Бик тиздән Яңа ел. Кемнәрдер сый-нигъмәт әзерләргә кирәкле азык-төлекне кибетләрдән инде алгаларга да керешкәндер, өлгерәбез әле диючеләргә дә вакыт бар!
Иң мөһиме, исән-имин булыйк, еллар гына тыныч килсен.
Һәрберебезнең, яшерен-батырын түгел, бәйрәм табынына затлы өстәл әзерлисе килә. Бигрәк тә җиләк-җимешләрне матур итеп кисеп тезсәң – өстәл кояш чыккандай ямьләнә. Башкалабызның иң затлы “Эмиз” рестораны шеф-повары, кейтеринг остасы Айгөл Билаловага әнә шундый сораулар белән мөрәҗәгать иттек тә.
– Табынга дигән җиләк-җимешләрне кибеттән кайчан алып кайту хәерле: киченнәнме әллә берничә көн алданмы?
– Мин табынга дигән җиләк-җимешләрне мәҗлес үтәсе көнне иртән сатып алу яклы. Авыл җирендә яшәүчеләр өчен бу берникадәр кыенрак та булырга мөмкин, андый хәлләрдә киченнән сатып алсагыз ярый. Ләкин мәҗлес табыны корырга бер атна йә өч көн кала сатып алмагыз, җиләк-җимешләрнең сусыллыгы югала, тәме үзгәрә.
– Җиләк-җимешләрне өстәлгә матур итеп тезү – үзе бер сәнгать бүгенге көндә.
– Килешәм. Бу эш зур иҗадилык таләп итә. Мин тезгән җиләк-җимешләр тәлинкәсенә карап торалар да, ничек шулай матурлый белдең диләр. Кешенекен кабатламыйм, үземчә уйлап эшлим. Өйдә дә бер апельсин белән бер алма бар икән, мин аларны гади генә итеп кисеп куймыйм, матурлыйм. Алай матур гына түгел, хәтта тәмлерәк тә шикелле әле!
– Җиләк-җимешләрне тезүнең үз тәртибе, бер-берсен сөйми торган гадәтләре дә бар. Кайсы янына кайсысын куярга ярый соң?
– Алманы кисеп бетерергә ярамый, беләсез, ул бик тиз карала башлый. Шуңа да аны кискәч тә, артык ачып куярга тырышмагыз. Кунакларга алманың киселгәне күренсен, ләкин ул кисәкләр арасына һава кереп тормасын. Гранатны да җиләк-җимешләр өстенә иң өскә куярга кирәк. Аста калса ул башкаларына үзенең төсен бирә башлый – холкы пырдымсыз. Апельсинны алмадан читкәрәк кую хәерле, бер-берсенә тиеп тормасыннар. Чөнки апельсинның суы алманың тәмен үзгәртә, әчелек өсти. Апельсин белән ананас кына дус, шуңа да аны ананас янына тезү – иң отышлысы.
– Кивиның кайсы җиләк-җимеш белән сере килешә?
– Виноград! Аны апельсин янына куйсың, апельсин әчеләнә төшә. Без бит кивины сатып алганда йомшаграгын эзлибез, йомшарганы тәмлерәк дибез. Ләкин йомшак кивиларны кисеп булмый, шуңа да алар каты булырга тиешләр. Ә кискәч табында тиз йомшыйлар, сатып алганда ныклыкларыннан куркырга кирәкми. Хөрмәне дә өскә генә куярга киңәш итәм.
– Гадәттә лимонны апельсин белән турап куярга гадәтләнелгән инде.
– Лимонны җиләк-җимешләр янына гомумән катыштырырга ярамый. Аның үзен генә берничә кисәк табынга куярга теләүчеләргә – сүз әйтмим, ләкин чәй чынаягына куеп кына чыгарсагыз – тагын да яхшырак.
– Өстәлгә салатлардан тыш тагын төрледән-төрле кабымлыклар да куябыз. Тарталеткалар, жульен... Соңгысын аеручы ярата безнең халык. Ясарга өйрәтегез әле.
– Жульенны әзерләү кыен түгел. Суган белән гөмбәне аерым-аерым кыздырырга кирәк. Менә шуларның барысын да бергә бер табада сливкида кыздырып алабыз, әлбәттә тоз-борыч сибәбез. Әзер массаны махсус корзинкаларга тутырып, өстенә майонез белән болгатылган уылган сыр салып чыгабыз. Духовкада 6 минут кына “кыздырып”, дөресрәге төс биреп кенә алабыз. Ни өчен 6 гына минут диярсез, чөнки барлык ингредиентлар да инде пешерелгән, әзер, озаграк тотсак ризыкның сусыллыгы кимиячәк.
– Жульенга теләсә кайсы гөмбә дә ярыймы?
– Шампиньон гөмбәсе генә кулланырга киңәш итәм. Беренчедән, ул тәмле, икенчедән, тиз пешә.
– Укучыларыбызга Яңа ел теләге дә җиткерсәгез иде.
– Киләсе ел илебезгә иминлек, тынычлык алып килсен. Һәрберебез дә туган җиребездә бәхетле яшик, сау-сәламәт булыйк, кайгы-хәсрәтләрсез, куанып гомер итик.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар