16+

Казан транспорты Мәскәү күзлегеннән ничек күренә?

Гомумән алганда, Казанда җәмәгать транспорты хезмәте канәгатьләнерлек тойгы калдыра. Автобуслар яңа, тукталышларга электрон таблода күрсәтелгән вакытта килеп җитәләр. Дорфалыкка юлыкмадык, тукталышлар ике дәүләт телендә игълан ителә. Пассажирлар салоннарда кондиционер булдыруны сорый. “Восточный” автовокзалында сак хезмәтен көчәйтү кирәк - Иҗтимагый палата вәкилләре җәмәгать транспортына бәя бирде.

Казан транспорты Мәскәү күзлегеннән ничек күренә?

Гомумән алганда, Казанда җәмәгать транспорты хезмәте канәгатьләнерлек тойгы калдыра. Автобуслар яңа, тукталышларга электрон таблода күрсәтелгән вакытта килеп җитәләр. Дорфалыкка юлыкмадык, тукталышлар ике дәүләт телендә игълан ителә. Пассажирлар салоннарда кондиционер булдыруны сорый. “Восточный” автовокзалында сак хезмәтен көчәйтү кирәк - Иҗтимагый палата вәкилләре җәмәгать транспортына бәя бирде.

Социаль челтәрләнең уңай ягы бар: зарланып язган сүзләрең Татарстанга гына таралмыйча, Мәскәүгә кадәр барып җитә. 
- Халыктан транспорт, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә, мәгарифкә һәм балаларны тукландыруга карата социаль челтәрләргә куелган хәбәр-язмаларга нигезләнеп, Россиянең төрле шәһәрләренә тикшерүләргә барабыз. Бу сәфәрдә Казанда җәмәгать транспорты эшчәнлеген үзәккә алдык. Аңа кадәр Новосибирск һәм Липецк шәһәрләрендә булган идек, - диде бүген Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Бөтенроссия пассажирлары берләшмәсе рәисе Илья Зотов журналистлар белән транспортта сәфәргә чыгып.

43 белән 55 “кара исемлектә”
Илья Зотов фикеренчә, шәһәр - ул бердәм механизм. Кешеләр җәмәгать транспортының барлык төрләреннән дә иркен файдаланырга тиеш. Казанда пассажирлар 43нче һәм 55нче автобус маршрутларына күбрәк зарланган икән.
- Дөрестән дә, без әлеге маршрутларда автобуслар санының азрак булганлыгын, салонда тыгызлык хөкем сөрүен күрдек, - ди Илья Зотов. - Җәмәгать транспортының хәрәкәт графигы, тукталышларның игълан ителүе, тукталышлардагы карта-схема тикшерелде, пассажирлардан да сораштык. Күзгә ташланган кимчелекләр Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына, шулай ук Казан шәһәр Башкарма комитетына җиткереләчәк. Әлбәттә, бер көндә генә үзгәреш булмаячак, безнең тәкъдимнәр транспорт хезмәте күрсәтү программаларында исәпкә алына.

Казан кызармады
“Шәһри Казан” газетасы исеменнән Мәскәү вәкилләреннән Татарстан башкаласында җәмәгать транспорты эшчәнлегенә нинди бәя бирүләре белән кызыксындым.
- Гомумән алганда, Казанда җәмәгать транспорты хезмәте канәгатьләнерлек тойгы калдыра. Автобуслар яңа, тукталышларга электрон таблода күрсәтелгән вакытта килеп җитәләр. Дорфалыкка юлыкмадык, тукталышлар ике дәүләт телендә игълан ителә. Пассажирлар салоннарда кондиционер булдыруны сорый. “Восточный” автовокзалында сак хезмәтен көчәйтү кирәк. Вокзалда кассаларның берсе инвалид креслосындагы кеше биеклегендә булырга тиеш, әлегә “Восточный”да бу таләп хәл ителмәгән. Казан метрополитены эшчәнлеге бик уңай тәэсир калдырды. Сак көчле, физик мөмкинлеге чикле кешеләргә шартлар тудырылган. Россия хөкүмәте шәһәрләрдә җәмәгать транспортын үстерүгә 400 миллиард сум билгеләде. Казанда җәмәгать транспортының барлык төрләре дә тотрыклы рәвештә үстерелә, - ди Илья Зотов.

- Казан метросы миңа да бик ошады, - дип фикерләре белән уртаклашты Мурманск өлкәсе Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Юлия Величко. - Метро станцияләренең һәркайсы тематик төстә бизәлгән. Мурманск шәһәрендә 370 мең генә кеше яши, ә Казан зур һәм миллионлы шәһәр. Мурманск шәһәрендә дә троллейбуслар йөри, алар “иң төньяк троллейбуслары” санала.

Россия Иҗтимагый палатасы вәкилләре журналистлар белән саубуллашканда,  Казанда җәмәгать транспортының тагын да үсешен теләп калды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading