«Бүгенге татар мәдәниятендә шәмаил сәнгатен саклап калу проблемалары» - Россия Ислам университетында уздырылган түгәрәк өстәлдә сүз әнә шул хакта барды. Сөйләшү милли мирасыбызның кабатланмас бер төре - пыялага кургашлап ясала торган шәмаил сәнгатен үстерү, барлау максатыннан оештырылды. Сөйләшүне Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров алып барды.
Анда катнашкан һәркем...
Скопировать ссылку

Анда катнашкан һәркем традицион татар шәмаилен халкыбызның рухи мирасының алыштыргысыз бер өлеше дип билгеләп үтте. Буыннан буынга гаилә ядкаре булып сакланып килгән дистәләгән борынгы шәмаилләрне һәм бүгенге осталар башкарган эшләрне без бу көннәрдә «Кол Шәриф» мәчетенең ислам музеенда һәм Татар шәмаиле галереясында узучы «Минем гаиләм шәмаиле» күргәзмәсендә дә күрә алабыз. Гәрчә татар шәмаиленең пыялада эшләнүе үзе үк аңа карата мөнәсәбәтнең сак булырга тиешлеген күрсәтеп, таләп итеп торса да, совет чорындагы сәясәт, аларны «искелек калдыгы» итеп, йорт бизәменнән-интерьердан кысрыклап чыгарды. Шуңа да карамастан, ул буыннар чылбырын тоташтырып торучы ядкарь буларак кадерле һәм якын. Шуңа күрә дә традицион татар шәмаилен торгызу, милли мәдәниятебезнең әлеге мөһим рухи катламына янәдән куәт бирү үзебезне милләт буларак саклап калуда да мөһим бер адым булачак, дип билгеләп узылды сөйләшүдә.
Шәмаилчеләргә һәрьяклап ярдәм итәрлек, һөнәрчелекнең бу юнәлешен алга җибәрерлек нинди механизмнарны эшкә җигәргә була соң? Әйтик, мөселман каллиграфиясен һәм татар традицион шәмаилен популярлаштыруга һәм әлеге юнәлештә эшләүче осталарга ярдәме тиярлек сайт булдыру. Берәүгә дә сер түгел, әлеге техникада эшләүче осталарыбыз, рәссамнарыбыз бармак белән генә санарлык. Шуңа бу эшкә яшьләрне тарту бик мөһим. Димәк, үзеннән-үзе махсус курслар һәм осталык дәресләре уздыру зарурлыгы туа. Бу юнәлештә танылган хаттатлар Нәҗип Нәккаш, Россия Ислам университетындагы каллиграфия үзәге җитәкчесе Рамил Насыйбулловларның эш тәҗрибәсе мактауга лаек. Күрәсең, инде аларның башка каләмдәшләренә дә инициатива күрсәтергә вакыт җиткәндер.
Сөйләшүдә катнашкан Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова 100дән артык шәмаилдән торган Покровский тупланмасының һәм башкаларының музейга ничек килеп эләгү тарихына тукталды. Бу юнәлештә максатчан эш алып барулары турында сөйләп үтте.
- Бер генә кеше дә бер генә вакытта да гаилә реликвиясе булган шәмаилне музейга бирмәячәк. Төрле юллар белән ничек кенә тырышып карасак та, безнең әлегәчә өйдә сакланган бер генә шәмаилне дә ала алганыбыз юк. Безгә килеп эләккәннәре, башлыча, үлгән әти-әниләрнең ваемсыз балалары чүплеккә чыгарып ташлаган эшләр, - дип белдерде ул. Һәм музейны әлеге милли мирасны өйрәнүче фәнни лаборатория дип атады.
Комментарийлар