16+

Илгиз Хәсәшин: “Кайсыбыз гөнаһлыдыр, Гөлзадәме, минме?..”

Гөлзадә белән Илгиз Хәсәншиннар гаиләсендә хәлләр хәл бүген. Гомер булмаганча, Гөлзадә иртән иртүк лифтта бикләнеп калган!

Илгиз Хәсәшин: “Кайсыбыз гөнаһлыдыр, Гөлзадәме, минме?..”

Гөлзадә белән Илгиз Хәсәншиннар гаиләсендә хәлләр хәл бүген. Гомер булмаганча, Гөлзадә иртән иртүк лифтта бикләнеп калган!

– Иртән сәгать җиде тулганчы ук уяндык бүген. Теш табибына әллә кайчан ук язылган идек. Инде чираты килеп җиткәч, бөтен җирдә кар, һава торышлары да начар, бөкеләр дә булыр, алай да җайлап кына барып кайтыйк дип, махсус иртәрәк җыенып чыгып киттек. Мин алданрак чыгып киттем – машинаны кар астыннан казып аласы, чистартасы, җылытасы бар бит әле. Гөлзадә озак тормам, 10 минуттан чыгып җитәрмен дип ышандырып калган иде, көтәм – юк бу. Машинаны да җылытып куйдым. Берзаман Гөлзадә шалтырата. Нәрсә булган икән инде, дип куркып кына алсам, мин лифтта калдым, ди, чүгә яздым.

Кереп очтым, лифт ябык. Кайсы катта син дип сорыйм, белмим, ди. Менә бераз гына барды да туктады, я бишенче, я дүртенче кат тирәсе булырга тиеш, ди. Шушы катлар арасына тик йөгереп йөрим. Берзаман диспетчер телгә килде, лифтның туктап калганы аларда күренәме икән инде. Кем “кысылып” калды анда, хәзер мастер килә 10 минутан, сабыр гына көтегез, диде дә югалды моның тавышы. Берзаман 10 минут та, 20 минут та узды, юк теге мастер. Башта кызык ясап икебез дә көлдек бу хәлдән, аннары видеолар төшердек. Вакыт бара бит, без көткән кеше генә юк. Әле бит һава керсен дип лифт ишеген әз генә ачып, ябылмасын өчен аягымны тыгып куйдым. Ярый әле үзе генә, ә 4-5 кеше бергә “утырып” калсалар, һава җитми бит, чынлап. Үземнең дә андый хәлгә калганым булды, бик авыр.

Йортта яшәүчеләр менәләр, төшәләр баскычлардан, безгә, лифт ватылдымыни диләр дә, үтеп китәләр. Шуннан теш табибына шалтыраттым, борчылмагыз, үз җаегыз белән килерсез, вакытын көйләрбез дип хәлгә керде рәхмәт яугыры. Берзаман сәгатькә якын вакыт үтте, Гөлзадә психлана башлады. Берничә җиргә шалтыратып, каты гына сөйләшкәч, теге мастер килеп керде. Гөлзадә лифтка утыргач та ярты кат кына төшкән икән, коткардык, ниһаять. Җәяү төшеп киттек. Без Гөлзадәнең тешен  ясатып кайтып кергәндә дә лифт ясалмаган иде әле. Инде бүтән лифтка утырмабыз, җәяү генә йөрербез? дибез. Кызык та? кызганыч та булды бу хәл, – ди Илгиз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading