16+

Суган чебене: уңышны ничек саклап калырга?

Укучыбыздан килгән сорау: 2 ел рәттән суган, сарымсак үстерә алмыйм. Узган җәй нәрсә генә эшләтмәдем, ахырдан луковая муха икәнен аңладым. Анын белэн ничек көрәшергә?

Суган чебене: уңышны ничек саклап калырга?

Укучыбыздан килгән сорау: 2 ел рәттән суган, сарымсак үстерә алмыйм. Узган җәй нәрсә генә эшләтмәдем, ахырдан луковая муха икәнен аңладым. Анын белэн ничек көрәшергә?

Күпләрне гаҗәпләндерә: ничек инде ачы суган белән сарымсак кебек яшелчәләрне дә корткычлар ярата ала? Ләкин бу культуралар да төрле бөҗәкләрдән зыян күрә. Шуларның иң куркынычларның берсе – суган чебене.

Нинди корткыч ул?

Суган чебене – кечкенә генә, 5–8 мм озынлыктагы, соры төстәге бөҗәк. Үзе үсемлеккә әллә ни зыян китерми, чөнки нектар белән туклана. Әмма аның личинкалары (ак төстәге вак кортлар) суганның һәм сарымсакның эченә кереп, төп зыянны китерә.

Алар суганчыкны эчтән ашый, нәтиҗәдә үсемлек череп үлә. Сезон дәвамында гадәттә ике буын үсә:

* беренчесе – апрель-майда,
* икенчесе – июнь ахыры – июль башында.

Ничек танырга?

Суган чебене барлыгын түбәндәге билгеләр буенча аңларга була:

* яфрак очлары саргая,
* үсемлек акрынлап корый,
* суганчыктан начар ис килә,
* казып караганда эчендә ак личинкалар күренә.

Мондый суганны ашарга да, сакларга да ярамый.

Ничек көрәшергә?

Иң мөһиме – артык агулы химикатлар кулланмаска, бигрәк тә яшел суган өчен.

Халык чаралары:

* Агач көле + тәмәке тузаны + борыч
  (1 стакан көл, 1 аш кашыгы тәмәке тузаны, бераз борыч) – рәт араларына сибәргә.
* Нашатырь спирты
  3 аш кашыгы 10 л суга – түтәлләргә сибәргә (сезонда 2–3 тапкыр).
* Каен дегете
  1 аш кашыгы дегет + 30 г сабын + 10 л су – 2 атна саен эшкәртергә.

Биологик чаралар:

* МатринБио, БиоКилл
* Сочва, Табазол, Табагор
  (7 көн аралыгында кулланырга)

Химик препаратлар (бик кирәк чакта гына, башлы суган өчен):

* Актара, Корадо һ.б.
  (инструкцияне төгәл үтәргә)

Профилактика – иң нәтиҗәле юл

Суган чебенен булдырмас өчен:

* бер үк урында суганны 3–4 ел рәттән үстермәгез;
* суганны иртәрәк утыртыгыз;
* кишер белән янәшә утыртыгыз (бер-берсен корткычлардан саклыйлар);
* түтәлне даими йомшартыгыз һәм утагыз;
* көл яки тәмәке тузаны сибегез;
* көз көне җирне тирән казыгыз.

Әгәр суганыгыз саргая башласа – кичекмәстән берничәсен казып тикшерегез. Эчендә кортлар бар икән – димәк, суган чебененең эше. Бу корткыч белән көрәшү җиңел түгел, ләкин вакытында чара күрсәгез, уңышны саклап калырга мөмкин.

Төп фото нейрочелтәр ярдәмендә әзерләнде

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading