16+

Лилияне “ашатырга” онытмагыз

Октябрь аенда лилияләрне тукландырырга: фосфор һәм калий кертергә кирәк. Хәзер алар кышка әзерләнә башлый.

Лилияне “ашатырга” онытмагыз

Октябрь аенда лилияләрне тукландырырга: фосфор һәм калий кертергә кирәк. Хәзер алар кышка әзерләнә башлый.

Суперфосфат һәм калимагнезия сибәргә була: 1,5 аш кашыгы калимагнезия белән 2 аш кашыгы суперфосфатны 10 литр суга салып болгатыгыз.  Катнашманы лилия куаклары тирәсенә сибегез.  Алар урынына 1 өлеш сыер тизәгенә 10 өлеш су кушып, шуңа 1 стакан көл салып болгатып сибәргә дә була.

Декабрист гөлен ничек чәчәк аттырырга?
Декабрист гөлен 8-10 градус җылы булган урында тотарга. Аңа хәзер салкынча һава кирәк. Ул анда бер айга якын торырга тиеш. Балконга, верандага чыгарып куя аласыз. Аңа 8 сәгать яктылык җитә. Суны ике атнага бер генә сибәргә. Салкын һавада торганда ул чәчәк бөреләре чыгара. Менә шул бөреләре күренә башлагач, өйгә кертәсез. Һәм инде суны тиешенчә сибә башлыйсыз. 

Шулай ук ашлама да сибәргә кирәк. Кактуслар өчен һәм декоратив гөлләр өчен дигән ашламаларны чиратлаштырып сибегез. Чыгарып куяр урыныгыз булмаса, салкынчарак урынга куегыз. Андый урыныгыз бөтенләй дә юк икән,  балчык өстенә боз салыгыз (суыткычта махсус савытларда катырырга була бозны).

Дәфнә куагын үзебез үстерәбез
Дәфнә орлыгын бакчачылар кибетеннән алырга була. Бер елдан артык булган орлыкларның тишелүе икеле. Шуңа орлыгын сатып алганда ничәнче елгы икәнен карагыз. Дәфнә ике төрле була. Агач кебек үсә торган һәм куак сыман.  Орлыкны башта, каты тышы йомшарсынга, ике-өч көн җебетергә кирәк. Юеш чүпрәккә төреп, борынлатып карарга да мөмкин. Борынласа, тиз үсеп китәчәк. Ә болай ике-дүрт айдан соң гына тишеләчәк. 

Орлыкны 1-1,5 сантиметр тирәнлеккә чәчәсе. Тишелеп чыккач, ярты литрлы савытларга утыртырга. Үзәк тамыры имгәнмәсен өчен ипләп кенә алып утыртыгыз. Яшьрәкләрен елга бер күчерергә, зурларын өч-дүрт елга бер зуррак савытка күчереп утыртасы. 
Суны күп сибәргә кирәкми, алайса тамыры чери.  Эссе булса коендырыгыз. Кыш көне батарей яныннан алып куегыз. Кыш көне 15-18 градус җылылык җитә. Җәй көне урамга, балконга чыгарыгыз. Туры кояш нурларыннан, үтәли җилдән саклагыз. Көнчыгыш, көнбатыш тәрәзә төпләрендә үстерергә кирәк. Өйдә 1.5-2 метрга кадәр үсә. Ике-өч ел үскәннән соң, зур яфракларын алып киптереп куярга була. Матур булып үссенгә формалаштырып торыгыз.

Гөлләр рәхмәт әйтер
Гөлләр өчен менә дигән катнашма тәкъдим итәм: 3 литр суга марганцовка салып болгатасыз (алсу төстә булырга тиеш су), шуңа 3-5 тамчы йод тамызасыз һәм кашык очында гына бор кислотасы кирәк булачак. Бор кислотасын башта җылы суда эретегез. Бөтенесен бергә яхшылап болгаткач, сибәргә дә була. Башта бер көн алдан гөлләргә чиста су сибәргә онытмагыз. Икенче көнне шушы катнашманы ясап сибәсез. Бик кечкенә чүлмәктәгеләргә 1 рюмка, уртача чүлмәккә 0,5 стакан, зур чүлмәктә үсә торганнарга 1 стакан җитә.

Кышка туңмасыннар
Яшь агачларның тамырларын суыктан саклау өчен төбенә черемә, пычкы чүбе, салам яки печән җәяргә кирәк. Черемә, пычкы чүбе җәйсәгез, кәүсәсенә тиеп тормасын. Алайса черергә мөмкин. Якынча 20 сантиметр биеклектә җәяргә. Санап киткән әйберләрегез булмаса, картон тартмалар җәяргә була. Ул да суык үткәрми. Агач төбендә җирдә ярыклар күрсәгез, тыгызлап җибәрегез. Югыйсә шул ярыклардан тамырга суык төшәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading