16+

Бу яшелчәнең мәшәкате күп икән дип, аннан йөз чөерергә ашыкмагыз

16 марта 2025, 13:19
162
0
0
Уку өчен 4 минут

Кадерле бакчачы дусларым, бу язмамда бик тәмле, үтә дә файдалы, әмма безнең төбәктә киң таралмаган культура - скорцонер белән таныштырырга булдым.

Бу яшелчәнең мәшәкате күп икән дип, аннан йөз чөерергә ашыкмагыз

Кадерле бакчачы дусларым, бу язмамда бик тәмле, үтә дә файдалы, әмма безнең төбәктә киң таралмаган культура - скорцонер белән таныштырырга булдым.

Кызыксынып, киләсе язда чәчеп үстерерсез, дип өметләнәм. 

Нәзек озынча орлыкларын бакчачылыкка махсуслашкан сәүдә нокталарыннан табарга була. Кабыгы кара, эче шикәрдәй ак төстәге, кишердәй тәмле тамырлы, үз-үзен серкәләндерүче бу татлы яшелчәнең туган җире – Көньяк Европа һәм Азиянең Көньяк Көнбатышы. Аны испан козелецы, елан муенбугычы, татлы тамыр, кара тамыр дип тә атыйлар. Көз азагына буе 15- 30 см лы, авырлыгы 150-200 г лы тамыразыгы өлгереп җитә. Диетологлар фикеренчә, ул бик файдалы яшелчә. Матдәләр алмашын яхшырта, организмны С, E, B1, B2, PP төркемнәренә керүче витаминнарга, бета-каротинга, калий, кальций, магний, тимер, фосфор микроэлементларына баета.

Составында канда шикәр күләмен киметүче табигый иммуномодулятор – инулин матдәсе булуы аның кадерен бермә-бер арттыра. Скорцонерны пешекләп, җиңел генә кабыгыннан чистартып, чи килеш ашап була, аны томалап парда пешергәч, чәчәк кәбестә һәм спаржа тәмнәре килеп торучы, сәламәтлек өчен бик файдалы бер дигән гарнир килеп чыга. Кайберәүләр турап киптереп, ваклап, төрле ризыклар әзерләгәндә сибеп җибәрергә ярата. Бу яшелчә салкыннарга бирешми, шунлыктан кышка каршы чәчеп калдыру өчен кулай. Бу очракта ул иртәрәк өлгерә, тамырлары озынрак, юанрак була. 
Түтәлне тирән итеп казу, кантарларын ватып бетерү,  җирне ком яки иске пычкы чүбе катнаштырып көпшәкләндерү, тырмалап йомшарту, тигезләү зарури. Скорцонер чәчәсе язда җиргә тирес кертә күрмәгез. Узган сезонда әйбәтләп ашланган түтәлдә мул уңыш бирәчәк.

Әгәр туфрак ярлы булса, чәчүгә керешкәнче 1 кв.м га 60–90 г нитроаммософка яки 40–50 г диаммософка кертеп ашларга туры киләчәк. Август уртасына чаклы, уңдырышсыз туфракка ай саен 10-25 г комплекслы минераль ашлама сибеп, мул уңышка нигез салырга була. Ачык грунтка апрель азагында чәчәбез.Түтәлдә рәт аралары – 30 см булырга тиеш. Орлыкларны әйбәтләп сугарылган буразначыкларга араларын 10 см калдырып тезеп чыккач, 2-2,5 см тирәнлеккә күмдерәбез. Җир катып китмәсен өчен, буразначыклар өстенә ком яки торф сибеп җибәрәбез.Түтәлдәге туфракта дым саклансын, нәни үсемлекләр төнге кырауларга бирешмәсен, көндезге якты кояш нурларында пешмәсен өчен, дугалар бастырып, калын тукылмаган материал яки пленка тарттырып куябыз.

Дымлылыкны даими тикшереп торабыз, саклык белән сугарабыз. Гадәттә ул 2 атнада тишелеп чыга. Тыгызрак тишелсәләр, үсемлекләрдә 3-4 яфрак яралгач, араларын 15 см калдырып сирәкләү отышлы. +15 °С та япмасын җыеп алабыз. Орлыкларын җыеп алуны максат итеп куймаганда, чәчәк сабакчыклары күренүгә, сындыра бару тиеш. Скорцонер су ярата, тамыразыгы яралган, формалашкан чорда атнага 2-3 мәртәбә әйбәтләп сугарабыз, туфракны йомшартып, түтәлне утап торабыз. Мүлчәләп куйсак, эшебез җиңеләя. Аны тәрәзә төбендәге әрҗәгә чәчеп,  рассадасын үстерүчеләр бар. Әмма ул күчереп утыртуын өнәми. Бу очракта тамыразыгы нечкәрәк була. Кышка каршы чәчеп калдырганын җәйнең икенче яртысында ашый башларга була.

Яз чәчелгәнен кышка саклауга кую өчен, октябрьдә беренче кыраулар төшәр алдыннан, саклык белән казып алырга, әйбәтләп киптереп, сабагын кисеп, бакка тезеп бастырып тутырып, дымлы комда сакларга кирәк. Cкорцонер салкынча базда 2-3ай саклана. Кайбер бакчачылар көздән өлгергән яшелчәле түтәлнең яртысын гына казый. Калган өлешен кышка коелган яфраклар белән томалап калдыралар. Ул топинамбур кебек, бик әйбәт кышлый. Яз көне яшел яфрак ярып өлгергәнче, казып алып кулланырга, артыгын киптереп базга салырга кирәк. Түтәлдә икенче елга калганының тамыразыгы юаная, май аенда әйләнә-тирәгә ваниль исе таратып, нәфис сары чәчәкләр ата, көзгә орлык өлгертә.

Cкорцонер көрән таплылык гөмбәчекләре белән зарарланса, үсемлекнең яфракларын бакыр купоросы эремәсе белән эшкәртергә туры килә. Фунгицидларны уңыш өлгерергә бер ай кала гына кулланырга ярый. Үсемлеккә суны артыграк сибеп җибәрсәк, яфракларын соры черек гөмбәчеге зарарларга мөмкин. Топсин-М, Фундазол фунгицидлары бөркү проблеманы уңай хәл итсә дә, мондый хәлне булдырмый калу зарури. Ончыл чык авыруы үсемлекләргә зыян сала башласа, 10 л суга 200 г яшел сабын, 20 г бакыр купоросы салып болгатып  өсләренә бөркү зарури. Чистоцвет, Фитоспорин-М препаратлары бу чирдән коткара. Бакчагызда лайлачка, аю чикерткәгә, гөбләләргә үрчергә ирек бирмәгез. Бу корткычлар безнең авыр хезмәт җимешләрен бозып эштән чыгармасыннар. Лайлачлардан саклану өчен, үсемлекләр арасына 1-2 мм калынлыкта сүндерелгән известь-суперфосфат катнашмасы тараталар. Аю чикерткә суган кабыгы исен өнәми. 10л җылы суда биш көн төнәтелгән 900 г суган кабыгын 1:5нисбәтендә су белән сыеклап атнага ике-өч мәртәбә түтәл өсләренә бөркергә киңәш итәләр. Әгәр әрем, әрекмән төнәтмәләре белән эшкәртү ярдәм итмәсә, яшелчә түтәлләренә Актара, Фитоверм, Биотлин инсектицидлары бөркеп, гөбләләрне кырып салырга була. 

Кадерле дусларым, бу яшелчәнең мәшәкате күп икән дип, аннан йөз чөерергә ашыкмагыз. Чирләре, корткычлары турында, бу проблемалар килеп чыкмасын өчен, алдан кисәтү максатында гына яздым. Аграр технологияләрне дөрес сакласак, түтәл кояшлы урында булса, туфракны ешрак йомшартсак, чүпләрен вакытында утап торсак, тамыразыкны тиешенчә сирәкләгән булсак, чирләргә сабышмас, корткычларга бирешмәс дип уйлыйм. Киләсе көздә өстәлебездә яңа төрдәге тәмле ризык пәйда булыр. 

Хәмидә Гарипова
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading