Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында татар профессиональ музыкасына нигез салучы, күренекле композитор Салих Сәйдәшев истәлегенә багышланган «Сәйдәшстанга сәяхәт» дигән сәнгать бәйрәме үтте. Әлеге бәйрәм беренче мәртәбә Камал театрының элеккеге директоры Шамил Закиров тәкъдиме, Татарстанның Мәдәният министрлыгы һәм Камал театры ярдәме белән 2000 елда үткәрелә башлады.
Тантананы Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зыятдинов, Мәдәният министрлыгының профессиональ сәнгать бүлеге мөдире Дилия Хәйретдинова, Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов ачып җибәрде.
- Сәйдәш исемен Камал театрыннан аерып карау мөмкин түгел.Сәйдәш театрның музыка бүлеге мөдире булып эшли. Аның музыкасы спектакльләргә яңа төс бирә. Сәйдәшнең тормышында күңелсезлекләр дә булмый калмый. Кыскарту аркасында, театрдан китәргә мәҗбүр була. Сәйдәш бер «Совет армиясе» маршын гына язган булса да, тарихта калыр иде, - дип сөйләде Хәлим Җәләлов.
Бәйрәмдә камаллылар «Галиябану» спектакленнән өзекләр күрсәттеләр. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗанов Тукай шигырьләрен яңгыратты. Бәйрәм тантанасы җыр-моң белән үрелеп барды. Татарстанның халык артистлары Хәмдүнә Тимергалиева, Искәндәр Биктаһиров, Эмиль Җәләлетдинов, Әсхәт Хисмәтов, яшь артистлар Айгөл Хәйри, Раил Шәмсуаров, Ришат Әхмәдуллин һәм башка яшь башкаручылар тамашачыны сөендерде. Татарстанның халык артисты Фирая Әкбәрованы якташлары аеруча яратып каршы алды. Күренекле композиторның музыкасын тамашачыларга Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге «Яңа музыка» камера оркестры җиткерде.
Шамил Абдюшев фотолары
Тамашачылар викторина сорауларына да бик теләп җавап бирделәр. «Сәйдәшстанга сәяхәт»тә шулай ук Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин катнашты. Театрның музыка бүлеге мөдире, композитор Фуат Әбүбәкеров җитәкчелегендәге оркестр бәйрәмгә ямь өстәде.
Бәйрәмнең сценарий авторы һәм режиссеры - Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Идрис Газиев.
Бәйрәмне Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова, Лилия Аппакова, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһаншин алып барды.
Наилә Гәрәева, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты.
- Бу бәйрәмне ике елга бер тапкыр булса да оештырырга кирәк. Быелгысын бик әйбәт әзерләделәр. Сәйдәшнең туганнары катнашуы да сөендерде. Халыкның күп җыелуы Сәйдәшнең исеме, аның моңнары онытылмавы турында сөйли. Киләчәктә дә бу традиция дәвам итәр, дип уйлыйм.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар