16+

Халык имчеләре мәтрүшкәне «сулга йөрергә» яраткан ирләргә эчергәннәр. Сәбәбе

Илдар Юзеев сүзләренә Алмаз Гыйләҗев көй язган бу җырны белмәгән кеше юктыр инде ул.

Халык имчеләре мәтрүшкәне «сулга йөрергә» яраткан ирләргә эчергәннәр. Сәбәбе

Илдар Юзеев сүзләренә Алмаз Гыйләҗев көй язган бу җырны белмәгән кеше юктыр инде ул.

Мәтрүшкәнең туган як исе, туган як төсе булып символлашуына, бәлки, шушы җыр «гаепледер» әле. Мәтрүшкәле сөтле чәй дип әйтү белән, күңелдә бер рәхәт җылылык, авылча табигыйлек барлыкка килә. Сезнең дә шулаймы ул?

Мәтрүшкәне татар халкы яраткан кебек башка берәр халык ярата микән тагын? Җырга да кушабыз без аны, чәйгә дә...
Ә, итальяннар ярата икән әле мәтрүшкәне. Аларның орегано дигән популяр аштәмләткечләре шушы зәңгәр мәтрүшкә бит, белә идегезме әле бу хакта? Рецептта, «орегано» дигән аштәмләткеч кирәк, дигән сүз чыкса, кибеткә чыгып чапмассыз менә моннан соң.

Зәңгәр мәтрүшкәне русча атамасы – душица обыкновенная. Материнка, ладанка, лебедка дигән атамалары да очрый. Зәңгәр мәтрүшкә – хатын-кызлар үләне булып санала.

Ул Россиянең күп төбәкләрендә үсә (бары Кырый Себердә генә юк). Тау битләрен, урман авызларын, дымлы болыннарны ярата.
Дару өчен аның яфракларын һәм чәчәкләрен җыялар. Кипкән мәтрүшкәнең файдалы үзлекләре 2 ел саклана.
Хуш исне аңа эфир майлары бирә, аның составында 1,2 процент эфир мае бар. Ул С витаминына бик бай.

Зәңгәр мәтрүшкәнең файдалы үзлекләре шактый өйрәнелгән. Аның микробларны юк итүе, ялкынсыну процессын басуы, сызлануны киметүе билгеле.
Ул:
тирләтә;
үтне арттыра:
какырыкны кубара;
тынычландыра;
ашказанының эшчәнлеген яхшырта;
эчәклектәге хәрәкәтне арттыра;
эчәклектәге газларны киметә;
йокыга китәргә булыша.

Безнекеләр элек-электән зәңгәр мәтрүшкәне салкын тигәнне дәвалау өчен кулланган. Мәтрүшкә төнәтмәсе эчеп тирләп ятсаң, температура төшә, күкрәк йомшый, какырык куба.

Салкын тигәннә мәтрүшкәне үги ана яфрагы һәм кура җиләге белән бергә куллансаң яхшырак. 1 өлеш зәңгәр мәтрүшкәгә 2 өлеш үги ана яфрагы һәм 2 өлеш кура җиләге алына. Шуларны бергә кушып бутарга һәм 2 аш кашыгы үләнгә 0,5 литр кайнап торган су салып, 30 минут томалап тотарга кирәк. Төнәтмәне җылы килеш, көнгә 4 тапкыр яртышар стакан күләмендә ашарга 30 минут кала эчәләр.

Моннан тыш борынгы халык имчеләре мәтрүшкәне «сулга йөрергә» яраткан ирләргә эчергәннәр. Ул тыеп торып булмый торган дәртне баса. Болай да дәрте булмаган кешеләргә мәтрүшкә белән артык мавыкмаска киңәш ителә.

Эчке органнары ялкынсынган, балага уза алмаган, күреме булмаган хатын-кызларны да мәтрүшкә белән дәвалаганнар. Ул эчтәге ялкынсынуны бетерә, аналыкны кыскарта. Менә шуңа күрә зәңгәр мәтрүшкәне авырлы ханымнарга эчәргә ярамый, аның аркасында йөклелек өзелергә мөмкин.
Теш сызлавын мәтрүшкә мае белән басарга мөмкин.

Мәтүшкә мае туктатып булмый торган коры ютәлне җиңеләйтә.
Мәтрүшкәнең мае ясавы авыр түгел. Кипкән һәм вакланган мәтрүшкәне пыяла банкага тутырып, өстенә чыкканчы зәйтүн мае яки көнбагыш мае салалар һәм 3 атна тотып, майны сөзәләр. Мәтрүшкә мацераты кулланырга әзер. Аны кулинариядә, косметологиядә кулланырга була.

Мәтрүшкә мае тиренең ялкынсынуын яхшы дәвалый, үлекле бетчәләрне бетерә, чөнки ул патоген бактерияләрне үтерә.
Мәтрүшкә исен көя күбәләге бер дә яратмый, шкафка берничә мәтрүшкә ботагы элеп куйсагыз, көядән котылырсыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

14

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading