- Шулай да кызык: нидән гыйбарәт һәм нинди шәкелдә иде ул проект? Кайда булырга тиеш иде ул?
- Без аны Урманче музееның ишегалдында «корырга булдык». Җиде катлы күккә ашкан Сөембикә манарасын хәтерләткән архитектура әсәрендә Урманченың хыялындагы бинаны торгызырга тырыштык. Һәм аның иҗатын бүгенге чор белән бәйләп, сынлы эпос төзергә ниятләдек. Бу проект Искәндәрдә дә, миндә дә әле дә саклана. Конструктивист архитектор һәм этно-футуризм тарафдары буларак, Искәндәр Сәйфуллин бинаны күккә ашкан, моңа кадәр күрелмәгән бер манара рәвешендә иҗат итте. Музейның максаты Урманчены сүз белән сөйләп түгел, ә әсәрләре аша галәм контекстында күрсәтү иде. Без аның рухының, иҗатының мәңгелеген заманча ысуллар аша күрсәтергә уйладык, әмма вакыт бездән өлгеррәк булып чыкты. Без күңелдән тәгаенләгән урында башка биналар калыкты. Шулай да бу әле безнең идея юкка чыкты дигән сүз түгел. 73 ел буе иҗат иткән, 100 еллык татар сәнгатенең лидеры булып, үзеннән соң шаһ әсәрләр калдырган Урманченың шәхесенә тиң бина төзү уе әлегәчә актуаль булып кала бирә.
- Сез инде бу уңайдан кайбер даирәләрдә үзегезнең тәкъдимнәрне дә ирештерә киләсез дип беләм.
- Әйе. Һәм бу тәкъдимне рәссамнар, сынчылар, корымчылар арасында хуплаучылар шактый. Бу идеяне җиңел генә итеп тә тормышка ашырып булыр иде дип уйлыйм. Беренчедән, бүгенге көндә тирән үзгәрешләр таләп иткән, Суриков исемендәге институт бинасында (элеккеге сәнгать техникумында) кайчандыр Урманче үзе укыткан, завуч булып эшләгән. Анда аның остаханәсе дә булган. Менә шуны бөек остазыбыз хөрмәтенә «Урманче академиясе» дип атау бик мәслихәт булыр иде, чөнки Урманче ул үзе бер академия. Аның музее да шул бинада урнаша алыр иде. Бөтен мирасын җыеп, чит төбәкләрдә булган тупланмалардан эшләренең күчерелмәләрен булдырсак, иҗатын бербөтен итеп күрсәтә алыр идек. 1987 елда Рәссамнар берлегенең күргәзмәләр залында 90 яше уңаеннан узган күргәзмәсендә Урманченың 500 (!) әсәре һәм эскизлары күрсәтелде. Монда әле аның Үзбәкстандагы, Казахстандагы эшләре кермәде. Бу - феномен! Шуңа да күчерелмә дим, ә ул - хәзерге заман музей практикасында кулланыла торган алым. Урманче музее ул чагында гаҗәп бер пантеонга әйләнер иде. Ул бер үк вакытта зур бер остаханә дә, уку йорты да, музей да... Икенчедән, сынчының музее Мәхмүт Гасыймов эшләгән Урманче һәйкәле артындагы бушлыкта да була ала. Әлбәттә инде, аның бүгенге көндәге музее да югалырга тиеш түгел. Ул музейның нәрсәсе җитеп бетми - кечкенә. Зур-зур сыннар сыймый ул бинага. Җыеп кына әйткәндә, Урманче, Сарай кора алмадым, дип уфтанмаслык булсын иде ул бина.
Кеше гомере чиксез түгел, мин бу сүзне күптән әйтергә тиеш идем. Хәзер форсат чыкты. Суриков исемендәге институт әллә бетәм, әллә калам дип тора. Ул беткән очракта, безнең альтернатива булырга тиеш. Бездә милли сәнгать буенча югары уку йорты булырга тиеш. Башкортларда да, чувашларда да бар ул.

«Сепарат янында».
- Урманче музеенда еш буласызмы? Нинди хисләр били ул чагында?
- Әле менә бүген дә булдым. Аның иҗатының сихри көчен яңадан тойдым. Иман тулы яктылык бөркелә эшләреннән. Әйтерсең бу сыннар ниндидер галәм киңлегеннән иңдерелгән, ниндидер акыл, илаһилык белән өретелгән диярсең. Чишә алмаслык бер сер иде ул. 100 еллыклар ярлыгына керергә лаеклы шәхес. Чөнки ул - бөтенроссия мөселманнары арасында һәм төрки дөньяда беренче профессиональ рәссам. Европа белән Шәрыкны тоташтырган кеше. Ислам динен инкяр итмичә («Мөхәммәдия»дә укый), Шәрыктан килгән миниатюралардан аерылмалы буларак, шартлы булмаган чын кеше образын тудырды ул. Европа, рус һәм шәрык сәнгатен су кебек эчкән, инглиз, немец, фарсы,гарәп, төрек, рус телләрен белгән гаҗәеп шәхес. Иң мөһиме: үз халкына тарихи үзаңын кайтарды Урманче, гасырлар һәм буыннарны тоташтырды. Иҗаты халкыбызның 100 ел буе үсештә булган зәвыгын күрсәткән көзге кебек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.

Комментарийлар