977 елда Казан дәүләт консерваториясенә кергәндә аны ректор Н.Г. Җиһанов: “Аһәңен культуралы итегез, ә тавыш моңына тимәгез”... дип, табигый халыкчан тавышлыларның моңына кагылмаска куша. 2 ел әзерләү курсы үткәч, җырчы һәм педагог Зөләйха Гатаулла кызы Хисмәтуллина классына укырга керә. Ул И.Шакиров, З.Сәхәбиевалар кебек аерым махсус программа белән белем ала. З.Сәхбиева әйтүенчә – Фердинанд укырга кергәнче үк, гаять зур диапозонлы, матур тембрлы тавышка ия иде, ди. Вокал бүлегендә укучылар “крутой” тенор килгән дип аның тавышына сокланалар...
“Сылу гәүдәле, лачындай карашы, үзенә генә хас булган елмаюы белән ташкындай ургып керде ул татар җыр сәхнәсенә. Халык арасыннан чыккан бу асылташны бөек җырчы һәм оста педагог Зөләйха Хисмәтуллина эшкәртеп, күпкырлы саф брилиантка әверелдерә. Көр тавышлы, чиксез киң диапозонлы, төпле акыллы татар малаен сак кына, әкренләп кенә югары зәвыклы, камил вокал техникалы, тирән хисле зур җырчы итеп тәрбияли. Опера классы дәресләрен шулай ук бөекләребез Нияз Даутов, соңрак Илгиз Мәҗитовтан ала ул. Остазлары аны үзләре күтәргән иҗат планкасын төшермәслек итеп тәрбияләделәр, үзләренә алмашка милләткә хезмәт итәрлек итеп әзерләделәр...”- дип яза музыка белгече Сәлимә Хисмәтова үзенең уйлануларында.
Өченче курстан ук 1981дә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли башлый. Шуннан соң Татар дәүләт опера һәм балет театрының концерт бригадасында хезмәт куя. Филармониянең музыкаль-әдәби лекторие директоры һәм бүгенге көндә филармониянең музыкаль бүлеге һәм “Илһамият” – ветераннар оешмасы җитәкчесе дә...
Филармониянең эстрада бүлегендә Римма Ибраһимова төркемендә эшли башлый. Танылган җырчыдан үрнәк алырга тырыша. Остазы Илһам Шакиров аңа репертуарына халыкның катлаулы җырларын алырга киңәш итә. “Эскадрон”, “Таштугай”, “Сандугачкай”, “Уел”, “Янбикә”, “Озын су өсте”, “Бөдрә тал”, һ.б.ларны җырлатып, аның иҗади үсешенә йогынтысы шактый була, Фердинанд И.Шакировны үзенең остазы итеп күрә. Шушы катлаулы репертуар исемлеге мине сәхнәдә 45 ел яшәтә дә инде, ди Фердинанд үзе. Татар җыр сәнгатенең алтын баганалары булган шәхесләр белән бер сәхнәдә чыгышлар ясап чыныгу алып, үз халкына тугры хезмәт итә Фердинанд Абдуллович.
Бик күп сынаулар кичерергә насыйп була, барысын да Ходай ярдәме, дуслары белән җиңәргә тырыша җырчы. Аллаһының беренче сынавы – җыр башкару һөнәренең бик тә мөһим коралы, ТАВЫШны саклау!. Укуны алып барып яшәү өчен күп студентларга читтә эшләргә туры килә. Кышкы суыкларда аңа дворник булып эшләгәндә тамакка бик каты суык тия. Укытучысы З. Хисмәтуллина аны тирә-якта дан тоткан атаклы фониатор Флера Гаевна Таһировага (Гай Таһировның кызы) күрсәтә. Мәскәү белән сөйләшеп, Флера Гаевна аны операциягә алып бара, докторлык эшенең фәнни җитәкчесе, хирург Михаил Яковлович Полуновны операция ясарга күндереп, Фердинандны хастаханәгә урнаштыра. Флера Гаевна 21 көн Полунов кабинетында яши. Фердинанд ике айдан соң Казанга кайта. Консилиумга килгәч, Михаил Яковлевич, он может еще заговорить, ди, ә Флера Гаевна – он еще запоет, дип җавап бирә. Если он запоет, то это он будет Мересьев в вокале! Ике ел укымый тора Фердинанд – табибының йортында секундлап, секундлап, соңрак минутлап күнегүләр ясау китә. Бик күп тырышлыклар белән тавышны үз хәленә кайтару насыйп була.
Флера Гаевна ул вакытта фониаторлыкның иң бөек осталары Стрельченко, Дмитриевлар белән беренче өчлектә була. Җырчы буларак музыка училищесын, медицина югары уку йортын тәмамлаган, бик күп операцияләр кичергән Флера Гаевна Татар Опера театрында, Музфакта һ.б. җирләрдә фониаторлык эшен алып барган мәшһүр шәхес. Аңа союздан гына түгел, чит илләрдән дә иң күренекле җырчылар, шәхесләр килеп дәвалану алганнары билгеле.
Мин Фердинанд Абдулловичка - тамакка операциянең тавышка йогынтысы булдымы? Аһәңдә үзгәреш сиздеңме?, дип сорау бирдем. – Минем тембр бик матур иде. Көмеш тембрлы тенор диләр иде. Башта озак вакыт тавышны торгызырга авыр булды, соңрак таптым үземне. Аның өчен үзеңә ышанырга кирәк, җырлыйсың килергә, үз өстеңдә бик каты эшләргә тиешсең. Укырга кирәк. Мәхмүт ага Нигъмәтҗанов миңа “Звук” дигән сары тышлы калын китап бирде. Мин аны ятладым, анда тавыш турында бөтен нәрсә язылган. Мәхмүт ага мине аспирантурага чакырды. Ул телевизион тапшыруларына мине алып бара иде. Мин курыкмаганмын да, аның турында сөйләп утыра идем (көлә). Аның турында сөйләр өчен бик гыйлемле булырга кирәк, музыка сәнгатенең бөек гиганты бит ул. Аның җыентыкларындагы җырларны җырлый идем. Рәхмәт аңа. Урыны җәннәттә булсын. Фердинанд Абдуллович бик күп операцияләр кичерә. Иң соңгылары моннан 2-3 ел элек булган ачык йөрәккә операция ясала. Бу операцияләрне җиңеп чыгуда ярдәм иткән Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллинга һәм сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахмановларга ул бик рәхмәтле. Алар бөтен дөньяны күтәреп, бер тәүлек эчендә мөмкин булганны, булмаганны да булдырып, аны үлемнән коткарып калалар.
– Фердинанд Абдуллович, үзеңнең практикадан чыгып, җыр башкару үзенчәлекләре турында сөйләшик әле.!? – Безнең татарның башкару алымнарына килсәк, үзебезнең милли башкару методикабыз бар – гасырлар буена авыздан авызга күченеп килгән методика ул. Мин Людмила Зыкина рәислегендәге «Поющая Россия» конкурсында катнашып, татар халык җыры “Эскадрон”ны җырлап 1 – премия алып кайткан идем. Бу 4 строфалы җырны 7-8 минут тотарга кирәк. Мондый озын тын таләп итә торган җырны башкара алу генетикадан килә дип уйлыйм. Шушы җырларны физик халәтеңнән, мөхитеңнән, эчке аң-кичерешеңнән, әйтәсе килгән фикереңне мөмкинчелегеңнән чыгып башкарырлык җырлар тудырган халык. Кеше тамагы бик нечкә инструмент, аның белән яраклашып эшли белсәң әллә ниләр эшләргә була. Әйткәнемчә, татар җырларын башкару алымының гасырлардан килгән методикасы бар. Италиядән кергән методика белән формалашкан җырчылар да бар. М.Рахманкулова, М.Булатовалар һ.б. – аларның укытучылары Италия укытучыларында укыган педагоглардан Рәсәйдә белем алалар. Безгә килсәк, Г.Сөләйманова, З.Басыйровалар алар иҗекләп җырлыйлар. Без камилләшкән аурупача җырлый башлаганбыз. Бакый ага Урманче И.Шакировны кабул итә алмый иде, ул иске алымнарда җырлаган. Безнең методика күбрәк тамак төбе белән корылган (аутентик яңгыраш). Менә Әлфия апаны алсак, аның тамак төбе аһәңе юк, табигатьтән бирелгән, мәхәббәт-ярату белән сугарылган тавыш. Безнең сулыш киң, чөнки озын көйләрне җырлаганда киң сулыш кирәк. Башкортларда бер сүзне 1-2 кабат бүләләр, татарларда ул сүз уртасында сулау юк. География, генетикасы, анатомиясе, биографиясе, социаль хәле – бөтенесе җырларда күренә. Син җырлаганда нинди милләт булуыңны, гасырлардан килгән методикаңны күрсәтергә тиеш буласың. Халыкча җырлауның да төрлесе була бит. Һәр җырчының организмы үзенчә – тамак аппаратының төзелеше дә зур рольне уйный”. Фердинандның эстрадада яңгыраган барлык җырлары да вокал техникасының бөтен күрсәткечләрен дә җиренә җиткереп, кат-кат уйланып, эзләнеп, бөек җырчылардан үрнәк алып, әмма аларны кабатламый, үзенчә генә, аерым осталык белән башкарыла.
Фердинандның беренче башкарылган җырларыннан – “Вәли көе” /татар халык көе/. Ул сак кына, йомшак кына кагылып, югары нота авазларын ала, фразировка шулхәтле төгәл уйланылган, һәр сүзне ачык-аңлаешлы итеп көйгә тезеп бара. Бу җырда мелизмнар күп түгел, әмма Фердинанд көйне үзенчәлекле итеп вариацияләр белән баета, тамашачыны дикъкать белән тыңларга мәҗбүр итә. Гомумән, бу җырчыны тыңлаганда, тагын нинди яңалык өстәр микән бу җырга дип, кызыксынып, үзгәрешләр кертеп башкаруын көтә.
“Эскадрон”, “Җиһанша”, “Җанкай-җанаш” җырлары халкыбызның алтын фондын тәшкил иткән, аның холкын, тарихын, яшәешен тасвирлаган үлмәс әсәрләр рәтенә керә. Бу җырларның диапозон киңлеге ике октавага җитә. Җырчы, көйнең агышын өзмичә, регистрлар күчешен тигезләп, киң сулыш белән әле югарыга алып менә, әле, ташкындай ургылып, түбәнгә омтыла. Кеше язмышы ничек катлаулы һәм билгесез, көйнең төзелеше дә шундый бу җырда. Гүя, катлам-катлам ташларга сикерә-сикерә, көй иң югары ноктага менеп җитә. Җырчының интонациясе йөрәк түреннән чыгып, тыңлаучының да йөрәгенә барып җитә, тамашачыны үзе белән берүк хисләрне кичерергә мәҗбүр итә, уйландыра, хисләндереп елата.
Фердинандның башкару осталыгы шулкадәрле югары кимәллектә ки, анда бернинди дә җитешсезлек тапмассың. Фразаларның төзелешен, нюансларны тирән нечкәлек белән башкару, сулыш, тембр мөмкинчелекләрен дөрес куллану, искиткеч чиста интонация, ачык дикция – болар барысы да Фердинанд Сәлахов тарафыннан җентекләп уйланылган, зур тырышлык һәм күп хезмәт куеп, мөкаммәл рәвештә җиткерелгән. Һәр җыры аның көчле энергетика белән башкарыла.
Филүсә Арсланова,
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Комментарийлар