16+

Фитофторага каршы ничек көрәшергә?

Теплицада җирне фитофторадан эшкәртү өчен түбәндәге ысулларны кулланырга мөмкин.

Теплицада җирне фитофторадан эшкәртү өчен түбәндәге ысулларны кулланырга мөмкин.

Биологик ысул: салкыннар җитәргә ике атна кала, казыган вакытта җиргә «Байкал ЭМ-1», «Байкал ЭМ-5», «Фитоспорин», «Бактофит» препаратлары сибәләр.
Химик ысул: салкыннар башланырга бер-ике атна кала туфракка 3 процентлы бордо эремәсе сиптерәләр. Шулай ук туфракны фитофторадан 4 процентлы бакыр хлорокисе эремәсе, 2 процентлы «Оксихома» эремәсе белән эшкәртергә мөмкин.

Бер генә коры участок та калдырмыйча, бөтен грунтка кайнап торган су сибәләр. Аннары аны пленка белән каплыйлар һәм ике тәүлеккә калдыралар.
Теплицадагы помидорларда фитофторларны булдырмас өчен:
- чәчү әйләнешен сакларга. Томатларны ел да бер үк урында утыртсаң, туфракта фитофтора споралары җыелачак. Элекке урынына помидорны дүрт елдан да иртәрәк утыртырга ярамый.

- яз көне теплицаны марганцовка, хлорлы известь эремәсе яисә биопрепаратлар белән эшкәртергә. 
- куе утыртмаска. Ян сабакларын һәм артык яфракларын кисеп алырга кирәк.
 - теплицаны җилләтергә. Анда дымлы һава тормау мөһим.

- томатларны бәйләргә. Озын сабаклы сортлар туфракка тиеп тормасын өчен бәйләп кую зарур, югыйсә туфракта гөмбәчек споралары булырга мөмкин.
- туфракны мульчәләргә. Моның өчен пычкы, салам яки печән кулланырга була.
- помидорларны фунгицидлар яки биопрепаратлар белән вакытында эшкәртергә. Фитофтораны булдырмас өчен 7-10 көнлек тәнәфес белән берничә эшкәртү дә җитә.
- азот артык булмасын өчен, үсемлекләрне комплекслы ашламалар белән тукландырырга.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading