Соңгы елларда Татарстанның күп районнарындагы бакчаларны лайлач басты. Кайсы түтәлгә карама, шул хәшәрәтләр тулып ята.
Теплицаларның эчендә галәмәт күп булып үрчиләр, кыяр-помидорларны бозалар.Редискага тулышырга ирек бирмиләр. Яшел тәмләткечләрнең: аеруча укроп белән петрушканың, шпинат белән рукколаның сутын суырып бетерәләр, кай арада корытып юк итәләр. Кәбестәләрнең башларын тишкәләп, эчләренә тулалар, черетәләр.Яшь кабакчыкларны кимереп бозып бетерәләр. Бакча җиләгенә көн күрсәтмиләр: пешкәннәренең эресенә шул хәшәрәтләр ябышкан, дип зарланалар.Кайчан, ничек, нинди чара күрергә? Шул хакта гәҗиткә язып чыкмассыңмы?- дип үтенеч белән шалтыраталар, хатлар язалар.
Колорадо коңгызын махсус үрчетеп таратулары турында исем китеп укыганым исемә төште.Әллә бу җан ияләрен дә шул рәвешле кайдандыр алып кайтып җибәреп, халыкка этлек эшләделәрме икән?- дигән, шикле уйлар килә башлады. Буе сигезәр- унар сантиметрлы, гәүдәсе баш бармак юанлыгы, җылы тропикларда гына яши торган төрләре безнең Яшел Үзән районы бакчаларында ничек пәйда булган? – дип, узган көздә аптырашка калып шалтыраттылар.
Үзебезнең бакчада да артканнан арта бара ул хәшәрәтләр. Көз көне салкын төндә ишегалдына чыккач, дача йортының верандасы баскычында тезелешеп утырганнарын күргәч, җирәнеп үлә яздым. Көрәшне иртә язда ук башлап, барыбыз да бердәм булып, кара көзгәчә дәвам итсәк, бөтенләй үк юкка чыгарып булмаса да, бәлки саннарын киметеп булыр, дип өметләнәм.
Лайлачларга каршы көрәшнең алымнары күптөрле. Үзем белгәннәре белән сезне дә таныштырып үтәм. Иң җиңеле - механик юк итү ысулыдыр мөгаен. Лайлачлар көндез кояштан качып ята, төнлә активлаша, уңышка зур зыян сала. Түтәлләрдәге үсемлекләр арасындагы буш урыннарга калын юеш чүпрәкләр җәеп, сукмакларга такта, картон, шифер кисәкләре таратып куеп, шуларның астына кереп качкан бөҗәкләрне иртәнге якта яки көндез җыеп алып, тозлы суда юк итүдән гыйбарәт ул чара.Төнлә фонарь яктыртып, җирәнә- җирәнә, теплица стенасыннан лайлач җыеп йөргән чакларым булгалады.
Көзге якта җиләклекне эшкәрткәндә, мүлчә астына кереп яшеренгән симез бөҗәкләрнең күплегенә исем китте.Чиләктәге суга нашатырь спирты салып, хәшәрәтләрне шуңа җыеп тутыра бардым.Тавык- чебеше булган кешеләргә, аларны җыеп кош- кортларга ашату отышлы. Лайлачларны ялан кул белән җыярга ярамый, лайласы аллергия бирергә, тирене бозарга мөмкин.
Үтемле чараларның тагын берсе - түтәлләргә сыра салынган савытлар батырып кую. 2-3 көн саен батып үлгән корткычларны түгеп, савытка яңа сыеклык өстәп тору зарури. Кайберәүләр түтәлләр әйләнәсенә калайдан киселгән 10 -15 см киңлектәге саклану киртәләре тарттырып куя. Көн буе кояшта кызган, үткен кырыйлы металл киртә аша узмыйлар икән. Түтәлләргә коелган чыршы ылысы, эре пычкы чүбе, агач кайрысы таручылар бар.Шуышканда, каты фракцияле өслеккә ышкылып, лайлачларның тәне җәрәхәтләнгә күрә, алар мондый урынга ияләшми,дип саныйлар.
Үсемлекләрнең өстенә ачы борычлы су яки гәрчич порошогы сибәргә ярый.Кәбестәләрнең башлары тулышканда, корткычлардан саклау өчен, теш пастасын суга салып болгатып, үсемлекләр өстенә коючылар бар. Төпләре әйләнәсенә көл, суперфосфат тараталар.Лайлачлар розмарин, чабыр, мәтрүшкә, бөтнек, лаванда, сельдерей исен өнәми, дип язалар. Нашатырь спиртын 1:6 нисбәтендә су белән сыеклап, түтәлгә сибәргә ярый икән. Метальдегидлы химик препаратлар: Слизнеед», «Аксела», «Гроза», «Хищник» - көчле агулар, составында тимер фосфаты булган«Улицид», «Слизняков НЕТ» - әйләнә- тирә мохиткә артык зур зыян салмаучы матдәләр. Аларны куллану нәтиҗәле,тик төгәл дозасын саклау зарури.
Көздән чүп- чарларны җыеп яндыру, җирне әйләндереп казып калдыру, акбур оны, гәрчич, көл сүбү корткычларның санын һичшиксез киметәчәк. Бакчагызда бакалар, тритоннар, кәлтәләр яшәсә, кошлар оя ясаса, көзен уңышны җыйгач, тавыклар бакчада казынса яки чын суыкларга кадәр беркадәр теплицада яшәп алсалар, лайлачларның саны сизелерлек кимер, дип өметләнәм. Иң мөһиме тирә- күршеләр белән бергәләп көрәшү, дип саныйм.
Хәмидә Гарипова.
Комментарийлар