16+

Кабак язга кадәр саклансын өчен нишләргә?

Көз — кабак җыю вакыты, һәм күп кенә бакчачылар уңышны язга кадәр ничек саклап калу турында уйланалар.

Кабак язга кадәр саклансын өчен нишләргә?

Көз — кабак җыю вакыты, һәм күп кенә бакчачылар уңышны язга кадәр ничек саклап калу турында уйланалар.

Шул уңайдан Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының биотөрлелекне өйрәнү буенча укыту-җитештерү үзәге мөдире Нияз Сәлаховның киңәшләре сезгә файдалы булырга тиеш, дип яза уку йорты матбугат үзәге. 

Беренче эш һәм ул иң мөһиме — кабакны җыю

Әгәр ул өлгереп җитмәгән яки зарарланган булса, ул хәтта идеаль шартлар үтәлгәндә дә озак ята алмаячак. 

«Җимеш сабы коры һәм каты булырга тиеш, кабыгында ярылган һәм тырналган эзләр, таплар күренмәсен. Төсе дә сортына хас булсын», — ди белгеч.

Кисеп алу ысулының да әһәмияте бар: «Секатор белән койрыгын 5-10 сантиметр калдырып кисәргә кирәк. Кабакны өзеп алырга маташмагыз да. Бары тик коры көнне генә кисеп алыгыз». Күпләр алдан киптерүнең әһәмиятен бәяләп бетермиләр. Эксперт ассызыклаганча, бу мәҗбүри процедура.

«Кабакларны 7-10 көн җилләтелә торган урында 25-30 градус җылылыкта тотарга тәкъдим ителә. Бу киселгән койрыгы кибү һәм саклауга куяр алдыннан кабыгы ныгу өчен мөһим», — дип аңлата белгеч. Бу вакыт эчендә кабыгы тыгызлана, ә артык дым парга әйләнә. 

кабак. фото ТИ

Температура һәм дымлылык — озак саклау өчен критик параметрлар

«Яшелчә саклагычта яки базда: 5-10 градус җылылык, һаваның чагыштырма дымлылыгы 70-75 процент булсын. Фатирда: 18 дән 22 градуска кадәр, коры караңгы урында, мәсәлән, кладовойда яки карават астында», — дип ачыклык кертә галим. Кабакны вакыт-вакыт тикшерергә кирәк.

Эксперт запасларны һәр ике-өч атна саен карарга киңәш итте. Әгәр бозылган җимешне вакытында алып куймасаң, гөмбәчекләре башкаларга да күчәргә мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading