16+

“Аллаһ саклады, янгын гына түгел, җеназа да буласы иде”

Кичә Сарманда яшен сугып, Гайфетдиновларның йортлары янган.

“Аллаһ саклады, янгын гына түгел, җеназа да буласы иде”

Кичә Сарманда яшен сугып, Гайфетдиновларның йортлары янган.

“Ярый әле өйдә беркем юк иде, янгын гына түгел, җеназа да булган булыр иде. Аллаһ саклады безне, – дип сөйли башлады йорт хуҗасы Марат, хәлләрен белеп шалтыраткач. – Бу хәл көндезге сәгать 10-11 арасында булды. Хастаханәгә барырга җыена идем. Хатыным Фәнисә, иптәшкә мин дә барам, ди. Өйдә генә кал инде, дигән саен, сизенгән кебек, юк, барам, дип карышып торды. Икәү чыгып киттек. Чират бик озын булгач, кире кайтып китәргә булдык. Ул арада бик куркыныч итеп күк күкри, яңгыр ява башлады. Хастаханәдән чыккан гына идек, күршеләр, өегез яна, дип шалтыраталар. Без кайтышка инде өй дөрләп яна иде. Бернәрсәсез калдык”.   

Гайфетдиновлар бу йортны җиде ел элек сатып алганнар. Мөмкинлек булуга, кулга акча кергән саен, акрынлап төзәтәсен төзәтеп, ремонт ясап, яңартып куйган булганнар. Түбәсен генә яңартасы калган иде, ди Марат. 
Бәла киләсен күңеле сизгән аның. “Атна буе эч пошты, күңел үз урынында түгел иде. Ярый үзебез исән-сау, – ди ул. – Аллаһ яраткан бәндәсен сыный диләр. Кардәшләрем дә, Марат, сезне Аллаһ ярата икән, диләр. Аллаһ шулай теләгән икән, без сынауларга ризасызлык белдермичә, аны сабыр гына күтәрергә тиеш”.  

Гайфетдиновлар әлегә фатир арендалап яшиләр. Бүген алар бернәрсәсез, өсләрендәге бер кат кием белән генә калганнар. Ярдәм итәргә теләүчеләр 89196388877 номерына беркетелгән картага (Хаков Рамиль Габделхаевич) җибәрә ала. “Благотворительность” дип язарга да онытмагыз. 
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: "Кем кардәшенең хаҗәтен кайгыртса, Аллаһ синең хаҗәтеңне кайгыртыр", – дигән. Авыр вакытында мөселман кардәшебезгә ярдәм кулы сузып, үзебезгә дә савап алыйк. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading