16+

“Армянчики”  помидорлары рецепты

3 литрлы банкага ясар өчен кирәк булачак: 2 кг чамасы помидор, 300 гр татлы борыч, 1-2 данә әче борыч, 1 баш сарымсак, кинза, петрушка, базилик.

“Армянчики”  помидорлары рецепты

3 литрлы банкага ясар өчен кирәк булачак: 2 кг чамасы помидор, 300 гр татлы борыч, 1-2 данә әче борыч, 1 баш сарымсак, кинза, петрушка, базилик.

Маринад өчен кирәк булачак: 1 л су, 1 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, 9 процентлы 2 аш кашыгы аш серкәсе.
Башта татлы борыч белән әче борычны блендерда ваклыйбыз. Шуннан соң аларга сарымсак белән яшел үләннәрне кушып, тагын ваклыйбыз. Әлеге кушылманы 1 литрлы банкаларга өчәр аш кашыгы салып чыгабыз.

Әгәр помидорлар кечкенә икән. Аларны урталай бүлергә. Зур помидорлар булса, берничә кисәккә бүләбез. Помидорларны тыгызлап, банкаларга тутырабыз.
Шуннан соң маринад әзерлибез. Ул кайнап чыкканнан соң банкаларга бүлеп, банкаларга капкач куеп (ябып түгел), аларны стерильләштерәбез. 10 минут стерильләштергәннән соң, банкаларга аш серкәсе салып чыгабыз.

Серкә салганнан соң банкаларның капкачын ябып, җылы әйбер белән каплап куясы.

Фото: http://pxhere.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading