16+

Никах укылмаган, ә инде тормышны икегә бүлә дә башладылар

Күрше кызын кияүгә бирергә әзерләнәләр әле.

Никах укылмаган, ә инде тормышны икегә бүлә дә башладылар

Күрше кызын кияүгә бирергә әзерләнәләр әле.

И, карап торам, торам да боларның туктап, күршеләр белән ике сүз сөйләшерлек тә чамалары юк, гел ашыгалар, иртүк торып каядыр чыгып чабалар, исең китәр, билләһи. Ярар, туй ул бик мәшәкатьле бәйрәм инде, йөгерешсеннәр дә, иң мөһиме, яшьләр бәхетле яшәсеннәр.

Шунысы гына күңелне әрнетә

Кияү тиешле кешене урамыбыз белән килештереп бетермибез. Болай карап торышка чибәр генә егет үзе. Менә уй-фикерләре дә тормышка карашлары да икенче төрле. Ул безнеңчә уйларга тиеш тә түгел диярсез, килешәм, ләкин тормышка аек күзләр белән карага бурычлы ул, чөнки ул туйдан соң ике кеше өчен җаваплы булып яшәп китәчәк.

Күрше кызы шәфкать туташы булып эшли. Казанда. Тулай торакта бүлмәсе бар. Әти-әнисе алып биргән иде заманында. Егет кеше фатирлы! Менә борын ни өчен аның югары. Кызга гел кимсетүле карашта. Ни генә әйтсә дә, тукта, имеш, нишләп аннан алда авыз ачасың. Тормышта ирнең сөйләп бетергәнен көтеп торып булмый шул, әле әйбәт сүз сөйләрме, кем белсен. Күрше кызының мондый мөнәсәбәткә түзүләре озакка барырмы, кем белсен.

свадьба. фото ТИ

Әле бер көнне үзләрен күреп сөйләшеп торган идем

Шунда тагын бер мәртәбә күңелем әрнеде. Боларның тиздән никахлары. Кияү кеше, никах турында сүз чыккач. Беләсезме нәрсә ди? Мәҗлестәге кунаклар күпме бүләк салалар, шуны кеше башына карап бүләбез. Кем ягыннан ничә кеше кунак итеп чакырылган, әйтик минем яктан 20 туган килсә, шул кеше санынча бүләкне мин алам, әгәр синең яктан 13 кенә кеше килсә, гафу, шул кадәр кешенең бүләк өлеше синеке, ди. Артыма утыра яздым. Әле боларга никах укылмаган, ә инде тормышны икегә бүлә дә башладылар. Иң гаҗәпләндергәне — кыз килеште аның сүзе белән.

Болар бит бергә яши башлагач, коммуналь хезмәтләр өчен түләү бурычы белән йөзгә-йөз килеп очрашачаклар. Анысы да имеш килешкән — икегә бүлеп түләячәкләр! Мондый тормыш буламы, я, әйтегез әле.

Сания Каримова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading