16+

Ни өчен нәркисләр чәчәк атмый?

Нәркисләрнең чәчәк атмавы, яфраклар гына үстерүенең берничә сәбәбе бар.

Ни өчен нәркисләр чәчәк атмый?

Нәркисләрнең чәчәк атмавы, яфраклар гына үстерүенең берничә сәбәбе бар.

Күләгә. Нәркисләр ачык кояшлы урыннарда һәм ярым күләгәдә яхшы чәчәк ата. 

Авырулар һәм корткычлар. Алар үсемлекләрне көчсезләндерә, шуңа күрә профилактик эшләр башкарырга кирәк. 
Һава үткәрми торган авыр туфрак. Мондый грунтта нәркисләрнең суганчалары чирлиячәк, бу чәчәк атуда да чагылыш табачак. 

Яфракларны вакытыннан алда кисү суганчаларны бик нык көчсезләндерә, һәм нәркиснең киләсе елга чәчәк ату өчен көче калмый. 
Утырту тирәнлеге аз. Утырту чокырының зурлыгы суган биеклегеннән өч тапкырга артыграк һәм якынча 15-20 см га тигез булырга тиеш. 
Утырту тирәнлеге зур. Нәркисләрнең суганнарын 20 см дан да түбәнрәк утыртырга кирәкми. 

Урын җитмәү. Үрчи торган нәркис суганчалары иртәме-соңмы бер-берсенә комачаулый башлыйлар, дым һәм туклыклы матдәләре җитми. 
Туфракта азотның артык булуы. Азот чәчәк атуга зыян китереп, артык яшел масса хасил булуны стимуллаштыра, шуңа күрә азотлы ашламаларны калий һәм фосфор ашламалары белән алмаштыру яхшырак. 

Күчереп утыртудан стресс эффекты. Нәркисләрнең күп кенә төрләренең яңа урынга яраклашуы шактый акрын бара, шуның нәтиҗәсендә аларның үсеше артта калырга мөмкин. Мөгаен, үсемлекләр киләсе сезонда гына чәчәк атачак.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading