— Бәхетсезлек электр чыбыкларының төзексезлеге аркасында килеп чыккан дип фаразлана. Әлегә тикшерү бара, - ди икенче зыян килгән йортның хуҗабикәсе Айгөл Шәрипова. Ир-атлар җомга намазында булган, мәчеттән кайтып барганда ут дөрләвен күреп алганнар.
– Күршеләребез тулысынча янып бетте. Бөтен кеше күреп алган, ялкын телләре бик тиз чолгап алган. Күршеләребез берни дә алып чыга алмаган дип беләм. Без туганнар белән күрешергә башка авылга киткән идек. Телефоннан йортыбызга бәла килүен әйттеләр. «Янасыз», дип шалтыраттылар. Әти-әниләр генә өйдә иде. Без кайтканда өйдә нинди эре габаритлы җиһазга кадәр алып чыкканнар. Безнең авыл халкы, гомумән, тирә-күрше авылныкылар искитмәле ярдәмчел алар, шаклар катарлык. Бөтен кеше ничек тә ярдәм итә, олысы да, чагасы да. Тик кенә басып торган кешене күрмәссең, билләһи. Йә ул чиләк белән су ташый, йә җиһаз күтәргән була. Хәтта янгын сүндерүчеләрнең исләре китә, – ди Айгөл.
Хуҗабикә сөйләвенчә. алар кайтып кергәндә, бөтен җирне ут чолгап алган булган. Күршеләрнең йортын бик тиз камаган ут.
– Безнең йорт чормасында да ут телләре уйный иде. Анда ир-егетләр су сибеп торып, чормадан утны өйгә төшермәделәр. Төтен исе белән дә агуландылар җаныкайларым. Аларның батырлыгына һаман да шаклар катабыз, астан төшегез дип кычкырып торалар. Алла сакласын, ут үзләренә капса. Менә шушы курку белмәс егетләр аркасында өебез сакланып калды. Күз алдыгызга гына китерегез, безнең чорма дөрләп яна, кемдер бер яктан, тәрәзә ачылган юнәлешкә су сиптерә, ә калган ир-егетләр шул ут уйнаган калай өстендә йөриләр. Курыкмыйча ут белән көрәштеләр, шул егетләр аркасында түшәмнәребез, диварларыбыз утырып калды, – ди Айгөл.
3 май көнне янгын зыян салган территорияне җыештыру өчен аш бүҗилылар гына түгел, тирә-як авыл кешеләре, җирле хуҗалыктан да трактор белән ярдәмгә килгәннәр. Мең рәхмәтле аларга Шәриповлар гаиләсе.
Комментарийлар