16+

Яшик әле матур итеп. Японнар кебек...

Россиядә “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты кысаларында 30 майга кадәр ишегалды өчен тавыш бирү үткәрелә. Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталы аша башкарырга кирәк тавыш бирүне. Иң күп тавыш җыйган 200 ишегалды 2023 елдагы исемлеккә “чиратсыз” уза ала.

Яшик әле матур итеп. Японнар кебек...

Россиядә “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты кысаларында 30 майга кадәр ишегалды өчен тавыш бирү үткәрелә. Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталы аша башкарырга кирәк тавыш бирүне. Иң күп тавыш җыйган 200 ишегалды 2023 елдагы исемлеккә “чиратсыз” уза ала.

Үзегез яшәгән йортның ишегалды яңа яки инде төзекләндерелгән булса, тавышыгызны әти-әниегез, туганнарыгыз һәм дусларыгыз яшәгән йорт ишегалды өчен дә биреп була.

Татарстанның матур үрнәге
“Татарстан шәһәрләрен үстерү институты” фонды директоры урынбасары, “Безнең ишегалды” программасы координаторы Венера Камалова #ТатарстанОнлайн студиясендә төзекләндерү эшләре белән таныштырды, сорауларга җаваплар бирде.
 – Републиканда быел 1200 ишегалды төзекләндереләчәк. Узган ике елда 2167 ишегалды комплекслы яңартылды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычында старт алган “Безнең ишегалды” республика программасы соңрак илкүләм проектка әверелде, – диде ул.
Ишегалдын төзекләндергәндә юл һәм тротуар яңартыла, өлкәннәр өчен ял урыннары булдырыла, балаларга уен һәм спорт мәйданчыклары ясала, яктырткычлар куела.

Японнар – үзләренчә...
Мәгълүматларга караганда, японнар керләрне ишегалдына элеп киптерми, балконга эленгән керләрне дә каплап куялар икән.
– Безнең халык керләрне рәхәтләнеп ишегалдындагы бауларда киптерә, келәмнәрне алып чыгып кага. Әгәр кешеләр кер киптерү һәм келәм кагу кече корылмалары ясалсын дип әйтә икән, болары да ясала. Татарстан Президенты ишегалларын төзекләндерер алдыннан халык фикерен һәм тәкъдимнәрен тупларга кушты, шунлыктан, халык фикере исәпкә алына, – диде Венера Камалова.
 
Төзүчесе дә, чималы да үзебезнеке
Республикада ишегалларын төзекләндерү белән җирле подрядчы оешмалар шөгыльләнә. Венера Камалова сөйләгәнчә, төзекләндерү чималларының барысы да Россиядәге предприятиеләрдә җитештерелә. Яктырткыч приборлар – Татарстан продукциясе. 
“Безнең ишегалды” программасының кече һәм урта бизнеска да файда: чөнки төзекләндерү эшләрендә һәм җиһазландыруда төрле милек формасындагы предприятиеләр катнаша.

 Кемгә – гараж, кемгә – ком
 Казанның Чистай урамындагы бер ишегалдында тимер гараж торуы турында хәбәр җиткерелгән.
– Әгәр гараж законлы нигездә урнаштырылган икән, аны алып булмый. Әлеге гаражны төрлечә бизәргә, мохитка яраклаштырырга мөмкин, дип уйлыйм, – диде Венера Камалова, сорауларга җавап бирә башлап.
Чаллы шәһәреннән бер ханым ишегалды утларының тәрәзәгә каты яктыртуыннан зарланды. “Утларны түбәнгә каратыбрак көйләүне хәл итәрбез”, – дип җаваплады белгеч. 
Балалар уен мәйданчыгындагы тартмада ком 40 сантиметр калынлыкта булырга тиеш икән. Бу комны ел саен алмаштыру таләп ителә.
– Кайбер урыннарда уен мәйданчыгына ком тартмасы ясамыйча, резина гына түшиләр. Ана кеше буларак, ком тартмасы кирәк дип уйлыйм, чөнки сабый комнан әйберләр ясый. Резина өслегендә бер нәрсә дә ясап булмый, – диде Венера Камалова.

Яшик әле матур итеп
Әңгәмәне йомгаклап, Венера Камалова ишегалларын төзекләндерүнең кешеләрне үзара аралашуга этәргеч булганлыгын әйтте. Мәсәлән, Түбән Кама шәһәрендә кешеләр ишегалларында җыйнаулашып чәй эчәләр икән. Чаллыда да ишегалдында матур чаралар оештыралар. Казанда да ишегалдлы бәйрәм-концертлары уза.
– Бай җиһазланганы түгел, ә тормыш кайнап торган ишегалды иң яхшысы. Кешеләр ишегалларының төзеклеген сакласын, матур итеп аралашып яшәсен иде, – диде Венера Камалова.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading