Аларның яраклылык вакыты 3 елдан 5 елга кадәр. Саклау вакыты ягыннан ярмалар арасында дөге, карабодай беренче булып тора. Аларның яраклылык срогы – 2-3 ел. Шунысы мөһим: ярмалар дөрес сакланганда үзләренең туклыклы кыйммәтләрен югалтмыйлар. Бу исемлектә иң начар саклана торган ризык ул – он. Аны 6-8 ай гына саклап була. Ярмаларны һәм онны дөрес саклау кагыйдәләре бар. Мәсәлән, каты бодай сортларыннан җитештерелгән макаронны саклауга кую яхшырак. Макароннарны коры, караңгы һәм җилләтелә торган урында саклау кирәк. Он яки башка ярмаларны алдан ук иләргә һәм кортлары булу-булмавын тикшерү мөһим.
Балык консерваларын саклау вакыты 3 елга кадәр. Балык консервалары запасы турында сатып алганда, майлы булмаган сортлы балык продукциясенә өстенлек бирергә кирәк. Вакыт-вакыт консерваларның капкачы кабармаганмы икәнен тикшереп тору мөһим. Кабарган капкачны күрсәгез, аны ачмыйча да ташлагыз. Чир йоктыру куркынычы бар. Балык консервларына хас булмаган ис сизсәгез, шунда ук чыгарып ташлагыз. Ачылган балык консерваларын шунда ук ашап бетерү яхшырак.
Комментарийлар