16+

Теплица, кыяр, куаклар: бакчачыларга иң кирәкле киңәшләр

Укучыларыбыз соравына һәвәскәр бакчачы Тәския Вәгыйзова җавап бирә.

Теплица, кыяр, куаклар: бакчачыларга иң кирәкле киңәшләр

Укучыларыбыз соравына һәвәскәр бакчачы Тәския Вәгыйзова җавап бирә.

– Тәския апа, теплицаны язгы чорда нәрсә белән юарга, ничек эшкәртергә?
– Теплицаны 3/1 дигән белизна белән юарга, шуннан соң триходерма вериде белән туфрагын эшкәртергә. 10 литр суга бер бөке белизна салып башта теплицагызны юып чыгарыгыз, исе аңкып торсын, корткычлар үләрлек, гөмбәчекләр бетәрлек булсын. Онытмагыз, башта теплицаны юарга, аннан соң гына дезинфекция ясарга.  

– Җәйге чорларда карлыган, крыжовник, жимолостьлар авырмасын өчен хәзер нәрсә сибәргә?
– Куакларга бөреләре уянганчы кайнар су сибәргә кирәк иде, хәзер аларның бөресе уянды, кайнар су сибәргә ярамый. Бөресе бүрткән булса да бакыр купоросы сибәргә кирәк. Күпме сибәсе пакетында язылган. Әлеге препарат үсемлекләргә күп кенә чирдән дә дәва бирә.

– Кыяр үсентесе озынга үсеп китмәсен, юан булсын өчен нинди ашлама белән ашларга?
– Кыяр үсентесе яхшы булсын өчен төп ике шартны үтәргә. Беренчедән, яктылык тиешенчә булырга тиеш, моның өчен лампа куярга. Икенчедән, кыяр тирес ярата, тирес суы сибәргә кирәк. Мин “Бочка”ның ат тиресен суга кушып сибәм. Тиресле җир белән тирес суы кыярны тиешенчә үстерә. Тамыры да, сабагы да көчле булачак. Ләкин шунысын онытмагыз, үсемлекләргә нинди генә ашлар кертәсәгез дә, иң башта су сибәргә, аннан соң гына микроэлементлар белән тукландырырга. Коры туфракка сипкән очракта үсемлекләрне яндыруыгыз бар.  

Билгеле булганча, Татарстанда «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. 

Лилия Нурмөхәммәтова әзерләде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading