Щепкинчылар арасында тагын бер талантлы артист үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ул – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, “Дуслык” орденнары һәм төрле медальләр иясе Равил Шәрәфиев.
Аның белән очрашып сөйләшү дә үзе бер гомер.
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә ул җан өргән якты образлар санап бетерерлек түгел. “Банкрот” спектаклендә – Сираҗетдин, “Әлдермештән Әлмәндәр”дә – Әҗәл,” Сөясеңме, сөймисеңме...”дә – Карт һәм башка бик күп рольләре белән яраттырды ул. Мөлаем, шат күңелле артист бүген дә тамашачыны сокландырып сәхнәдә балкый, иҗат итә.
– Равил абый, сугыштан соңгы авыр елларда үсүегезгә карамастан, бала чактан ук юмор яраткансыз. Шундый җор теллелек кайдан килгән сезгә?
– Минем әти ягыннан әбием җор телле булган. (Үзем әби-бабайны күрә алмадым). Әтинең апасы да шундый иде. Безнең балачак авыр булса да, мин аны сагынып искә алам. Юк кына нәрсәдән дә кызык табып уйный, шаяра белә идек. Без үскәндә сугышып та карамадык. Кеше бала чагыннан ук боек күңел белән генә йөрсә, ул аның холкына да күчә. Шаяра белү – үзе бәхет ул.
– Әнә шул күркәм холкыгыз үзегезгә артист һөнәрен сайларга, сәхнәдә берсеннән-берсе кызыклы образлар тудырырга ярдәм иткәндер. Сезгә кадәр Хуҗа Насретдин ролен күп кенә артистлар уйнаган. Кемнәр уйнавын яратып кабул иттегез?
– Иң элек мин аны Хәлил Әбҗәлилов, аннары Касыйм Шамил уйнавында күрдем. Касыйм аганыкы шәрыкь Насретдинына охшаш иде. Аннары Фуат Халитов, Габдулла Шамуков һәм мин аны татар Хуҗа Насретдины итеп, Хәлил Әбҗәлилов сыман уйнадык.
– Сез драмада уйныйсызмы, комедиядәме – сәхнәгә чыгуга, халык көлә-көлә кул чабып каршы ала. Үзегезне көлдерүче бармы?
– Артист көлдерә ала икән, көләм. Көлдерергә тырышып маташу кызык түгел. Эмиль Талиповның юморы бик табигый килеп чыга. Аның Рөстәм Нургалиевич булып сөйләвен карарга рәхәт. Комедия катлаулы ул. Аның өчен табигыйлек кирәк.
– Театрда 60 елдан артык эшләү дәверендә уйнарга кызыккан рольләрегез дә булмый калмагандыр. Режиссердан берәрсен сорап алырга җөрьәт итмәдегезме?
– Заманында В.Леоновның “Ябырылу” дигән әсәрен сәхнәләштерергә мин тәкъдим иткән идем. Шунда, гомеремдә бер мәртәбә роль сорап алдым. (Федор образы). Ул бик уңышлы килеп чыкты. Авторы да спектакльне карап, уңай бәя бирде ул чакта.
– Бер сөйләшүебездә, СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров: “Әгәр Равил Шәрәфиев Әҗәл булып уйнамаган булса, Әлмәндәрне оста итеп гәүдәләндерер иде”, – дигән иде. Әмма Әҗәл булсагыз да, тамашачы сезне яратып калды.
– Әҗәлгә сөенеп алынмадым. Уйный-уйный ярата башладым. Кансыз Әҗәлгә дә Әлмәндәрнең тормышны яратуы күчә анда. Тискәре рольне әйбәт итеп уйнау өчен артистның сөйкемлелеге булырга тиеш. Начар кешене уйнаганда, аның яхшы ягын да таба белергә кирәк.
– Күренекле сәнгать белгече Константин Станиславскийның: “Җаныңны рольләргә бирергә кирәк”, – дигән сүзләре артистлар арасында бүген дә актуальме?
– Дөрес сүзләр. Ул гыйбарә югалмаска тиеш. Яшь чакта мәхәббәт героен уйнаганнан соң, Нәкый Исәнбәт: “Бу бит безнең заман Ромеосы”, – диде.
– Җаны-тәне белән уйнаган артист авырса да, сәхнәгә чыккач терелә. Үзегезнең дә Зөлфәт Хәкимнең “Чапты атым Казанга” спектаклендә, аягыгызда гипс булган килеш сәхнәдә уйнавыгыз гаҗәпләндергән иде. Анда сез уйнаган Салих образына карап, кайбер сәхнә “йолдызлар”ы күз алдына килеп баса.
– Әйе, сәхнә шундый сихри көчкә ия. Авыруны да оныттыра. Ул рольгә килгәндә, Салих талантлы кеше түгел, ләкин үзен шундый, дип уйлый. Җырлый белмәсә дә җырлый, гармунда да әйбәт уйнамый. Тормышта да күп андыйлар. Таланты булмаган килеш күпме кеше җырлап йөри бит.
– Сезне ничек шаккаттырып була?
– Яхшы җырлаучыга шаккатам. Мисал өчен, Салават Фәтхетдинов халыкка энергия бирә. Аңа пародия ясыйлар, хәтта аның көлүе белән көләләр. Шул вакытта да рәхәт. Элек Россия артистларының яхшы уйнавын шаккатып карый идем. Хәзер әллә нинди ямьсез фильмнарда уйнаган актерларның усал карашлары шаккаттырмый.
– Театр, музыкадан кала, сәнгатьнең тагын кайсы төре күңелегезгә якын?
– Балетны яратам. Вакытым булганда, опера һәм балет театрына йөрим. Кечкенә чагында улыбызны балетка биргән идек. Аягын имгәткәннән соң, ташларга туры килде. Аннары сынлы сәнгать ошый миңа. Скульптурага сокланам. Кайда йөрсәм дә, архитектурага игътибар итәм.
– Равил абый, кулыгыздан килмәгән эш юк кебек. Хәтта бакчадагы өегезнең морҗасын да үз кулларыгыз белән чыгарып, плитә белән тышлап куйгансыз. “Белмәгән эшегез бармы?” – дип сорыйм әле.
– Билгеле инде, ир-ат эшләре кулдан килә. Әмма белмәгәне дә бар әле. Шул скульптура әйберләрен эшли алмыйм.
– Сезне хезмәтегезгә күрә бирелгән зур бүләкләр, мактаулы исемнәр белән дә бик гаҗәпләндереп булмый. Туган авылыгыз – Солтанда (Балык Бистәсе районы) Равил Шәрәфиев исемен йөрткән урам бар. Районда сезнең исемдәге театрлар фестивале уза. Әлеге чарада катнашасызмы?
– Электән үк бернигә дә исем китми. 60 яшем тулганда бирделәр ул урамга исемне. Лаек булганга биргәннәрдер, дип уйлыйм. Фестиваль үткәргән саен районга чакыралар. Соңгысында шунысы сөендерде: Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Әниләр һәм бәбиләр” спектаклен районыбыз үзешчәннәре профессионаллар кебек уйнады.
– Кешеләрнең яхшылыгы да, начарлыгы да онытылмый. Хәтер сандыгында сакланган берәрсен искә алыгыз әле.
– Бервакыт Ташкентка гастрольләргә баргач, безнең коллективны мунчага урнаштырдылар. Миңа ул ошамады. Чыгып киттем дә опера театры янындагы эскәмиягә барып яттым. Шунда ике кызның татарча сөйләшеп барганын ишетеп: “Мине кунарга алып кайтасызмы?” – дип сорадым. Каршы килмәделәр, алып кайтып кундырдылар. Икенче көнне билетлар алып, театрга чакырдым үзләрен.
– Әгәр мәктәпне тәмамлагач та, үзегез имтиханнар биргән авыл хуҗалыгы институтына кергән булсагыз, театр сәнгате бер талантын югалткан булыр иде. Шулай да, аны тәмамлап, берәр җитәкче булуыгызны күз алдына китермисезме?
– Юк, үземне беркайчан да җитәкче урынында күз алдына китермәдем. Әгәр авылга агроном булып кайткан булсам, анда белер-белмәс кеше өйрәткән район җитәкчеләре белән килешмичә, барыбер киткән булыр идем. Мин ирек яратам, кешегә буйсынмый торган, үзсүзле. Гомер буе үземчә эшләдем, беркем дә бәйләнмәде. Режиссерлар белән дә бәхәсләшмәдем. Фәрит Бикчәнтәев әйтә бит минем турыда: “Равил абый “ярар”, дип әйтә дә үзенекен эшли”, – дип.
– Үзегез хөрмәт иткән җитәкче кем ул?
– Мин Минтимер Шәймиевне бөек шәхескә саныйм. Аңа хөрмәтем зур. Президент эшеннән китсә дә, Болгарны, Зөяне дөньякүләм дәрәҗәгә җиткерде. Татар халкы аны онытмаска тиеш. Ул үзенең эшен дәвам итә торган лаеклы варис калдырды.
– Гаилә дә бер кечкенә дәүләт сыман. Сезнең тату гаилә булып яшәвегезгә дә ярты гасыр вакыт үткән. Хатыныгыз Раушания ханымда әниегезгә охшаш сыйфатлар бармы?
– Килен – каенана туфрагыннан, диләр бит. Ул тыйнак, сабыр холыклы. Әнидәге сыйфатлар булгангадыр, мин аны гомер буе яратып яшәдем. Яратмаган кеше белән яши дә алмас идем.
– Оныгыгыз Шадә бүген кайда белем ала?
– Ул Мәскәүнең халыкара мөнәбәтләр институты каршындагы көллияттә укып йөри. Фәннәрне җиңел үзләштерә.
– Гаиләгездә хөрмәтле кеше, сәхнәдә – тамашачының яраткан артисты булып озак еллар яшәргә язсын, Равил абый!
Әңгәмәдәш ─ Люция Хәбибуллина.
Комментарийлар
1
0
Хәерле озын гомерләр телим сезгә!
0
0