Табигать-Анабызның зирәклеге, мәрхәмәтлелеге, юмартлыгы исең китәрлек.
Җир кардан ачылуга, язгы авитаминоздан интеккән балаларын үзенең шифалы нигъмәтләре белән сыйлый башлый. Койма буйларында кычыткан, сәрдә баш төртә, урман аланнарында күкебаш чәчәк ата, болында кузгалак шыта, кыр суганы, юа үсеп чыга. Янәшәдәге каенлыкта, эреле- ваклы тамырлардан өскә күтәрелеп, кәүсәләр буйлап, әйтерсең, шифалы чишмәләр ага.
Сүземнең сихәтле каен суы турында барачагын чамалагансыңдыр инде, укучым. Үз сәламәтлегенә битараф булмаган кешеләр, бу чорда шифалы сутлы әчкелтем-татлы сокны туйганчы эчеп, мөмкин кадәр күбрәк итеп әзерләп калырга омтылалар. Каен суында С, В6, В12 витаминнары, табигый шикәрләр, минераллар, кальций, калий, магний, марганец, тимер, бакыр, натрий, эфир майлары, фитонцидлар, дуплау матдәләре булуы фәнни расланган. Фруктоза, сахароза, глюкоза аңа татлы, ә алма һәм лимон кислоталары әчкелтем тәм кертә. Бу шифалы сок кеше организмының берничә мөһим системасына уңай тәэсир итә. Ашкайнатуны нормага сала, матдәләр алмашы процессын көйли. Сидек-җенес органнары системасы эшчәнлегендә нормадан тайпылышлары, хроник чирләре булганнарга каен суы эчү аеруча файдалы.
Ул сидек кудыру, шеш кайтару, ялкынсынуларга каршы тору, дезинфикцияләү үзлекләренә ия. Салкын тиеп яки вируслы чирләр йоктырып, сулыш юллары, үпкәләр ялкынсынганда, йөрәк-кан тамырлары эшчәнлегендә кимчелекләр булганда шифасы зурдан. Ул иммунитетны күтәрә, атеросклероз үсешен тоткарлый, язгы витаминнар кытлыгыннан, хроник арганлыктан, авыр физик яки акыл хезмәте башкарып, нык алҗыганлыктан, озакка сузылган хроник чирләр аркасында хәлсезләнүдән котылырга булыша. Халык дәвачылары тән тиресенең ялкынсынган, шешенгән, яргаланган, купшакланган, кутырлаган урыннарын каен суы белән юдырып, компресслар куеп, экзема, псориаз, дерматит кебек авыруларны дәвалый икән. Ул тән тиресенең табигый сыгылмалыгын арттыра, баштагы кавыкны бетерә, чәчләрне әйбәт үстерә.
Шифасы күптөрле булуга карамастан, каен суы һәркемгә килешми. Бөерләре авыртучыларга, каен пыльцасына аллергиялеләргә, ашказаны- эчәклекләрендә җәрәхәт ачылганнарга, бөерендә, үт куыгында ташы булганнарга, кан басымы бик югары кешеләргә каен суы эчү тыела. Ул ташларны урыныннан кузгатып, үт, сидек юлларына алып чыгып, мөһим каналларны тыгылдырырга, көчле өянәк китереп чыгарырга мөмкин. Шикәр чиреннән интегүчеләргә, ашказанының лайлалы катламы ялкынсынган яки җәрәхәтле кешеләргә дә килешми ул.
Каен суын олы юл буйларында, шәһәр паркларында, сәнәгать предприятиеләре, терлекчелек фермалары, ашлама складлары янәшәсендә үскән агачлардан җыю катгый тыела, чөнки агулануыбыз ихтимал. Бик яшь һәм карт каеннарны тишүдән мәгънә юк. Уртача юанлыктагы, сау-сәламәт кайрылы агачларның кәүсәсен, җирдән бер метр чамасы биеклектә саклык белән бораулап, өч-дүрт сәгать дәвамында согын агызгач, ярага бакча балавызы сылап яки агач чөй кагып китәргә онытмасак иде. Яңа җыелган каен суын өч көн дәвамында кайнатмыйча эчәргә ярый, дип язалар. Ә запаска әзерләргә ниятләсәк, бераз шикәр комы өстәп, кайнатып чыгарып, стериль банкаларга тутырып, капкачларын боргычлап ябып, караңгы салкын урында саклыйбыз.
Хәмидә Гарипова.
Фото: ru.freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар