16+

Илсур Метшин: "Бер чыршы да киселмәве турында хыялланам, әмма..."

15 декабрьдән Казанда чыршы базарлары эшли башлаячак. Ылыслы агачларны сату өчен 28 урын оештырылачак, анда казанлылар чыршы, нарат һәм ак чыршылар сатып ала алачак. Казан мэры Илсур Метшин Башкарма комитеттагы аппарат киңәшмәсендә сатучыларны сәүдә урыннарында тәртип һәм чисталыкны сакларга чакырды, ә район хакимияте башлыкларына мәйданчыкларны контрольдә тотарга кушты.

Илсур Метшин: "Бер чыршы да киселмәве турында хыялланам, әмма..."

15 декабрьдән Казанда чыршы базарлары эшли башлаячак. Ылыслы агачларны сату өчен 28 урын оештырылачак, анда казанлылар чыршы, нарат һәм ак чыршылар сатып ала алачак. Казан мэры Илсур Метшин Башкарма комитеттагы аппарат киңәшмәсендә сатучыларны сәүдә урыннарында тәртип һәм чисталыкны сакларга чакырды, ә район хакимияте башлыкларына мәйданчыкларны контрольдә тотарга кушты.

– Бер чыршы да киселмәве турында хыялланам, әмма бу урманчылыкларның керем маддәсе, һәм безнең бурыч – чыршы базарларын оештыру, – диде шәһәр башлыгы. Ә аннары Яңа елның төп атрибуты белән сәүдә цивилизацияле рәвештә алып барылырга тиеш, дип ассызыклады.
“Бездә 1 һәм 2 гыйнварда сәүдә урыннары пычрак булган очраклар булды. Мондый хәл булырга тиеш түгел, чисталык мөһим. Сатылмаган бар нәрсә Яңа елдан соң җыеп алынырга тиеш”, – диде Илсур Метшин һәм 1 гыйнварда район башлыкларына мәйданчыкларны контрольдә тотарга кушты.

Мэр билгеләп үткәнчә, Казанда Яңа ел бизәлешенә керешкәннәр инде, республика башкаласында чыршы шәһәрчекләре һәм 100дән артык бәйрәм мәйданчыгы оештырылачак. “Без шәһәр халкының бәйрәм кәефе булсын өчен барысын да эшләячәкбез”, – диде ул.
Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов хәбәр иткәнчә, эшкуарлар белән шартнамәләр булу аларны сәүдә вакытында да, шулай ук сәүдә тәмамланганнан соң да норматив халәткә китерергә мөмкинлек бирә.

– Димәк, 1 гыйнварда ылыслы продукция законлы сатылган урыннар коммуналь хезмәтләргә өстәмә мәшәкатьләр китермичә чиста һәм төзек булып калачак, - дип билгеләде ул.
Чыршы базарлары эшләгән көннәрдә кулланучылар базары комитеты район хакимиятләре белән берлектә ылыслы агачлар белән законсыз сәүдә итүне булдырмау өчен рейдлар үткәрәчәк. Санкцияләнмәгән барлык нокталар да ябылачак, дип ассызыклады Руслан Фазылҗанов.

Сүз уңаеннан, Яңа ел чыршысына бәя – 500 сумнан, ак чыршы өчен бер мең сумнан башлана. “Чыршы базарларында махсус питомникларда үстерелгән һәм тиешле документлар булган чыршылар гына сатылачак”, – дип хәбәр итте Руслан Фазылҗанов. Ярминкәләрдә сатылмаган агачлар ваклап, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә тапшырылачак.

Чыршы ярминкәләре 2021
Авиатөзелеш районы:
Академик Павлов урамы, 1
Беломорская урамы, 69/3

Яңа Савин районы:
Адоратский урамы, 33а
Адоратский урамы һәм Ямашев проспекты киселеше (“Имера” сәүдә комплексы янында)
Лаврентьев урамы, 10
Адоратский урамы, 33

Мәскәү районы:
Декабристлар урамы, 114
Декабристлар урамы, 179

Вахитов районы:
Чехов урамы, 2
Б.Шахиди, 26

Идел буе районы:
Р.Зорге, 75
Җиңү проспекты, 56
Ю.Фучик урамы, 105а
Р.Зорге, 101
Җиңү проспекты, 17
Р.Зорге, 68
Мәүлет урамы, 17
Кулагин урамы, 6
Р.Зорге, 57
 Ю.Фучик, 49
 Ю.Фучик, 72

Совет районы:
Пионер урамы, 9а
Родина урамы, 33а
Сахаров урамы, 13а
Карбышев урамы, 15

Киров районы:
Батыршин урамы, 20
Кызылкокшайск урамы, 150/2

Анна Арахамия фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading