16+

Һаваны чистарта торган 7 үсемлек

Бүлмә гөлләре, үсемлекләр ярдәмендә дә өйдәге һаваны чистартырга мөмкин.

Һаваны чистарта торган 7 үсемлек

Бүлмә гөлләре, үсемлекләр ярдәмендә дә өйдәге һаваны чистартырга мөмкин.

1. Шеффлера (Schéfflera яисә Зонтлы агач) - аны тәмәке тарта торган бүлмәләр өчен уйлап тапканнар диярсең. Ул тәмәке төтенендә булган никотин, сумаланы бик тиз “йота”. 
2. Алтынсу циндапсус (Epipremnum aureum яисә Потос) һаваны бензолдан чистарта. Аның яфраклары бу матдәләрне бик күп күләмдә йота. Ул бик тиз үсә һәм суны еш сибүне таләп итми. 

3. Драцена (Dracaena) формальдегидны зарарсызландыра. Ул бу матдәнең агулы парларын үзенә сеңдерә. 
4. Хлорофитум (Chlorophytum) бик нәтиҗәле рәвештә газларны “йота”. Шуңа да беренче һәм икенче катларда яшәүчеләр өчен фатирларында бу үсемлекне үстерү бик мөһим. 

5. Хамедорея (Chamaedorea elegans яисә бүлмә пальмасы) һаваны яхшы дымландыра, пластмасса бүлеп чыгара торган матдәләрне фильтрлый. 
6. Плющ (Hedera helix) һәм 7. Бенджамин Фикусы (Ficus benjamina) - һава чистарту буенча рекордсменнар. Алар формальдегид, бензол һәм аммиак кебек матдәләрдән арынырга ярдәм итә. Фикус магнит кебек тузанны үзенә суыра. 

Фото: https://ru.freepik.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading