16+

Алмалы аджика РЕЦЕПТЫ

Аджика ясау өчен: 2 кг помидор, 1 кг болгар борычы, 500 гр әчерәк алма, 200 гр сарымсак, 500 гр кишер, 100 гр әче борыч, 1 стакан үсемлек мае, тәменчә тоз, борыч кирәк булачак.

Алмалы аджика РЕЦЕПТЫ

Аджика ясау өчен: 2 кг помидор, 1 кг болгар борычы, 500 гр әчерәк алма, 200 гр сарымсак, 500 гр кишер, 100 гр әче борыч, 1 стакан үсемлек мае, тәменчә тоз, борыч кирәк булачак.

Яшелчәләрне чистартырга (кишернең һәм алманың кабыгын әрчегез). 
Барысын бергә иттарткычтан чыгарырга (блендерда изсәгез дә була). Тоз, кара борыч, үсемлек мае кушып, 2,5 сәгать пешерергә. Катнашманы бутап алырга да онытмагыз. 

Әзер аджиканы стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкач каплагыз һәм суыткычта саклагыз. 
Әлеге ризыклардан 0,5 литрлы 6 банка аджика чыгачак.

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading