16+

“Тәнзилә апа киңәшләре: Арзан терлек сатып алудан сак булыгыз”

Тәнзилә апа Гыйбадуллина озак еллар халык һәм терлек сәламәтлеген кайгыртып яшәүче кеше.

“Тәнзилә апа киңәшләре: Арзан терлек сатып алудан сак булыгыз”

Тәнзилә апа Гыйбадуллина озак еллар халык һәм терлек сәламәтлеген кайгыртып яшәүче кеше.

Гомере буе мал табибы булып эшләгән ханым, бүгенге көндә дә ветеринариядә булган хәлләр белән хәбәрдар һәм бу хакта башкаларны да искәртеп тора. Тәския Вәгыйзова оештырган киңәш төркемендә терлек авыруларының кеше сәламәтлеге өчен нык куркыныч булуын кисәтә.   

Тәнзилә Гыйбадуллина: 
- Ветеринария хезмәтенең чираттагы утырышында ящур чиренең нык таралуы турында хәбәр ителде. Уен эш түгел, сак булыгыз! Бу чир аеруча Оренбург өлкәсендә таралган. Безнең республикага турыдын-туры куркыныч яный. Хәзер күпләр сыер асрамый, бозау сатып алып симертүне өстен күрә. Сатыла торган терлек күбесенчә чит өлкәләрдән арзанга алып кайтыла һәм республика авылларында бәясен арттырып саталар. Онытмагыз, гадәттә, берәр җирдә чир чыкса, арзан бәягә булса да сатып җибәрик дип, хуҗалары алыпсатарларга биреп җибәрү ягын карый. Безнең якларга бозаулар күбесенчә Башкортстан якларыннан кайта. Читтән кайткан терлек белән чир кайту куркынычы зур. Ветеринар таныклыгы, документы булмаган терлекләрне алырга ашыкмагыз. Арзанлыгына кызыгып, абзарда булган терлекләрегезгә дә зыян салуыгыз бар.

Ящур чиренә килгәндә, аңа бернинди дә дәва юк. Хәтта терлекне чалырга да рөхсәт ителми. Чирле һәм контактта булган терлек, ягъни, хуҗалыкта булган бар җан иясе яндырыла. Бу бик чыгымлы эш. Мондый авыр хәлдә калмас өчен, теләсә кемнән бозау алмагыз. Иң яхшысы, үзебезнең республикада үстерелгән хуҗалыктан үзең барып, карап алу. Дөрес, бераз кыйммәткәрәк төшәр, әмма ышанычлы булачак. Авылларда бозау сатып йөрүчеләр бар икән, җирлегегезгә куркыныч янамасын дисәгез, бу хакта авыл җирлегенә, полициягә, ветеринария идарәләренә хәбәр итегез. Ящур чире нинди чир дисезме? Бу чир йоккан булса, терлекләрнең авыз тирәсендә, авыз эчендә сулы куыклар барлыкка килә. Алар шартлап, язва хәленә килә. Терлек авызыннан селәгәй ага, үзен начар хис итә, тән температурасы күтәрелә. Әлеге куыклар малның имчәгендә, бот араларында, тояк араларында да булырга мөмкин. Игътибарлы булыгыз, терлек авыруларының күпчелеге кешеләргә дә йога. Бозау алганда акча турында түгел, сәламәтлегегез турында да уйлагыз. Мисалга, терлекләргә ашарга биргәндә селәгәе кулыгызга эләгә, шул кул белән үзегез дә уйламыйча битегезне сөртеп аласыз. Бу чир күчүнең бер мисалы гына. Кемнән, кайдан гына терлек сатып алсагыз да, иң беренче эш итеп, ветеринария табибына күрсәтегез, җаныгыз тыныч булыр. 

- Берничә көн инде тавыклар йомыркаларын ашый. Кабыгын калдыралар, эчен генә ашыйлар. Бу йомырка кабыгы юка булуы аркасындамы?
- Кабыгы юка булып йомырка ватыла икән, бер авызы тигәч, тавыклар үзләре вата башлый. Мондый вакытта кайсы тавык ашаганын томшыгыннан күреп була, йомырка сарысы томшыгына ябышып кала. Тавыкның авызы бер тапкыр йомыркага тисә, бу аның гадәтенә әверелә. Ул йомырка ашау ягын карап кына йөри. Берсеннән күреп икенчесе дә үрелә, шулай итеп йомыркасыз калуыгыз да бар. Мондый вакытта ашауларына ун тавыкка бер аш кашыгы исәбеннән фелуцен бирергә кирәк. Бу йомырка кабыклары ныгып, мәтдәләр алмашы җайланып китсен өчен эшләнә. Акбур белән генә әлеге проблемадан чыгып булмый. Акбур биргән очракта, балык маен да бирергә, чөнки кальций препаратлары беркайчан да үзләре генә эшләми. Матдәләр алмашы бозылмасын өчен, тавыкка игътибар кирәк. Тотуга ярылып китә торган юка кабыклы йомырка салмасыннар өчен аларга тиешле витаминнар бирегез.  

- Комбикормага кушып балык оны биргәлим. Мин, мәсәлән, тавыкларга үзебезгә әйберләр пешергәннән калган кызган үсемлек майларын да ашауларына кушам.  
- Кызган майларга килгәндә, кайберәүләр миннән сорый, нигә балык майларының бәясе төрле җирдә төрлечә, кайбер җирдән литрын 250 сумга да алырга була, диләр. Ул балык мае түгел, концероген, дип аңлатам. Нәрсә ул концероген? Пешерү нокталарында фритюрницада әйбер кыздырып алганнан соң, берникадәр вакыт узгач маен алмаштыралар. Ташлаганчы, шешәләргә тутырып кешеләргә сатарга да мөмкиннәр. Арзанлы майларга кызыкмагыз. Майда бәлешләр пешереп ашагансыз икән, нигә ул концерогенны тавыкларга бирергә? Бу тавыкка агу бирү дигән сүз. Бер тапкыр кызган, күп дигәндә ике мәртәбә кызган майны җәлләмичә ташларга кирәк, аны үзегез дә, тавыклар да, башка маллар да ашарга тиеш түгел. Элек-электән нәрсәнең нәрсә икәнен белгән кешеләр бер кызган майны кабат кыздырып әйбер пешермәде. Бер таныш пешекчем бар иде, ул беркайчан да кызган майны кабат кулланмады, чир болай да күп дип, кулланудан баш тартты. Бик белемле ханым иде, аннан шактый киңәшләр алып калдым. Сәламәтлек турында сүз барганда, әрәм булмасын дигән сүз булырга тиеш түгел. 

Лилия Нурмөхәммәтова әзерләде.   
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading