16+

Суган, сарымсак утыртылачак түтәлләргә дә көл сибеп калдырыгыз

Агач көле көзен агачлар өчен бик файдалы ашламалардан санала.

Суган, сарымсак утыртылачак түтәлләргә дә көл сибеп калдырыгыз

Агач көле көзен агачлар өчен бик файдалы ашламалардан санала.

Үсемлекләрлә вегетация чоры тәмамлаганнан соң туфрак ярлыланып кала. Җирне ашлау максатыннан, агач көле куллана аласыз. Ул туфракны калий һәм кальцийга баета.

Өстәвенә, көл агачлар һәм куакларның генератив бәбәкләре формалашуга стимул бирә. Шулай ук көл ярдәмендә туфракның селтелек дәрәҗәсен киметергә була. Гөмбәчекләр, корткыч бөҗәкләрдән саклану өчен дә агач көле яхшы булачак.

Агач көлен көздән алмагач, груша, карлыган, крыжовник, кура җиләге төбенә сибеп калдыру нәтиҗәле булыр.
Җимеш бирә торган агачлар өчен бер төпкә 300-400 гр, ә куакларга 100-150 гр җитә.

Моннан тыш, киләсе елда кәбестә, кишер, чөгендер, суган, сарымсак утыртылачак түтәлләргә дә көл сибеп калдырыгыз. Алар өчен кв метрга 150-200 гр көл җитә.

Виноград һәм җиләклекләргә дә шундый ук микъдарда көл таләп ителә. Агач көле аларның салкынга чыдамлыгын арттырачак. 
Көлне чәчәкләр дә ярата. Чалма чәчәк, ирис, флоксның төбен йомшартып, берәр уч агач көле сипсәгез, кышны алар нык булып чыгар.
Ә менә эре яфраклы гортензия, азалия көлне бөтенләй яратмый.

Көлне туфракка дөрес кертү дә мөһим. Аны җир өслеген казыганда яисә йомшартканда сибәләр һәм кимендә 10 см тирәнлектә казыйлар.
Компост белән җирне ашлаганда, һәр катлам саен көл сибеп барсагыз, шулай ук файдасы зур булыр.

Көлне коры килеш керткәндә, бары коры җиргә генә сибәргә киңәш ителә. Болай эшләгәндә аның файдалы үзлекләре яхшырак саклана.
Көлне эретеп тә сибәләр. Моның өчен 1 стакан көлне 10 литр суда эретеп, 24 сәгать тотарга кирәк. Аннан куак яисә агачлар төбенә 1-2 литр сибәргә.
Мондый катнашма үсемлекләрне тукландырып кына калмый, авырулардан да саклый.
Иң мөһиме көлне дөрес итеп, кирәкле үсемлекләр өчен кулланырга!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading