16+

Кышка кишер салаты РЕЦЕПТЫ

Вак кишерләрегезне барыбер кибеп бетәр дип ташларга ашыкмагыз. Алардан кышка бик тәмле салат әзерләргә була.

Кышка кишер салаты РЕЦЕПТЫ

Вак кишерләрегезне барыбер кибеп бетәр дип ташларга ашыкмагыз. Алардан кышка бик тәмле салат әзерләргә була.

Моның өчен: 2 кг кишерне эре угычтан,100 гр сарымсакны вак угычтан чыгарыргы кирәк.  
300 гр татлы борычны озынча һәм юка итеп турарга. 

150 гр шикәр комы, 100 мл 9 процентлы аш серкәсе, 400 гр томат пастасы, 250 мл үсемлек мае, 0,5 чәй кашыгы төелгән кара борыч, 2 аш кашыгы тоз салып, барысын бергә болгатырга. 

Кайнау кергәннән соң акрын утта 40 минут пешерергә һәм стерильләштерелгән банкаларга салып, капкач ябарга. 
Салатны өстенә җылы әйбер ябып суытырга. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading