Бу уку йортына 1992 елда нигез салынган. Һөнәри лицей заман белән бергә атлый, һәм, аның җитәкчесе Раушания Сәүбанова сүзләренчә, студентларга белем биргәндә заманча һәм медиа технологияләр файдаланыла. Уку йортына белем алырга Татарстан гына түгел, Үзбәкстан, Казахстан һәм башка илләрдән дә киләләр икән. Соңгы уку елында гына да студентлар саны 30 проценттан артып киткән.
Белгечләр әзерләүдән тыш, һөнәри белем бирү учреждениесендә агач эшкәртү, керамика, ювелир эшләнмәләре, чигелгән әйберләр җитештерү дә җайга салынган. Бу уку йортын тәмамлаучылар диплом алгач та эш эзләп йөрми, дип ышандыра Раушания ханым.
Инде берничә ел көллият студентлары зәркән эшләнмәләре җитештерү белән шөгыльләнә һәм аларның кул эшләре Зөя, Болгар музей-тыюлыкларында урын алган. Бу уку йортын тәмамлаучылар арасында зәркән салоны ачучылар, танылган эшмәкәрләр, оешма җитәкчеләре дә бар икән.
Уңышлары белән бергә, уку йортының чишелмәгән мәсьәләләре дә бар, билгеле, һәм аларның исемлеге шактый озын. Лицейның беренче катында төзекләндерү эшләрен тәмамларга, анда китапханә, ашханә булдырырга, чит төбәкләрдән һәм Татарстанның башка районнарыннан килеп белем алучылар өчен тулай торак ачарга, укыту методологиясен яңартырга кирәк. Сүз уңаеннан, китапханәдәге әсбаплар да биш елга бер тапкыр яңартылып торырга тиеш икән. Шулай ук җитештерелгән продукцияне сатуны оештыру да кыен, дип белдерде көллият директоры. Укытучыларның хезмәт хакы 11 мең сумнан аз гына артык булу да көллият файдасына түгел.
Нәрсә эшләргә?
- Татар халкы беркайчан да арзанлы кием кимәгән, - ди Татарстан Республикасы Халык һөнәрчелеге һәм кәсепчелеге үзәге җитәкчесе Нури Мостафин. - Социаль катламына карап, көндәлектә дә безнең милләт кешеләре бизәкләп эшләнелгән ачык төсле кием-салымнан йөргән. Алар файдаланган күн дә үзенчәлекле технологияләргә ия булган һәм бу хәзер дә шулай. Археологик эзләнүләр вакытында табылган күн әйберләр, ике‑өч гасыр узуга да карамастан, үзләренең кыяфәтләрен, формаларын югалтмаган. Бу тагын бер кат һөнәрчеләрнең югары технологияләрне файдалануы хакында сөйли.
Кытайлар җитештереп, татар милли товарлары дип саткан әйберләрнең бик түбән дәрәҗәдә булуын да ассызыклый ул. Һөнәрчелек Европада инде үлеп бара, ди. Алар Германия, Италиянең көньягында гына сакланып калган. Ә Франция һәм Европаның башка илләрендә киң катлау халык кулланырлык эшләнмәләр генә җитештерелә, дип саный белгеч.
Кызганыч, Нури әфәнде сүзләренчә, республика һөнәрчеләренә үсеш өчен мөмкинлекләр юк, чөнки бер күргәзмәдә катнашу өчен генә дә кимендә биш мең сум акча чыгарып салырга кирәк. Гап‑гади һөнәрченең мондый матди мөмкинлеге юк һәм күргәзмәдә аның әйберләрен сатып алачаклар дигән гарантия дә юк. Ә кул эшләнмәләренең материаллары да шактый кыйммәт, хезмәт үзе дә вакыт таләп итә.
Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов исә сувенирның Татарстанда җитештерелүен күрсәтә торган тамга булдырырга һәм аны алга таба һөнәрчелек продукциясен, сувенирларны сатуда файдаланырга кирәк дигән фикердә.
Комментарийлар