16+

Чи итне кран астында юарга ярамый: бактерияләр кухня буйлап таралырга мөмкин

Чи итне юганда бактерияләр юкка чыкмый, киресенчә, су тамчылары белән аш-су бүлмәсендәге башка өслекләргә таралырга мөмкин.

Чи итне юганда бактерияләр юкка чыкмый, киресенчә, су тамчылары белән аш-су бүлмәсендәге башка өслекләргә таралырга мөмкин.

Роскачество белгече итне куркынычсыз әзерләү буенча киңәшләр бирде. Чи итне кран астында юу — аш-су бүлмәсендәге гадәти эшләрнең берсе кебек. Әмма нәкъ менә шушы гадәт сәламәтлек өчен куркыныч булырга мөмкин. Су чәчрәгәндә ит өстендәге бактерияләр өстәлгә, савыт-сабага һәм хәтта якындагы ризыкларга да эләгә ала.

Бу хакта Роскачествоның азык-төлек куркынычсызлыгы өлкәсендә компетенцияләр үзәге директоры Елена Спеценко сөйләде.

Бактерияләрне су түгел, җылылык юк итә

Итне куркынычсыз әзерләү өчен аны тиешенчә җылылык белән эшкәртү мөһим. Ә иттән аккан су тамчылары, киресенчә, төрле өслекләргә микроорганизмнар таралуына китерергә мөмкин.

Ит өчен аерым такта һәм пычак кирәк

Роскачество белгече чи ит белән кулланырга әзер продуктларны бер үк тактада һәм бер үк пычак белән эшкәртмәскә киңәш итә. Мәсәлән, чи ит кискән тактада шунда ук яшелчә яки икмәк турау дөрес түгел. Ит суындагы бактерияләр тактада берничә сәгать сакланырга һәм соңыннан башка ризыкларга күчәргә мөмкин.

Шуңа күрә кухняда чи ит өчен аерым такта һәм пычак тоту аркылы пычрану куркынычын киметергә ярдәм итә.

Ит белән эшләгәннән соң нәрсә эшләргә?

Белгеч түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә киңәш итә:

* чи итне кран астында юмаска;

* ит һәм әзер ризыклар өчен аерым такта һәм пычак кулланырга;

* чи ит белән эшләгәннән соң кулларны сабын белән яхшылап юарга;

* ит белән контактта булган өстәл өслекләрен һәм раковинаны чистартып, дезинфекцияләргә.

Иң мөһиме: чи итне юып бактерияләрдән котылып булмый — киресенчә, аларны кухня буйлап тарату куркынычы арта.

Чи ит. фото: ТИ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading