16+

Казандагы паркта кеше язмышларын чагылдырган серле сыннар пәйда булды

Кулын сузып хәер сораучы әби, ялгыз карт һәм йортын, эшен югалткан ир-ат.

Казандагы паркта кеше язмышларын чагылдырган серле сыннар пәйда булды

Кулын сузып хәер сораучы әби, ялгыз карт һәм йортын, эшен югалткан ир-ат.

Горький исемендәге паркта урнаштырылган өч скульптура шәһәр халкын битараф булмаска чакыра.

Сыннар артында — чын кешеләрнең авыр язмышлары. Алар кабат эшкәртелгән пластиктан ясалган, һәркайсына QR-код урнаштырылган. Аны сканерлап, авыр тормыш хәлендә калган кешеләрнең үз тарихларын тыңларга мөмкин.

Проектны оештыручылар паркка килүчеләргә өч сынны да табу өчен квестта катнашырга тәкъдим итә. Инсталляцияләрне октябрь ахырына кадәр күрергә була.

«Кеше приюты» хәйрия оешмасы 2018 елдан бирле мохтаҗларга ярдәм итә. Аларны кайнар ризык, кием-салым һәм вакытлыча торак белән тәэмин итә, эшкә урнашырга, документларын торгызырга һәм медицина ярдәме алырга булыша.

Проектның төп максаты — йортсызлык һәм ялгызлык проблемасына игътибар җәлеп итү. Чөнки кайчак вакытында сузылган ярдәм кулы кеше язмышын үзгәртә ала.

Фото: https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/v-parke-im-gorkogo-poyavilis-sotsialnye-installyatsii-rasskazyvayushchie-o-lyudyakh-v-trudnoy-zhizne/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading