Кәрим Тинчурин драма һәм комедия театрының аксакалы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов үзенчәлекле фикерләре, эшкә булган мәхәббәте белән аерылып тора.
Зөфәр абыйның: “Артист кеше укымышлы булырга тиеш”, – дигән сүзләре дә үзенә туры килеп тора. Бу әңгәмә һәркемне уйландырыр, дип өметләнәбез.
– Зөфәр абый, сез бик зәвыклы кеше. Нәселегездә интеллигентлар күп идеме?
– Минем бабамның бабалары барысы да указлы муллалар булганнар. Әле узган ел гына 6 буынымны таптым. Кызганыч, балачакта нәсел белән бик кызыксынмадым, менә хәзер соң гына, әти-әниләр киткәч, тамырларымны барлыйм. Әти баш бухгалтер булып эшләде. Искиткеч төгәл, укымышлы кеше иде. Ул Ленин бабай кебек “укырга” дип кабатлап торды. “Укымасаң, чучка карарсың”, - дип әйтүен оныта алмыйм. Бу сүзләр бигрәк куркыныч булып тоела иде. Хәтерлим әле, әти зур, адәм күтәрә алмаслык, радио алып кайтты. Күршеләрдә аклы-каралы телевизор бар иде. Туган авылым - Түбән Табын Башкортстан белән чиктәш булгач, башкорт артистларының иҗатын тыңлап, карап үстем. Мәктәптә укыганда спектакльләрдә уйнап, бәйрәмнәрдә чыгыш ясап, үзем дә сизмәстән иҗат дөньясына чумдым. Балет артисты булырга теләгәнем дә истә әле.
– Әти-әниләрегез тормышыгызны иҗатка багышлауга каршы килмәдеме?
– Әни гомер буе колхозда эшләде, әти – баш бухгалтер иде. Алар, гомумән, иҗатка якын түгел, тик шулай да сәнгатьне яраттылар. 8 сыйныфны бетереп, театр көллиятенә укырга керергә килгән идем. Коридорда 15 минут басып тордым да, кире кайтып киттем. Сагынуыма түзә алмадым, кайткач: “Бер кайда да бармыйм”, – дидем. 10 нчы сыйныфны бетергәч, янәдән Казанга килеп мәдәният институтына укырга кердем.
– Сез ишле гаиләдә үскәнсез. Хәзер сез ничәү калдыгыз?
– 6 баладан өчебез генә исән-сау. Әти-әниләр дә гүр иясе булгач, туган нигезгә кайтырга да кыен. Алар исән чакта күңел туган йортка ашкынып тора иде. Укырга кергәч тә, 1 курс буе авылны бик сагындым. Укуны ташлап, кайтам дигәч тә, әни: “Кайтырсың әле, күрсәтәм күрмәгәнеңне”, – диде. Ул бераз корырак кеше иде. Әни бик көчле рухлы, гәүдәле хатын-кыз иде. Бүрәнәне күтәргәндә дә, әни авыр башын тотып, әтигә җиңелен калдырды. Эш рәтенә әни өйрәтте инде, әти гел эштә булды.
– Әти-әниләрегез вафатына ничә ел инде?
– Әткәйнең вафатына 32 ел, әнкәйгә – 19 ел була. Әткәйнең сугышта алган яралары, күрәсең, төзәлеп бетә алмаган, үз эшен эшләгәннәр. Әти бик төгәл кеше иде, хәтта өйгән утыннарны чүкеч алып тигезли иде. Нишләптер, сугыш турында бер киноны да карамады, бу хакта сөйләмәде дә. Үзе вафат булганнан соң гына, сугышта булганнарны язып калдырган көндәлеген таптык. Әткәйнең: “Немецны ахмак итеп күрсәтәләр, немец хәтле төгәл булырга кирәк әле. Алар окопта да чәнечке, пычак тотып ашады”, – дигәне истә калды. Ул вакытта бу хакта сөйләргә дә ярамагандыр.
– Сагынасызмы?
– Гомер үткән саен әти-әнине ныграк юксынасың. Вакыт узу белән үкенечләр турында уйланам. Кайвакыт “эх” дип әйтеп куясың, ә инде соң... Хәер, әни белән мөнәсәбәтләребез бик якын булды. Беркемгә дә сөйләмәгән серләремне ул гына белде, кендегебез береккән иде. Әни турында сүз кузгаткач, күңелем тула. Ул мине аңлады, күңел халәтемне дә бер караштан тоеп ала иде. Сагындыралар... “Әткәй, әнкәй шулай дип әйтә иде”, – дим үзем дә сизмәстән. Намаз саен алар рухына дога кылам. Авылга кайтырга кирәк чакта, кайттым, ул яктан намусым чиста. Әни киткәч, аның урынына апам калды. Ул миннән бер яшькә генә олы, без бергә уйнап устек. Аның белән рәхәт, ярый әле Наиләм бар дим.
Дәвамы бар
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар