16+

Сатып алганнарга кирәкле киңәшләр: закон нигезендә кире кайтару мөмкинлеге

Сорауларга Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Светлана Заботина җавап бирә.

Сатып алганнарга кирәкле киңәшләр: закон нигезендә кире кайтару мөмкинлеге

Сорауларга Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Светлана Заботина җавап бирә.

“Финанс марафоны” онлайн-курсы сатып алдым, әмма билгеле бер сәбәпләр аркасында катнаша алмыйм. Мондый хәлдә нишләргә? Аның өчен түләнгән акчаларны кайтарып буламы?

1992 елның 7 февралендәге "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы 2300-1 номерлы Россия законының 32 статьясы нигезендә, кулланучы әлеге килешү буенча йөкләмәләрне үтәүгә бәйле фактта тотылган чыгымнарга түләү килешүен үтәүдән теләсә кайсы вакытта баш тартырга хокуклы.

Закон буенча онлайн-мәктәптән уку бәясен тулысынча яисә аның бер өлешен кире кайтаруны таләп итәргә хакыгыз бар. Хәтта килешүдә кире кайтару мөмкин түгел дип күрсәтелгән булса да, бу – законлы түгел. Акчаны кире кайтару өчен аның сатучысына (онлайн-мәктәпнең администраторына яки кураторына) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әмма сатучы тотылган чыгымнар суммасын тотып калырга хокуклы (мәсәлән, исемле сертификат ясауга).  Чыгымнарның факттагы суммасы документ рәвешендә расланырга тиеш.

Сервис үзәгендә ремонтта булган очракта, товарның гарантия срогы озайтыламы?

"Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы 2300-1 номерлы законның 20 статьясы нигезендә: товарның җитешсезлекләре бетерелгән очракта аңа гарантия срогы товар күпме кулланылмый яткан, шуның кадәр вакытка озайтыла. Күрсәтелгән чор кулланучы мөрәҗәгать иткән көннән башлап, товар ремонтланып, аңа кире кайтарган көннән исәпләнә.

Товар биргәндә сатучы кулланучыга аның мөрәҗәгать иткән көне һәм кимчелекләрен бетерү өчен товарны тапшырган, шулай ук товар ремонтланган көн күрсәтелгән, кулланылган запас частьләр (детальләр, материаллар) һәм товарны җитешсезлекләре бетерелгәннән соң кулланучыга бирү датасы турында язылган мәгълүмат бирергә тиеш.

Зоотоварларны кибеткә кире кайтарып буламы?

Әгәр йорт хайванына нинди дә булса аксессуар сатып алынган булса, ул үлчәме, фасоны, төсе яки характеристикалары буенча туры килмәсә, сатып алучы товарны сатып алганнан соң ундүрт көн дәвамында зоотоварлар кибетенә мөрәҗәгать итәргә һәм товарны алмаштыра з яисә тотылган сумманы кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Әгәр сатып алучы йорт хайванына азык, гигиена чарасы яки дару алып, аны кире кайтарырга яки алыштырырга уйласа, аңа киртәләр очраячак. Закон буенча косметик чаралар, азык-төлек, шулай ук дарулар, әгәр алар тиешле сыйфатта булса, алмаштырыла яки кире кайтарыла алмый.

Әгәр дә товар сыйфатсыз булып чыкса, ул нинди генә категориягә карамастан, аны алмаштырырга яки кире кайтарырга хокуклы. Йорт фасады өчен сатып алынган буяуның кирәге чыкмаса, аны кире кайтарып буламы? Лак-буяу продукциясен кире кайтарып булмый, чөнки, Россия законнары нигезендә, ул көнкүреш химиясе товары санала, димәк, кире кайтарылмый һәм алмаштырылмый торган товарлар исемлегенә керә. Аны фәкать җитешсезлекләре ачыкланган очракта гына кайтарырга мөмкин.

Төзелеш материалы артып калса, кибет аны кире кабул итеп аламы?

Сатып алу вакытыннан алып 14 көн эчендә тиешле сыйфаттагы төзелеш материалларын кире кайтара аласыз, әгәр алар формасы, күләме, фасоны, зурлыгы яки комплектация буенча туры килмәгән булса. Товарны интернет аша сатып алган очракта кире кайтару өчен башка срок билгеләнгән – аны алганнан соң җиде көн эчендә (әгәр товарны кире кайтару тәртибе һәм сроклары турында мәгълүмат аны китереп җиткерү вакытында язма рәвештә бирелмәгән булса, товарны тапшырганнан соң өч ай эчендә).

Кире кайтару өчен түбәндәге шартларның үтәлүе кирәк: товар куллануда булмау; товарның беренчел үзлеге, пломба, фабрика ярлыклары саклану; түләүне раслый торган документ булу; шул ук вакытта аның булмавы сезне шаһитлык күрсәтмәләренә сылтау бирү мөмкинлегеннән мәхрүм итми. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, әлеге кагыйдә барлык төзелеш материалларына да кагылмый!

Искәрмәләр: кабель продукциясе (чыбыклар, шнурлар, кабельләр); төзелеш һәм бизәкләү материаллары (линолеум, пленка, келәм япмалары) һәм бәяләре озынлык берәмлеге өчен билгеләнә торган башка товарлар. Күрсәтелгән сыйфатлы төзелеш материаллары кире кайтарылмый (алмаштырылмый).

Дилбәр Гарифуллина әзерләде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading