16+

Зифа Нагаева: “Әйберләремне җыйдым да, кайтып киттем”

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Зифа Нагаеваның җырларын белмәгән кеше бармы икән?

Зифа Нагаева: “Әйберләремне җыйдым да, кайтып киттем”

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Зифа Нагаеваның җырларын белмәгән кеше бармы икән?

Зөһрә Шәрифуллина репертуарыннан “Бер вакыт кына”, Зәйнәп Фәрхетдинованың “Күңел 17дә”, Хәния Фәрхинең легендар хитлар “Аңлыйсыңмы?”, “Бәхеткә түзеп кара” – бу исемлекне озак дәвам итеп була. 500 гә якын җыр авторы, язучы, моннан тыш танылган диктор да әле ул. Зифа Нагаева быел 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Без аның белән очрашып, тормыш йомгакларын барлап алдык. 

– Сез әтисез үскәнсез. Аны сез кимчелек итеп тойдыгызмы?
– Бу – кечкенә чактан ияреп килгән иң зур комплексларның берсе. Хәзер ничектер белмим, барыбер хатын-кызлар үз көчләренә нык таяна. Әмма элегрәк гаиләдә матди якны гел ир-ат хәл итә иде. Шөкер, әнием көчле рухлы кеше булды. Ул минем беренче укытучым да, гомерен балаларга белем бирүгә багышлады. Әле дә хәтерлим, беренче тапкыр мәктәпкә барырга җыена идем, әни чәчләремне үреп, бантикларны күбәләкләп бәйләп куйган иде. Әти: “Кызым, яхшы укы”, – диде. Бу аның соңгы сүзләре булды, әти белән әни аерылыштылар. Кайтып-китеп йөрде инде, әмма гаилә җылылыгы булмады, шулай итеп аралар әкренләп суынды. Әни без башка балалардан ким-хур булмасын өчен бик тырышты. Хәтта матди ярдәм буларак бирелгән кием-салымны да кидертмәде. Авыр хәлдә үсүчеләргә, ятимнәргә илтеп бирә иде. Иң авыры – башка балаларның әтиле тормышын күрү булгандыр. “Әти булса, безнең дә капка төбенә ат туктар иде, урманга да ат белән генә барыр идек”, – дип уйлана идем. Барыбер хуҗалыкка ир-ат кулы тимәгәч, эшләргә кыенрак булды. Бала-чагага да үртәлдем инде, дөресен әйткәндә. Кечкенә вакытта бура башыннан егылып төшеп, башыма зыян килгән булган. Шуңа мәктәпкә кергәндә мин күзлек кия идем инде. Ничек үртәргә белмәгәч, балалар: “Дүрт күз”, – дип әйтте. Монысы тагын бер комплекс булды. “Юньле булсагыз, әтиегез булыр иде”, – дип тә әйткәләделәр. Аллаһка шөкер, яшьлектәге, бала вакыттагы авырлыкларга сынмадык. Барысы да әни тәрбиясе нәтиҗәсе. 

– Әниегез янәдән гаилә корырга да теләмәдеме?
– Укытучының капкасын кемдер икенче яктан ачып керсен әле, ул бит бөтен авылга күренә. Әни бу яктан үзенә бик таләпчән, катгый булды. Нәнәй: “Ялгыз булмасын иде”, – дип әрнеп, берничә тапкыр димчеләр белән сөйләшеп карады. Димчеләр киткәч, әни энем белән мине итәгенә утыртып, күкрәгенә кысып елый иде. Безне ялгыз үстергәнгә беркайчан үкенмәде. Ул әти дә, әни дә булды. Башка балалар урамда рәхәтләнеп уйнап йөргәндә, без эшебезне бетермичә, бушамыйча чыкмадык. Эшне бүлеп-бүлеп бирә иде. Бер генә әйтте, эшләмәсәң: “Ярар, кызым, үзем эшләп куям”, – дигәне әле дә истә. Беркайчан тавыш күтәрмәде, әмма шушы тыныч кына әйткән сүзләрен күтәрә алмадым. Аннан да авыр сүз юк, тизрәк эшкә тотынасың инде.

– Әниегез дә гүр ияседер инде...
– Әнинең бакыйлыкка күчүенә 20 ел була инде. Ул 37 яшьтә гаилә корып, мине, соңарып, 38 яшьтә генә тапкан. Әнине бик сагынам. Аңа карата бар үкенечләремне җырларга салдым. Зөһрә Шәрифуллина: “Түремдә утыртып, кунаклар итәргә, Чак кына җитмәде вакытлар”, – дип үзенең әнисе турында гына җырламый. Бу минем дә ярам.

– Сез беренче белемегез буенча музыка укытучысы. Сез язучы, җырчы да. Ләкин минем өчен, беренче чиратта, сез – профессиональ диктор.
– Балачактан гармун уйнап үскәч, иҗат юлыннан китеп булмасмы дип уйландым. Ләкин төгәл кем булырга икәнен белмәдем. Музыка юлыннан китәргә теләсәм дә, курыктым. Мин бит музыка мәктәбен тәмамламадым. Әни инде үз чиратында укытучы булырга өндәде. Ә мин иҗат турында хыялланам. Элек интернет булмагач, уку йортлары турында бар мәгълүматны газета-журналлардан укып белә идек. Газеталарның берсендә: “музыка укытучысы” дигән сүзне күреп алдым. “Әни, яртысы гына булса да, минеке булсын инде”, – дип үгетләп, көллияткә укырга кердем. Алай да үкенмим, чөнки педагогия белемнәре тормышымда гел ярдәм итте. Эшемне яраттым, әмма күңелемнән театрда эшләүгә кызыктым. Күзләрем начар күргәч, бу хыялга да кул селтәргә туры килде. Бергә уйнаган актерны да, сүзләрне дә күреп бетермәгәч, эшләп булмый. Дөрес, фестивальләрдә, театр язында гел лауреат була идем. Мәктәптә үземнең бүлмә булмагач, тәнәфес әсбаплар ташып үтте. Шулвакыт: “Йә Аллам, ничә яшемә кадәр бүлмәдән бүлмәгә баян күтәреп йөрермен икән”, – дип әйткән идем. Аллаһның “амин” дигән чагына туры килгән. Уфада “Шәрык радиосы” ачылды, анда мине музыкаль мөхәррир итеп чакырдылар. Алып баручы Әлфия Мәүлетова авырып киткәч, аның урынына эфирга чыгардылар. Бер атна үтте, кире үз эшемә кайттым. Ә радиога: “Узган атнада бик матур тавышлы кыз сөйләде. Кая куйдыгыз аны?” – дип шалтыратулар ява башлады. Менә шулай халык күтәреп алып, җитәкчелек мине эфирда эшләргә күчерде. 

– Кисәк килгән популярлык башны әйләндермәдеме?
– Баш әйләнергә вакыт булмады. Төннәр буе котлауларны әдәби телгә туры китереп, “чибәрләтеп”, үзгәртеп утырдым. Менә шул вакытта телнең кыйммәтен аңладым. Әгәр әйткән сүзең кешегә барып җитә икән, син аңа җаваплы булырга тиеш. Тәҗрибә зур инде, әлбәттә. Радиодан “тишек киемнәремне ямау өчен”, җырларым популярлык яулый башлаган өчен генә йөрәгемне тотып, елый-елый киттем. Моңа Фән Вәлиәхмәтов этәрде. Ул мине радиодан сорап, гастрольләргә алып чыгып китә иде: “15 мең хезмәт хакы белән дөньяң түгәрәкләнми”, – диде. Ул вакытта җырларымны Хәния Фәрхи дә башкара иде, алар бөтен татар халкына танылды, шуңа Фән ага: “Сине халык белергә тиеш”, – диде. Әлбәттә, гастрольләрдә йөри башлагач, бу сүзләрнең мәгънәсенә төшендем. Берьюлы ике урындыкта утыру кыенлашкач, радиодан киттем. Дөрес, күңелемнең бер өлеше шунда калды. Мин бүген дә радионың хөрмәтле ветераны. 

– Зифа апа, җырчыны җыр таныта. Авторлар җырчылардан хөрмәт күрәме?
– Бар нәрсә, кызганыч, акчага әйләнеп кайта башлады. “Бер көнлек калаклар” кебек без хәзер. Ярый, исән-сау авторлар турында әйтмим. Әмма бакыйлыкка күчкәннәр Фән Вәлиәхмәтов, Фидан Гафаров кебек җырчыларның иҗади мирасы өчен күңел әрни. Без – мәдәни агарту турында сөйлибез. Ләкин ул мирасны кеше каяндыр ишетергә дә тиеш бит. Элек тәмле җырлар тәмле килеш китте. Ә хәзер без җырларны яратмыйбыз, ә аларны “яраттыралар”. Җырчыларга килгәндә, төрлесе бар. Гастрольләргә йөрүче артистлар “исключительные права” алалар, чөнки РАОга (Россия авторлык хокуклары җәмгыяте) отчет тапшырасы булмый. Ләкин, аңа карап җырны иҗат иткән авторлар бар. Бервакыт шундый кызык та, кызганыч та хәлгә юлыктым. Бер танылган җырчының концертында утырам. Ул мин язган җырларны башкарды. “Бер җырымны башкардым, хәзер икенчесен җырлыйм”, – дип сөйли. Җырның әтисе дә, әнисе дә юк. Әлбәттә, ул минем залда аңа алкышлап утырганны белмәде, ләкин... Кайвакыт җырчылар автор җырларын да “ретро” яки “халык җыры” дип әйтә. 

– Ник бу мәсьәләне кузгатмыйсыз?
– Бәхәсләшеп йөрүдән ни файда? Йөрәгемне бетергәнче, ун яңа җыр язам. Аның очына чыгу өчен бер кешенең генә тырышлыгы җитми. Һәр артистның үз холкы. Үпкәләсәм дә, сиздермим. Берсе белән дә ачуланышканыбыз булмады. Йөрәгең өзелеп язган җырыңны башкаручы белән бәхәсләшәсеңме инде? Киеренке мизгелләр була, әлбәттә. Мәсәлән, концертларда катнашу буенча да. Кемдер: “Сез безгә күпме түләрсез икән”, – ди. Ә башкалары: “Нинди акча сорау булсын, без ничә еллар сезнең җырны башкарабыз”, – ди. Мин шундый артистларга таянам. Җырчылар арасында акыллылары бар, сәләтлеләре бар. Сәләте дә, акылы да туры килгән артистлар зыялы була да инде. 

– Йөрәгегез дә сынатып алды. Хәзер хәлегез ничек?
– Кеше йә дәшми кала, йә кызып китеп барысын әйтеп ташлый, йә битараф була. Берсе дә сәламәтлеккә уңай тәэсир итми. Мин күп вакыт дәшми калам, тыелам. Кан басымнарын, йөрәкләрне кыса. Укытучы баласы булу сизелә инде: “Алай әйтергә ярамый”, – дип барысын эчкә җыясың да, тыштан түгел, эчтән “шартлыйсың”. Йөрәккә бәйле диагнозларым бар иде инде. Ашыгыч ярдәм машинасы белән алып киттеләр, хәлем бик авыр. Хастаханәгә эләккәч, күз алдымда ике гомер өзелде. Миңа операция ясарга кирәк. Аңа кадәр төнне тулган айга карап 12 куплетлык “Йөрәк белән сөйләшү” шигырен яздым. Иртән хастаханәдән китәргә карар кылдым. Ә табиблар мине җибәрми. “Сезнең башка юлыгыз юк”, – ди. Мин әйберләремне җыйдым да, кайтып киттем. Халык медицинасын өйрәнеп, белгечләр табып, биш ел буе “ач тору”ны сынадым. Хәзер дә мактанмыйм, исәнлек төрлечә була. Әмма мин беркайчан иң беренче эш итеп даруга үрелмим. “Тагын нәрсә эшләп була?”– дигән сорауга җавап эзлим.

– Беренче тормыш иптәшегез турында беркайчан начар сүз әйтмисез. Бер дә үпкәгез калмадымы?
– Үпкә булмаса, гаилә таркалмас иде. “Син матур да, мин матур”, – дип тавыш күтәрмибез бит. Иң кыены – аерылышу турында карар кабул итү. Аерылганчы икеләнәсең, түзәсең, нишләргә белмисең. Хәл иткәч, бетте бит инде. Аны бар дөньяга чәчеп йөрүнең мәгънәсе юк. Уртак балаларыбыз бар, яшьлектә бер-беребезгә вәгъдәләр бирешкәнбез, ак күлмәкләр киеп туйлар үткәргәнбез. Без 23 ел бергә яшәдек. Төрле вакытларыбыз булса да, мин ул елларга хөрмәт белән карыйм. Аннан ир-атка булган караш балаларга да күчә, ә ул бит аларның әтиләре. Шунысы да мөһим: син бит ул кешене сайлап алгансың, аның да яхшы яклары, синең дә яман якларың булган, димәк. Холыклар туры килмәде диләр. Максатлар, хыяллар төрле булырга мөмкин. “Хыялыңны тормышка ашыра торган булмагач, чыкмаска иде”, – дип гапләшергә дә буладыр. Әмма анысын да алдан күреп, әйтеп булмый. Кеше үзгәрә, карашлары үзгәрә. Тормыш итә башлагач, көн дә мәхәббәтне сөйләп кенә дә булмый. Без бу карарга икәү килдек, үзебезнең сәбәпләр булды. Иртә киткәненә әрним, 54 яшьтә йөрәк авыруыннан китеп барды. Ярый әле өч ел бер ханым белән бергә яшәп калды. Үзем әтисез үскәч, балаларыма никадәр кыен булуын аңлыйм. Оныкларым да карт әти дип әйтер иде әле, бик кызганыч. Аерылу – җиңел түгел, ул гомерлек күңел ярасы. “Аерылдым”, – дип кул селтәгәннәргә берсенә дә ышанмыйм. 

– Аерылгач, 7 ел ялгыз булгансыз. Сезгә караучы ир-атлар күп булгандыр.
– Хатын-кыз ир-ат янында булганда, кызыгалар, карыйлар. Ә хатын-кыз аерыла икән, ирләр дә аңа сак карый башлый. Аерылгач, бәлки, әллә кемнәр килеп кенә алыр кебек тоеладыр. Ләкин чират торучылар булмый. Бу сүзләр, гомумән, һәр аерылган, ялгыз кешегә кагыладыр. Һәр аерылган янына каерылган килә, аның да үзенең үткән юлы бар. Анысын да кабул итәргә кирәк. Яшьлектә кавышкан ярлар белән башкача. Ялгыз калгач, әллә кем булып булмый. 

– Икенче ирегез белән бер-берегезне алдан белгәнсез. Кисәк кенә кавышкансыз икән...
– Ирем миннән 7 яшькә кече. Ул бик якын белгән кешеләремнең баласы. Гомеремдә аңа кияүгә чыгармын дип уйламадым. Ялгызым бакча тоттым, барысын үзем ерып бардым, ардым. Әни: “Гомереңне минем кебек ялгыз үткәрсәң, каберемдә әйләнеп ятам”, – дия иде. Без бер-бербезгә терәк, монысы иң мөһиме. Кияүгә чыгып була ул, ә менә җан дустыңны табу кыен. Аны хәзер эзләргә дә кирәкмидер. Әгәр сез кавышкансыз икән, үз бәхетең турында  гына уйларга түгел, ә мөмкин кадәр янәшәңдә булган кешенедә бәхетле итәргә тырышырга кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading