16+

Кышка каплар алдыннан виноградны ничек эшкәртергә?

Бакчачы-блогер Эльмира Исхакова виноградларны кышка әзерләп калдыру серләре белән бүлешә.

Кышка каплар алдыннан виноградны ничек эшкәртергә?

Бакчачы-блогер Эльмира Исхакова виноградларны кышка әзерләп калдыру серләре белән бүлешә.

Коры һәм җилсез көнне эшкәртегез

Иң элек ул барлык яфракларын, кипкән җиләкләрне һәм башка үсемлек калдыкларын җыеп яндырырга киңәш итә, чөнки гөмбәчек споралары һәм корткыч личинкалары нәкъ менә шуларда кышлый. Ботакларын кискәннән соң һәм яфраклар коелгач, капларга 3-5 көн кала эшкәртергә кирәк, ди бакчачы.

Коры, җилсез һавада һәм температура 5 градустан югары булганда эшкәртегез. Бу эшне иртәнге якта башкару хәерле, препаратлар кичкә кадәр сеңеп өлгерергә тиеш. Үсемлекнең буыннарына, кайрыдагы ярыкларына тими калмасын. Төбе тирәсендәге туфракны да эшкәртегез.

Яшь үсемлекләр өчен химик препаратларның концентрациясен ике тапкыр киметегез. Әгәр сезон дәвамында билгеле бер химик класстагы фунгицидлар кулланылган булса, көзен башка препаратлар кулланыгыз.

бакча. фото автора

Гөмбәчек авыруларына каршы нәрсә кулланырга?

Тимер купоросы (3-5 процентлы эремә). Кара таплар булганда, цитоспорозга, мүк һәм лишайникларга каршы нәтиҗәле ысул. Өстәмә рәвештә тимер белән туендыра һәм кышка чыдамлыгын арттыра. Яшь үсемлекләр өчен концентрацияне 1 процентка кадәр киметәләр, ә бик нык авырган куаклар өчен  5 процентка кадәр арттыралар.

Бакыр купоросы (3-5 процентлы эремә). Бу куак астындагы туфракны зарарсызландыру өчен дә кулланыла. Милдью, оидиум, антракноз чирләре белән көрәшә.

Бордо сыекчасы (3 процентлы). Милдьюдан һәм соры черектән саклау өчен универсаль препарат. Эшкәртүне кискәннән соң ук үткәрәләр.

Бакыр хлорокисе нигезендәге препаратлар («Хом», «Оксихом», «Хомоксил», «Ордан», «Абига-Пик»).

Системлы фунгицидлар («Скор», «Топаз», «Хорус»). Авыруларның ачык билгеләре булганда (мәсәлән, оидиум яки милдью) кулланыла.

 Корткычларга каршы ничек көрәшергә?

Контактлы инсектицидлар («Фуфанон», «Карбофос»). Җәй көне тлә, талпаннар күренгән булса кулланыла.

Майлы препаратлар («30 плюс») элпә хасил итәләр, бу исә  корткычларның  личинкалары белән йомыркаларының сулыш алуын туктата.

Биопрепаратлар («Фитоверм», «Битоксибациллин»). Тик җылы көздә генә (температура 10 градустан югары булганда) гусеницалар һәм тләләргә каршы көрәшү өчен кулланыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading