16+

Чәеңә лимон саласыңмы?

Кадерле укучым, син лимон яратасыңмы? Чәйне лимонлап эчәсеңме, әллә сөтләпме?

Чәеңә лимон саласыңмы?

Кадерле укучым, син лимон яратасыңмы? Чәйне лимонлап эчәсеңме, әллә сөтләпме?

Хуш исле, әчкелтем тәмле бу җимешне безнең илгә XV гасырда гарәп сәүдәгәрләре алып килеп сата башлаган икән. Петр I лимон агачын Голландиядән кайтартып, аның өчен махсус оранжерия төзеткән. XVII гасырда үзебездә үстерә башлаганнар.

Маринадланган лимоннар патша сараенда бик затлы ризык булып саналган. Популярлыгының сере аның сәламәтлегебез ныклыгы өчен кирәкле, искиткеч файдалы үзлекләренә бәйле. 100 г лимонда табигый антиоксидант саналучы С витамины күләме организмның тәүлеклек ихтыяҗының яртысы кадәр. В, А, E, D, Р төркеме витаминнарына бай бу җимеш иммунитетны күтәрә, сөякләрне ныгыта, коллаген һәм аксым синтезлауда катнаша, тимерне үзләштерергә булыша. Ул аппетитны яхшыртса да симертми, калориялеге түбән: нибары 29 ккал, аксымнары – 1,1 г, майлары – 0,3 г, углеводлары – 9,3 г, азык җепселләре – 2,8 г. Сусыл җимештә тимер, бакыр, калий, кальций, натрий, фосфор минераллары, цинк, бор микроэлементлары зур күләмдә. Болардан тыш анда флавоноидлар, фитонцидлар, гликозидлар, пектин бар.

Табиб – диетологлар фикеренчә, лимон согын куллану грипп, сулыш юллары авырулары,тән температурасы күтәрелү сәбәпле кызышу-калтырану вакытында тиз арада хәлне җиңеләйтә. Нык тирләткәнгә күрә, чирле организмнан агулы матдәләрне куып чыгара. Бу әчкелтем җимеш кандагы холестерин күләмен нормада тотарга булыша, инсульт һәм инфарктлар ихтималлыгын киметә, кан басымын көйли, йөрәк эшчәнлеген яхшырта, күп чирләрне алдан кисәтә. Токсикоз аркасында сару кайнаудан интегүче авырлы хатыннарга булыша. Кандагы шикәр күләмен нормада тотарга ярдәм итә.

Кызганычка күрә, лимон бөтен кешегә дә килешми. Ул көчле аллергин булып санала. Бала имезүчеләргә, өч яше тулмаган сабыйларга, гастриттан, энтериттан, колиттан, панкреатиттан, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте чирләреннән интегүчеләргә аны кулланырга ярамый. Чамасыз күп ашасаң, теш эмаленә зыян килә, авыз эченең лайлалы катламы, тамак бизләре ялкынсынырга мөмкин. Лимонны көненә 2-3 кисәк кулланырга киңәш итәләр.

Шәхсән үзем, көзгә керүгә бер үк күләмдәге имбир, лимон, әстерхан чикләвеген блендерда издереп, бал кушып болгатып, “сәламәтлек эликсиры”ясап куям. Профилактика максатында, иртәле-кичле көн саен бер бал кашыгы кабып куябыз. Кипкән алмалар, башка төрле җимешләр, бал, чикләвек катнаштырып, иммунитетны ныгытучы, йөрәк эшчәнлеген яхшыртучы тәмле десерт – ”Амосов пастасы” ясап була. Табиблар, йокыдан торуга, ашказаны-эчәклек системасын чистарту, организмны уяту өчен, ач карынга бер чынаяк җылы су эчеп куярга киңәш итә. Диетологлар фикеренчә, әгәр шул суга 1 чәй кашыгы лимон суы өстәп җибәрсәк, кәефебез яхшырачак, көне буена җитәрлек уңай энергия тупланачак. Лимонлы су шлакларны, токсиннарны чыгара, ашкайнату һәм организмның үз-үзен савыктыру процесслары тизләнәчәк. Мондый эчемлек артык авырлыктан интегүчеләргә бик файдалы.

Лимонның кабыгын нишләтергә? – дигән сорау туа. Кабыгы – табигый ароматизатор. Шунлыктан аны компотларга, төрле эчемлекләргә, соусларга, камыр ашларына тәмкерткеч сыйфатында куллану отышлы. Лимонның кабыгы файдалы үзлекләре ягыннан йомшагыннан һич кенә дә калышмый. Аның составындагы А, В, С, Р витаминнары, пектин, фолий кислоталары, эфир майлары, антиоксидантлар, микроэлементлар, минераллар кеше организмына уңай тәэсир итә. Кан тамырларының тышчасын ныгыта, кан агышын яхшырта, оершалар, тромблар ясалуга каршы тора, варикоз авыруын алдан кисәтә, бавырны чистарта, шлакларны, токсиннарны тизрәк чыгарырга булыша, иммунитетны көчәйтә, үзәк нерв системасы эшчәнлегенә уңай тәэсир итә, дәртләндергеч афродизиак ролен үти. Лимонның  йомшагы кебек, кабыгы да бөтен кешегә килешми. Ашказаны – эчәклек авырулары, аллергия, фарингит, тонзиллит, стоматит вакытында аны кулланмавыбыз хәерле.

Лимон озак сакланмый, дип аптырамагыз. Уңган хуҗабикәләр аны юып, турап, шикәр комына яки балга салып куя. Һәрберсен пергамент кәгазенә төреп, суыткычка тезеп куйсак, кимендә 2-3 ай сакларга була.

Сезонлы чирләргә бирешмәс өчен, чәйләребезгә лимон салып эчсәк, кәефебез шәп, иммунитетыбыз көчле булыр, дип өметләнәм. Лимонны өйдә утыртып үстереп була. Җимешләре февраль аена өлгереп җитә.

 Хәмидә Гарипова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading