Исеменә күрә җисеме дигәндәй, юл йөрүдән бер дә туктамый әлеге проект. 2007 елның апрелендә «Күчеп йөрүче Хәбәр»ләр белән казанлылар да таныша. «Кочующие свитки. Kazan-Habar» дип аталган каталог дөнья күрә. Рәссамнар берлегенең күргәзмәләр залында узган ачылу тантанасында проект авторлары Әлфия Ильясова белән Наталья Николаевага Тюрксойның мактаулы билгесе тапшырыла. Шул ук елның ноябрендә «хәбәрле төргәкләр» Уфага, аннан Әнкарага (Төркия) китә. Күргәзмә Яңа Шәһәрдә,Татарстан Республикасы көннәре кысаларында Истанбулда да эшли.

- 2008 елда проектның тупланмасы Якутиядә берничә мәйданда күрсәтелде. Аннан Ижевск шәһәрендә ике урында - Сынлы сәнгать музеенда һәм Ижевск сәнгать университетында күргәзмәләр узды. Бер елдан аларны кабат Мәскәү тамашачысына тәкъдим иттек. Бөтенроссия кулланма-гамәли һәм халык сәнгате музеенда узды ул вакытта күргәзмәләр. 2015 елда Пермьдә узган KAMVA Халыкара этнофутуристик фестивалендә дә тәкъдим иттек эшләрне, - дип, проект узган юлны барлый рәссам Әлфия Ильясова.
Әле боларга өстәп, әлеге эшләрнең «Сәнгать паркы» проекты кысаларында янә Казанда, Аксубайда, Актанышта күрсәтелүен; Болактагы театрда «төргәкле хәбәр»ләрнең «Казанское сокровище» спектаклендә декорация буларак файдаланылуын, күргәзмәләр барышында барлыгы дүрт каталог чыгуын да өстәргә булыр иде. Шул дәвер эчендә проектка барлыгы 150ләп рәссам кушылып, Татарстан, Саха-Якутия, Башкортстан, Мари Эл, Чувашия, Мордовия, Удмуртия, Коми, Молдова (Гагаузия), Кыргызстан, Казахстан, Төрекмәнстан, Төркиядән 300гә якын эш кабул ителә.
- Инде тәҗрибәдән чыгып әйтә алам, бу проектка битараф калу мөмкин түгел. Ул безне дә, рәссамнарны да якынайтты. Рәссамнар өчен файдалы, тансык иҗат лабораториясе булды. Тукайның 120 еллыгын билгеләп узганда, Татарстан рәссамнары әлеге форматны («УрманАРТ»ы проекты) бик теләп файдаландылар. Форма белән эчтәлекнең тәңгәл килүеннән отты бу проект, - ди Рәйсә Сафиуллина.
Яхшы үрнәкне эләктереп алырга гына торуларын тагын бер кат раслый әлеге проект. Әйтик, әнә Якутиядә «Күчеп йөрүче ХӘБӘР»дән аерылып чыгып, үзләре өр-яңа «Кочующие свитки Сибири» булдырганнар. Эшләрен инде Бельгия, Франция, Польшада күрсәтергә дә өлгергәннәр.
- Проектның икенче этабын игълан итәргә вакыт җитте. Без бу мәсьәләне онлайн киңәшмә вакытында да күтәреп чыктык. Яңа этап «Евразия» дип аталачак һәм без Себернең «Күчеп йөрүче хәбәр»ләре белән Евразиядә очрашачакбыз, - диләр проект авторлары.
Әлегә проектка кергән эшләрнең бер өлеше белән хәзерге вакытта «Шәһри Казан» редакциясенең күргәзмәләр залында танышырга була.
Автор фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.

Комментарийлар