16+

«Алар бала гына иделәр бит һәм яшәргә тиеш иделәр»: Казан фаҗигасенә ике ел

Вакыт шифалы диләр. Ләкин шундый фаҗигаләр салган яралар була, аларның сызлау-әрнүләрен бернинди вакыт та дәвалап бетерә алмый. Алар гомер буе әрнеп сулкылдый.

«Алар бала гына иделәр бит һәм яшәргә тиеш иделәр»: Казан фаҗигасенә ике ел

Вакыт шифалы диләр. Ләкин шундый фаҗигаләр салган яралар була, аларның сызлау-әрнүләрен бернинди вакыт та дәвалап бетерә алмый. Алар гомер буе әрнеп сулкылдый.

2021 елның 11 маенда башкалабызның 175нче гимназиясендә булган канлы вакыйга да вакыт узган, еллар үткән саен газаплырак була бара. Минут эчендә 9 кешенең гомерен өзгән, иң аянычлысы, аларның 7се шушы гимназиянең 8А сыйныфы укучылары, 14- 15 яшьлек үсмерләр. Иртәнге кояшлы көнгә, тиздән булачак каникулларга сөенә-сөенә мәктәпкә килгән бит алар. Үзләрен шундый аяусыз язмыш көткәнен берсе дә уйлап та карамагандыр. Кемнең башында нинди яман уйлар, нинди явыз ниятләр барын кем белсен?! 

Хәтер митингыннан соң гимназиягә керделәр. Анда фаҗига булган сигезенче А сыйныфы бүлмәсендә хәзер холл. Кәнәфиләр куелган. Түшәмдә тугыз лампа яна. Төнлә дә сүнми. Мондый хәлләргә бүтән юл куймагыз диеп искәртеп-кисәтеп тора. 

Күршедәге "Гаилә" мәчете мулласы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да әлеге хәлләрнең тере шаһиты. Балалары исәнлеге өчен күпме борчылырга, дога кылырга туры килгәнен ул үзе генә беләдер. Шуңа да бүген ул да гимназиягә килде, ашханәдә коръән мәҗлесе булды. Ике ел элек чәчәкле майның кояшлы көнендә бакыйлыкка күчкәннәрнең рухы шат булсын. 

Редакциягә кайтып, шушы хакта язма язып утыра идем, бүген иртән берничә мәктәпкә бомба куелган дигән шомлы хәбәрләр килгәнен ишеткәч, телсез калдым, аңымны җуя яздым, Гыйбрәт ала, нәтиҗә ясый белмибез икән шул без, кешеләр. Нигә алай икән соң ул? Соравым җавапсыз. Бу сорауны безгә ак җаннары ак болытларга әйләнгән, гомерләре вакытсыз өзелгән балалар да, мөгаллимнәр дә бирәдер кебек.

Тагын укырга: "10 май көнне кабат шалтыраткан булган ул миңа. Ишетмәгәнмен. Сөйләшә алмадык..."

"Еласаң да, уласаң да, Хәзер фәрештәләр кайтмас инде кире..."

"Гомер мизгел генә икән ул...": Казан фаҗигасенә бер ел

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading