Бу төнәтмәләр бавырны чистартырга һәм корсак өлешендәге майларны «эретергә» ярдәм итәчәк.
Ромашка чәе. Йоклар алдыннан ромашка чәе эчеп ятыгыз. Ул сезгә тынычлап йокларга, калын эчәклекне чистартырга һәм бавырның функцияләрен яхшыртырга ярдәм итәр.
Имбирь һәм лимонлы су. Имбирьнең нәзек кенә 2-3 телемен һәм ярты лимоннны кайнап торган суга салып, 4-5 минут кайтатып алыгыз. Аннан суытып, һәр кичне берәр стакан эчегез. Процедураны 2 атна дәвам итәргә.
Солы. Бер стакан солыны суга салып торыгыз. Аннан соң блендерда изеп, бер аш кашыгы корица, бер стакан су салып болгатыгыз. Катнашманы кич саен эчегез. Ул ашкайнату системасына яхшы йогынты ясар һәм нәтиҗәсен беренче атнада ук күрерсез.
P. S. Алдан табиб белән киңәшләшү сорала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар