Биткә кыйммәтле кремнар сылап кына яшәреп була, дип уйлаучылар ялгыша.
Коллаген — кешенең эчке «корычтан каркас»ы. Ул тирене ныклы һәм җыйнак итеп тота. Парадокс шунда ки, ул искиткеч нык булуга карамастан, җиңел генә таркалырга мөмкин, һәм моңа кешенең яше һәм актив кояш тәэсире генә сәбәпче булмаска мөмкин.
Хәзер организмны “яшәртү” өчен коллаген куллану бик популяр. Әмма БАДлар ярдәмендә генә моны эшләп буламы соң? Бер банка коллаген эчеп, 5 яшькә яшәрәсез дигән вәгъдәләр чынлыкка туры киләме?
Коллаген акрынлап кына түгел, ә бик тиз дә таркалырга мөмкин, ди табиблар. Коллагенны иң нык юкка чыгара торган әйбер — ул оганизмда инсулинның артык булуы. Әгәр еш ашыйсыз, яшерен шикәрле азыклар, шикәрле эчемлекләр һәм йогуртлар, шулай ук югары лактозалы сөт азыклары кулланасыз икән — болар инсулин бүленүенә даими стимул бирә. Ә хроник рәвештә югары инсулинлы булу коллагенны юкка чыгара торган төп фактор.
Икенче урында йокы җитмәү. Иртә картаюның бу сәбәбе югары дәрәҗәдә бәяләнеп тә бетмәгән. Йокы туймау тернәкләнү процессларын туктата. Чөнки нәкъ йокы вакытында үсеш гормоны синтезлана, ул тукымаларны тергезү һәм яңа коллаген барлыкка китерү өчен җаваплы. Әгәр йокы аз булса, яисә соң ятсагыз, тире үзен «ремонтлый» алмый. Шуңа да организмга тирән йокы фазаларын эшләтеп җибәрү һәм яңару биохимик процессларын башлау өчен сәгать 23:00 гә кадәр йокларга яту кирәк.
Кеше аз хәрәкәт иткәндә, организм эконом режимына күчә, һәм май тукымасы “киңлекне” әкренләп тутыра, ә матдәләр алмашы әкренәйгән кебек була. Күзәнәкләр инсулинга гадәттәгечә җавап бирүне туктата, һәм парадокс килеп чыга: кеше аз ашауга карамастан, кандагы шикәр һаман кирәкле дәрәҗәдән югары була.
Әгәр кешенең артык май катламы бар икән, организм һаман да югары инсулин режимында эшли. Ә бу коллагенның яңаруына караганда тизрәк таркалуына китерәчәк, ди табиблар.
Тәмәке төтене тирегә агрессив химик коктейль кебек тәэсир итә: ул көчле оксидлашу стрессын китереп чыгара. Бу шартларда коллаген җепселләре чын мәгънәсендә ирекле радикаллар тарафыннан “хөҗүмгә” дучар була. Шул ук вакытта кан әйләнеше начарая — күзәнәктәргә кислород азрак килә, һәм алар нормаль режимда тернәкләнә алмый.
Коллаген таркалуга китерә торган тагын бер фактор - ультрафиолет. Бу күпсанлы тикшеренүләр белән расланган фактор. Туры кояш нурлары коллагенны таркатучы ферментларны активлаштыра. Әгәр SPF кремнар кулланмасак, тире тизрәк картая һәм торгызылу процессы бозыла.
Организмда кайбер матдәләр җитмәү дә коллаген таркалуына китерә. Әгәр кешегә аксым, магний, D витамины яки югары инсулин җитми икән, хәтта иң кыйммәтле крем да тире өслегендә генә “эшли” һәм нәтиҗә бирмәячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Т елеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар