Казанда Кабан күле яр буен төзекләндерүнең өченче этабы башлана. Эшләр Мәрҗани мәчетеннән Нурсолтан Назарбаев урамындагы күпергә кадәрге өлешне — Шиһабетдин Мәрҗани урамының 1,5 километрын колачлаячак.
Проект 2016 елда Turenscape бюросы тәкъдим иткән фәлсәфәне дәвам итәчәк һәм Кабан күле яр буеның инде төзекләндерелгән өлешләре белән аваздаш булачак. Хәзерге вакытта җәяүлеләр өчен 5 чакрым яр буе җиһазландырылган.
Татарстан шәһәрләрне үстерү институты җитәкчесе Наилә Нагуманова сүзләренчә, җәен ялларда гына да Кабан күле яр буена 50–60 мең кеше килә. Ел саен биредә якынча 1 миллион 200 мең турист кунак була.
Төзекләндерү эшләре ике этапта узачак, яр буе ике катка бүленәчәк. 2026 елда яр буена якын аскы кат төзекләндереләчәк. Биредә җәяүлеләр өчен променад, су буена төшү урыннары, шулай ук Күнче урамында күзәтү мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Казан мэры Илсур Метшин сүзләренчә, төзекләндерүнең беренче этабы гына да якынча 1 миллард 500 миллион сумга төшәчәк.
- Рәисебез Рөстәм Миңнехановка катлаулы чорда бер генә иҗтимагый әһәмиятле программаның да туктатылмавы өчен зур рәхмәт. Мәрҗани урамындагы яр буен төзекләндерү буенча зур эшләр башкарылачак, — диде Илсур Метшин.
2027 елда җәяүлеләр юлын киңәйтү һәм транспорт хәрәкәтен үзгәртү планлаштырыла. Мәрҗани урамында машиналар өчен ике яклы хәрәкәт урынына берьяклы хәрәкәт кертеләчәк. Рөхсәт ителгән тизлек ике тапкырга киметеләчәк — сәгатенә 40 километрдан 20 километрга кадәр. Наилә Нагуманова әйтүенчә, җәяүлеләр кичүләре һәм парковка урыннары саны артачак. Шулай ук Мәрҗани һәм Әхтәмов урамнары киселешендә өстәмә күзәтү мәйданчыклары ясалачак.
Өченче этап Кабан күле тирәли җәяүлеләр маршрутын тулысынча төгәлләячәк һәм шәһәрнең тарихи үзәген яңартылган территорияләр белән тоташтырачак. Моннан тыш, Кабан күле яр буе — Россиядә төзекләндерелгән күл буе территорияләре арасында иң озыны булачак.
Күл буен яшелләндерүгә дә аерым игътибар бирелә. Әлегә яр буендагы үсемлекләрнең 80 проценты — Америка өрәңгесе булуы ачыкланган. Үсемлекләр утырту эшләрен “Парк сервис” компаниясе башкарачак. Компания җитәкчесе, биология фәннәре кандидаты Сергей Мурзов сүзләренчә, әлеге территориядә Америка өрәңгесе тулысынча бетереләчәк.
— Америка өрәңгесенең яфраклары һәм тамырлары «колин» дип аталган катлаулы матдәләр бүлеп чыгара. Алар туфракка зыян сала, шуңа күрә бу агач янында да, астында да башка үсемлекләр үсми диярлек. Моннан тыш, җәй көне өрәңге күп күләмдә фитонцидлар бүлеп чыгара. Ул автомобиль газларын йотмый, киресенчә, алар белән кушылып, һавага зарарлы матдәләр тарата. Бу агач кислородны йота, шуңа күрә без аны тулысынча юк итәчәкбез. Аның урынына таллар һәм күпьеллык чәчәкләр утыртачакбыз, — диде ул.
Сүз уңаеннан, 2026 елның 1 мартыннан Россиядә Америка өрәңгесе урманнарга зыян китерүче куркыныч инвазив үсемлекләр исемлегенә кертеләчәк. Җир кишәрлекләре хуҗалары үз территорияләрендә мондый үсемлекләр таралуын булдырмаска һәм аларны юк итәргә тиеш булачак. Әлеге таләпне үтәмәгән очракта гражданнарга — 50 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга — 100 мең сумга кадәр, юридик затларга 700 мең сумга кадәр штраф каралган.
.jpg)



Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар