Авыл җирле үзидарәләре шәхси хуҗалыклар үстергән яшелчәләрне һәм яңа уңышттан ясаган продукцияне алып килгән. Казанлылар җыр-музыка астында ярминкә мәйданына уза.
- Концерт программасы әзерләдек. Райондашларыбыз азык-төлек сатса, без рухи азык тәкъдим итәбез, - ди Мамадыш мәдәният йортының "Автоклуб"ы директоры Алинә Нигъмәтҗанова.
Сәүдә рәтләрендәге өстәлләрдә ит һәм яшелчә мулдан. Кукмара районы вәкилләре рәтендәге өстәлдә сәер әйберләргә тап булдык. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән бу җимешләр Березняк авылында Шәриповлар бакчасында үсә икән.
Комментарийлар