Бертуган сеңлем Мөслимә Заһретдинованың тәрәзә төбендә мөлдерәп үсеп утыручы куе яшел яфраклы, юан сабаклы томат, борыч, чәчәк рассадаларына ихластан соклануымны яшермим.
Син боларга нинди ашламалар сибәсең соң? Биопрепаратлар кулланасыңмы? Әллә комплекслы ашламаларга өстенлек бирәсеңме? – дип сорадым.
– Химия кулланмыйм бит мин, апа. Кибеттән бернинди минераль ашлама сатып алганым юк, – дип шаккаттырды ул. Чамасын белеп куллансаң, аш-су бүлмәсендәге гап-гади продуктлардан, азык-төлек калдыкларыннан үсемлекләр өчен файдалы табигый ашламалар ясап сибәргә була. Чыгымы – аз, файдасы бик зур икәнлеге күз алдыбызда, – дип, сау-сәламәт үсемлекләренә ишарәләде ул.
– Аерым стаканнарга күчереп утырткач, рассадамның рәте китеп маташа әле, – дип сүзгә кушылды күршесе Хания апа. – Кибеттән кыйммәт бәягә сатып алган “Универсаль грунтым” сыйфатсыз булды, ахрысы. Дача янәшәсендәге агачлыктан казып алып кайткан туфрак та имгә яраксыз булып чыкты. Су сибүгә, өсте тораташ кебек катып китә, – дип уфтанды ул. –Үсентеләремне берәмләп күчереп утыртканыма бер атнадан артык вакыт узды инде. Уңай якка бернинди үзгәреш күрмим дип, борчылуын сиздерде. Яфракларына аксыл яшел төс керде. Үсентеләремнең сузайганнарын пластик стаканнар эченә түгәрәкләп төреп салган идем, балчык белән басылып зарарландылар ахрысы, тамырлана алмыйча, әллә күпмесе сулып әрәм булды. Лотокта калганнарының яфраклары бөтәрләнә башлады. Нишләргә дә белгән юк. Зинһар акыллы киңәш бирә күрегез, – дип ярдәм сорады ул. –Нитроаммофоска сатып алган идем. Бәлки шул ашламаны эретеп сибеп караргадыр? – Сүз берләшкәндәй, икебез берьюлы: Хания апа, ашлый күрмә! дидек.
– Үсемлеккә яңа урында тамыр җибәрергә кимендә ике атна вакыт кирәк. Шуннан соң гына саклык белән тукландыра башларга ярый. Беренче чиратта ныклы тамыр системасын формалаштырырга кирәк. Моның өчен ”Калий монофосфаты” эремәсе кулай. Дозасын арттыра күрмә. Стресстан чыгарыр өчен, өсләренә Эпин яки Циркон эремәсе бөркеп карасаң гына инде. Энерген да ярый. Үсемлекләрем егылып үлә, дисең. Әллә күчергән вакытта суны күбрәк сибеп җибәрдеңме? Туфрак дымлы, әмма юеш булмаска тиеш. Гөмбәчекләр үрчеп, берүк караяк чире килеп чыга күрмәсен! Төпләренә чиста, коры ком сибеп җибәр. Аны аз гына көл белән катыштырсаң да ярый, – дидем мин.
– Апа, син гел химик матдәләр турында сөйлисең. Минемчә эшләп карасагыз да, оттырмаячаксыз бит, – дип сүзгә кушылды Мөслимә. – Әллә ничә төрле рецептны сынап карадым. Моңарчы бер тапкыр да уңышсызлыкка очраганым булмады. Ике бананның кабыгын вак кына итеп турап, пыяла банкага тутырам да, өстенә 1л җылымса су агызам. Шуңа 1 аш кашыгы көл өстәп җибәргәч, өстенә чүпрәк каплап, җылы батарея янәшәсенә төнәтергә куям. Ара-тирә болгаткалап торам. Өч тәүлектән соң сөзеп алам. Шуны 10 л җылы суга салып болгатып, кашыклап, яшь үсемлекләрнең төбенә сибеп чыгам. Банан кабыгын калийга, витаминнарга бай, көлдә минераллар күп. Бу туклыклы төнәтмә үсемлекләргә хәл кертә, сабакларын юанайта. Рассадага кальций да кирәк бит әле ул .Ә ул микроэлемент йомырка кабыгында тулып ята. 5-6 йомырка кабыгын җылы суда юып киптереп, он хәленә китергәнче төям. Блендерда вакларга да була. Шуны пыяла банкага салам, өстенә ярты литр кайнар су агызам. Кайвакытта бер чәй кашыгы лимон согы да өстәп җибәрәм. Тастымал белән төреп куеп, җылы урында бер тәүлек төнәткәннән соң, 1:10 нисбәтендә су белән сыеклап, үсемлекләрне тукландырырга була, – дип сөйләде ул.
– Чүпрә ачыткысы да бик әйбәт биостимулятор бит, – дип сүзгә кушыласы иттем. – Ясап караганың булмадымы соң?
– Ясамаган кая? Ел саен яратып кулланам. Моның өчен чи чүпрә әйбәт. 3л җылымса суга 30- 40 г чүпрә, ике аш кашыгы шикәр комы салып болгатып, өстен каплап җылы урынга куям.Ул күбекләнеп “кайнап” туктагач, утырымы төпкә төшә. Суы тоныклана. Шуның 1 стаканын 10 л су белән сыеклап сипкәч, тамырлар тармаклана, яфраклар матур яшел төскә керә. Ул яшел массаны әйбәт үстерә. Чирләргә каршы торырга булыша. Кайберәүләр аны 4-5 сәгать ачыткач ук сыеклап сибә икән, – дип сөйләде сеңлем.
– Кояшлы койма буйларында яшь кычыткан тишелеп чыгып килә, – дип сүзгә кушылдым мин. – Аны өч тәүлек ачытып, утын көле төнәтмәсе өстәп, бер дигән туклыклы ашлама ясап була. Микроэлементларга, витаминнарга бай составны тәрәзә төбендәге рассадага да,бакчага күчереп утыртылган үсентеләргә дә сибәргә ярый. Бер чиләк җылы суга 1 стакан туклыклы сыек ашлама кушып болгатабыз. Кайберәүләр 3 л лы кычыткан төнәтмәсенә 1 аш кашыгы сыек бал да өстәп җибәрә икән. Кычытканны биш көн ачыткач, 10 л суга ярты стакан күләмендә ачыткы кушып болгаталар. Ике атна элек теплицага күчереп утыртылган рассадаларының төбенә стаканлап сибеп чыгалар. Хания апа, синең хәлсезләнгән үсемлекләрне дә коткарып була бит. Ял көне бакчаңа баргач, берәр уч яшь кычыткан белән тузганак яфраклары җыеп кайт. Шуларны ваклап 1 л җылы суга тутырып төнәтергә куй. 1 аш кашыгы көл өстәп җибәрерсең. Бер тәүлек узгач, сөзеп алырсың. 1л төнәтмәгә 8 литр җылы су салып болгатырсың. 1 л җылымса суга өч аш кашыгы сыеклатылган төнәтмә салып болгатып, кырлы стаканның өчтән бере күләмендә үсемлек төпләренә сибеп чыксаң, тиз арада күтәрелеп китәрләр, – дидем мин.
– Нинди генә рәхмәтләр әйтим икән үзегезгә, уңган ханымнар! Тулы бер мастер-класс булды бит бу! Чыгуга эшкә керешәм. Күңелемне үстереп җибәрдегез, – дип елмайды Хания апа. Бу эчкерсез сөйләшүдә яңгыраган кайбер эшлекле фикерләрнең тәҗрибәсез бакчачыларга файдасы тияргә мөмкин, дип уйлап, яраткан гәҗитемә шушы мәкаләмне яздым.
Хәмидә Гарипова
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар