16+

Помидор ник төшми, кишер яфраклары нигә бөтерелә? Бакчачы җавап бирә

Һәвәскәр бакчачы Эльмира Исхакова укучыларыбызның сорауларына җавап бирә.

Помидор ник төшми, кишер яфраклары нигә бөтерелә? Бакчачы җавап бирә

Һәвәскәр бакчачы Эльмира Исхакова укучыларыбызның сорауларына җавап бирә.

– Үсентеләр чәчәктә, ә помидорлары юк. Сәбәбе нидә икән? 
– Помидорларның аз формалашуының төп сәбәбе – температура күрсәткечләренең түбән һәм югары булуы. Нәкъ менә температура тирбәлешләре помидорның серкәләнү процессын боза. Серкәнең формалашуы һәм өлгерүе өчен һава температурасы +20-25 чикләрендә уңай дип санала. Әмма соңгы елларда һава торышы бик үзгәрде. Әгәр теплицаларда без помидор өчен нормаль климат булдыра алсак, ачык туфракта моны эшләү бик авыр. Помидорлар температура үзгәрешенә бик сизгер. Бигрәк тә чәчәк ату чорында. Төнге температура түбән булса, алар аны "нәсел турында уйларга" иртәрәк дигән сигнал буларак кабул итәләр, чөнки помидорларның серкәләре төнлә өлгерә, ә серкәләнүе көннең беренче яртысында була. Салкын төннәр аркасында серкә барлыкка килү туктала, помидорлар  "көйләнеп" китә алмый һәм азрак серкәленеп, помидорлар аз формалаштыра. Шуңа күрә эсселек кенә түгел, ә салкын булу да зыянлы алар өчен. Помидорга суны һава температурасына карап сибәргә: салкын көнне бик сирәк, мул итеп сибәргә. Җылы су гына кулланасы. Парлануны һәм конденсатны киметү өчен, үсемлекләр тирәсендәге туфракны мулчәләү яхшы булыр иде – помидорлар конденсатны бик яратмыйлар, ул бактерияләр үрчү өчен идеаль мохит була ала, һәм салкын һава торышы аларның таралуына ярдәм итәчәк.

– Помидоры төшсен өчен үсентене селкетеп алырга кирәк дигән киңәш урынлымы?
– Әйе, тәҗрибәле бакчачылар шулай эшли. Помидорлар махсус серкәләнүгә мохтаҗ түгел. Чәчәк атканда аларны иртән, сәгать 9-10 тирәсендә бераз селкетергә генә кирәк, бигрәк тә җилсез һава торышында.

– Помидорларны ничек тукландырырга?
– Чәчәк ату вакытында помидорга фосфор, калий һәм кальций кирәк. Ләкин аларны сибәргә ашыкмагыз. Башта беренче, икенче һәм өченче рәт помидорлар төшәргә, ә дүртенче рәт чәчәк атарга тиеш. Менә шуннан соң бу ашламаларны кертергә була. Бор белән тукландыру да комачауламаячак, ул чәчәк атуны стимуллаштыра, серкәләрнең үсүен тизләтә, үсемлекләрнең матдәләр алмашын яхшырта. Онытмагыз, бор азот түгел, ул куак буенча таралмый. Шуңа күрә чәчәк ботагына гына сиптерергә тырышыгыз.
Помидорны авырулардан һәм корткычлардан профилактик эшкәртү турында да онытмагыз. Көндезге һәм төнге температураның кискен үзгәреше, озакка сузылган яңгырлар, җилләр фитофтораны көтелгәннән иртәрәк  китереп чыгарырга мөмкин. Профилактика максатларында 5-7 көнгә бер тапкыр биопрепаратларны чиратлаштырып кулланырга була.

– Кишер яфраклары ни сәбәпле бөтерелә? 
– Кишер борчасыннан шулай булалар. Алар бик вак. Ачык яшел төстә булалар. Аларны күреп тә булмый. Канатлары булса да, оча алмыйлар. Әмма бик оста сикерәләр. Ылыслы агачларда кышлыйлар. Салкын, дымлы һава торышын яратмыйлар. Ә менә көннәр эссе торганда, шуңа өстәп бакча тирәсендә ылыслы агачлар да үссә, кишер тишелеп чыгуга, бакчага киләләр. Кишер уңышын жыйганчы, чарасын күрмәсәң, уңыш алганчы шунда үрчеп яталар. Кишер яфрагына күкәй салалар да, ике атнадан личинкалары чыгып. яфракның суын суыра башлыйлар. Бер айдан күбәләккә әйләнеп, тагын шулары күкәй сала. Алар зыян салган кишер тәмсез, балсыз, үзәге каты була. Озак сакланмый. Кишернең яфраклары бөтерелә башлаганын күрсәгез, халык ысулын кулланып карагыз. Сарымсактан, ат кузгалагыннан, меңьяфрактан,  канлы үләннән төнәтмә ясап сиптерергә мөмкин. Тәмәке тузаны белән көлне кушып, өстән сибеп чыгарга була. 300 грамм кер сабынын 10 литр суда җебетеп берничә кат сиптереп карагыз. “Алатар”, “Актеллик”, “Децис” препаратларын кулланыгыз. Мин үзем, кишер тишелеп чыгуга, “Алатар” сиптереп куям. Аның нәтиҗәсе якынча бер айга җитә, әгәр дә инде яңгырлар явып тормаса. Бик сирәк очракта гына калий, магний җитмәгәннән дә яфраклары бөтерелә башларга мөмкиннәр.

– Виноградлардагы хлороз чирен ничек җиңәргә?
– Тимер кытлыгын тулыландырырга “Феровит”,  “Хелат железа” һәм “Антихлороз” кебек препаратлар ярдәм итә. Аларны инструкция нигезендә кулланырга кирәк. Кул астында препаратлар булмаса, үзегездә  ясый аласыз. Моның өчен: 1 литр суны кайнатырга һәм бүлмә температурасына кадәр суытырга. Шуңа 4 грамм лимон кислотасы (1,5 чәй кашыгы) өстәргә дә, тулысынча эрегәнче яхшылап болгатырга. Шул эремәгә 2,5 грамм (ярты чәй калагыннан аз гына кимрәк) тимер купоросы салырга һәм тагын бер кат яхшылап болгатырга. Әзер эремәне үсемлекләрнең яфракларына сиптерәләр. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading