16+

Татарстанда сентябрь ахырына кадәр җылы һәм коры һава торышы сакланачак

Якын көннәрдә көндез һава температурасы +25 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Якын көннәрдә көндез һава температурасы +25 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Көндез +25 градуска кадәр җылытачак

Бүген, 24 сентябрьдә, республикада сизелерлек явым-төшем көтелми. Көндез һава температурасы +20...+25 градуска кадәр күтәреләчәк.

25–27 сентябрьдә Татарстанда антициклон йогынтысы сакланачак. Төнлә һава температурасы +6...+12 градус тәшкил итәчәк, көнбатыш районнарда +15 градуска кадәр җылы булачак.

27 сентябрьгә каршы төндә һава температурасы +3...+8 градуска кадәр төшәчәк, көнбатыш районнарда +11 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә. Көндез һава +19...+25 градуска кадәр җылыначак.

Киләсе атнада бераз суытачак

28 һәм 29 сентябрьдә дә сизелерлек явым-төшем көтелми. Көндезге температура бераз төшәчәк һәм +17...+23 градус тәшкил итәчәк.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, якын көннәрдә уртача тәүлеклек һава температурасы күпьеллык климат күрсәткечләреннән 6–8 градуска югарырак булачак.

осень. фото: ТИ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading